Accessibility links

Кайнар хәбәр

SpaceX: шәһәрдән шәһәргә ракетларда сәяхәт итеп булачак


SpaceX Нью-Йорктан ракетның очу платформасын болай күзаллый (SpaceX видеоязмасы)
SpaceX Нью-Йорктан ракетның очу платформасын болай күзаллый (SpaceX видеоязмасы)

Азатлыкның фәнни шәлкемендә Илон Маскның чираттагы амбициоз проекты белән таныштырабыз. Нью-Йорктан Шанһайга 39 минутта барып җитеп булачак ди ул. Һәм мондый юл бәясе очкычтагы эконом тарифтан аерылмаячак икән.

29 сентябрь көнне SpaceX ширкәте футуризм белән мавыгучыларны яңа проектлары белән шатландырды. Ширкәт башлыгы Илон Маск Җир шарында яңа транспорт системы концепциясен тәкъдим итте. Аның нигезендә кешеләр шәһәрләр арасында ракетларда очачак. Транспорт буларак Марска очышлар өчен әзерләнгән BFR корабын куллану тәкъдим ителә.

SpaceX хисаплавы нигезендә, мондый кораб юлчыларны 39 минутта Нью-Йорктан Шанһайга алып киләчәк. Җир шарындагы теләсә нинди ике урын арасында очыш бер сәгатьтән артмаячак. Ә күпчелек очракта ул ярты сәгатьтән дә күбрәк булмаячак.

SpaceX видеоязмасы : Earth to Earth

Очкычта 15 сәгатьлек юлны ракетта 39 минутта узу шактый кызыклы күренә. Тик күп кенә кеше мондый очыш ат бәясе булачак дип уйлый. Илон Маскның җавабы: мондый билет бәясе гади очкычта эконом тарифыннан артмаячак. Дөрес, ул түбән бәянең нәрсә хисабына булачагын аңлатмады.

Ракетларда сәяхәт SpaceX-ның ракет баскычларын кире җиргә кайтару проекты нигезендә тормышка ашырылачак. Азатлык ширкәтнең моңарчы кулланылган беренче баскычы ярдәмендә ракет җибәрүе турында элегрәк хәбәр иткән иде. Бу вакыйга ракет очышлары бәясен шактый киметә.

Маск моның белән генә чикләнми. 29 сентябрь көнне ул шулай ук SpaceX-ның 2022 елда Марска ике йөк корабын җибәрәчәген белдерде. Марска беренче кешеләрне ширкәт инде 2024 елда җибәрергә тели. Алар кызыл планетада яшәү өчен база булдыруга тотыначак.

Марста база төзелешен SpaceX болайрак күзаллый:

Илон Маскның төп эшчәнлеге SpaceX ширкәте тирәсендә бара. Бу – галәмгә очу ракетларын ясый торган һәм галәм очышлары операторы булган табышлы оешма. Бер кешенең шәхси галәм ширкәтен төзеп, миллиардлаган контрактлар төзүнең бердәнбер очрагы бу. Әйтик, 2008 елда SpaceX NASA белән 1,6 млрд долларлык килешү төзи.

Русия белән АКШ Ай әйләнәсендә база төзи башлый

Русия һәм АКШның дәүләт ширкәтләре булган Роскосмос белән NASA якынрак булган Айга игътибарны юнәлткән. Ике оешма да "кешенең галәмне үзләштерүне без бертөрле күрәбез", дип белдерде, шуңа ике ил Ай әйләнәсендә Deep Space Gateway дип исемләнгән станцияне төзи башлаячак.

Төп эшләр 2020 елда башланыр дип көтелә. Проектка шулай ук башка илләр дә кушыла ала, дип игълан ителгән. Мисал өчен, бу эш белән Кытай да нык кызыксына икән.

Станция төзелешенең беренче чиратында NASA елга бер авыр SLS ракетларын җибәрүне планлаштыра. Роскосмос исә инфраструктураны Протон-М һәм Ангара А5М ракетлары белән ныгытачак. Галимнәр төп проблем булып бердәм стандартлар булмавын атый. Салкын сугыш чорында АКШ һәм Русия галәм програмнары аерым алып барылган, галәм өлкәсендә хезмәттәшлек соңгы вакытларда гына башланган.

Планнар тормышка ашса, 2040 елда Айда инде йөзгә якын кеше яшәячәк. Алар боздан су булдырачак, Ай туфрагында үсемлекләр үстерәчәк, түбән гравитацяле спорт төрләрен уйнаячак, дип фаразлана.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG