I
Алты яшьтә мин "Булган хәлләр" исемле китап укыдым. Анда кеше аягы басмаган урманнар турында язылган. Шунда гаҗәеп бер рәсем күрдем. Рәсемдә зур буар елан ниндидер ерткычны йота иде.
Китапта болай язылган: "Елан үзенең корбанын чәйнәмичә йота. Аннан соң ул, кыймшанмый һәм ярты ел буе азыгын сеңдереп ята".
Джунгли маҗаралары турында озак уйладым. Аннары төсле карандаш белән беренче рәсемемне ясадым.
Рәсемемне олыларга күрсәттем:
— Куркынычмы? — дип сорадым.
— Эшләпәнең нәрсәсе куркыныч булсын, — диделәр алар. Ул эшләпә түгел, ә фил йоткан елан рәсеме иде.
Шуннан соң мин еланның эчке кыяфәтен ясадым. Олыларга барысын да аңлатырга кирәк бит. Менә минем икенче рәсемем:
СЛОВА:
кеше аягы басмаган – место, куда не ступала нога человека
гаҗәеп – удивительный
буар елан – удав
ерткыч – хищник
корбан – жертва
азыгын сеңдереп ята – лежит, переваривая добычу
маҗара – приключения
Эшләпәнең нәрсәсе куркыныч булсын – Что страшного в шляпе
фил йоткан – проглотивший слона
Зурлар миңа еланның тышын да, эчен дә ясамаска куштылар. География, тарих, арифметика һәм матур язу белән шөгыльлән диделәр. Шулай итеп, мин алты яшьтә рәссам булу хыялыннан ваз кичтем. Уңышсыз бу ике рәсемнән соң мин үземә ышанмый башладым. Олылар беркайчан бернәрсәне дә үзләре аңламыйлар. Ә аларга аңлату балаларны бик ялыктыра.
Шулай итеп, мин башка һөнәр сайладым: очучы булдым. Очкычым белән дөньяны иңләдем, географиянең дә файдасы булды. Мин бер күрүдә үк Кытайны Аризонадан аера алам. Төнлә бу бик кирәк була.
Мин төрле кешеләр белән очраштым. Олылар арасында яшәдем. Ләкин алар турындагы фикерем яхшырмады.
Акыллы күренгән кеше очратсам, мин аңа беренче рәсемемне күрсәттем. Бу кеше аны аңлармы? Шуны беләсем килде. Ләкин алар барысы да: "Бу бит эшләпә", — дип әйттеләр. Шуннан соң мин алар белән еланнар, джунглилар, йолдызлар турында сөйләштем. Алар кебек уйлый идем. Без бридж һәм гольф уены, сәясәт һәм галстуклар турында сөйләштек... Олылар шундый акыллы кеше белән танышу бик ошый иде.
СЛОВА:
очкыч - самолет
ышанмый башладым – перестал верить
ваз кичтем – отказался
ялыктыра – надоедать
һөнәр сайладым – выбрал профессию
очучы – лётчик
дөньяны иңләдем – обошл мир/Землю
бер күрүдә – с одного взгляда
акыллы күренгән кеше – на вид умный человек
II
Чын күңелдән сөйләшергә кеше тапмадым, ялгыз яшәдем. Алты ел элек очкычның моторы ватылды һәм мин Сахара чүленә төштем... Монда механик та, юлчылар да юк, очкычны үзем төзәтергә булдым. Алган су, күп дигәндә, бер атнага җитә.
Беренче кичне ачык һавада йокладым. Тирә-юньдә — меңәр чакрымлы ком чүле. Мин үземне бик ялгыз хис иттем. Таңда кемнеңдер нечкә тавышын ишеттем. Гаҗәпләнүемне белсәгез иде. Ул:
— Зинһар өчен... миңа рәсем яса! — диде. - Ә?
— Бәрән рәсеме яса...
Мин сикереп тордым. Күзләремне удым. Як-ягыма карадым. Шулчак миңа карап кечкенә, кызык бер кеше күрдем... Мин аның сурәтен дә ясадым. Менә иң яхшысы:
СЛОВА:
чын күңелдән – от всего сердца, от всей души
юлчы - пассажир
төзәтергә булдым – решил починить
тирә-юньдә – вокруг
меңәр чакрымлы ком чүле – песчаная пустыня в тысячи километров
хис иттем – чувствовал себя
Гаҗәпләнүемне белсәгез иде – Знали бы вы моё удивление
сикереп тордым – вспрыгнул
сурәт – портрет
Билгеле, минем сурәттән матуррак иде. Ләкин монда минем гаебем юк. Алты яшемдә зурлар: "Синнән рәссам чыкмый", — дип ышандырдылар. Һәм минбер нәрсә ясарга да өйрәнмәдем.
Күземне шар ачып, бу хәлне күзәттем. Бу малай адашкан, арыган, курыккан яисә ачыккан һәм сусаган кешегә охшмаган. Ниһаять, мин аннан:
— Син монда нишлисең? — дип сорадым.
Ләкин ул әкрен һәм җитди үзенең соравын кабатлады:
— Зинһар өчен... бәрән рәсеме яса...
Мин аңа сүз әйтә алмадым. Чүл уртасында рәсем ясау сәер, әмма мин кесәдән бер бит кәгазь белән каләм алдым. Ләкин аңа күбрәк география, тарих, арифметика, матур язуны белүемне әйттем һәм рәсем ясый белмим дидем. Ә ул:
— Барыбер... Бәрән рәсемен яса, — дип кабатлады. Бер дә бәрән рәсеме ясаганым булмады, шуңа мин аңа иске рәсемнәремне — тышкы яктан ясалган еланны — күрсәттем. Ә ул:
— Юк, юк. Миңа елан эчендәге фил кирәкми! Елан бик куркыныч, ә фил артык зур. Минем өйдә бөтен нәрсә кечкенә. Миңа бәрән кирәк. Бәрән рәсеме яса.
Ясадым.
Ул рәсемгә карап торды һәм:
— Юк, бу бәрән хәлсез. Башканы яса, — диде.
Мин тагын ясадым.
Дустым елмайды.
— Бу бит бәрән түгел. Бу — зур тәкә. Әнә мөгезләре...
Мин бүтән төрле ясадым. Ләкин аңа бу рәсем дә ошамады.
— Монысы карт. Миңа яшь бәрән кирәк.
Шуннан соң кәгазьгә бер тартма сызгаладым да:
— Менә сиңа тартма. Анда синең бәрәнең утыра, — дидем.
Минем таләпчән хакимемнең йөзе яктырды:
— Менә бусы шәп! Бу бәрәнгә печән күп кирәкме?
— Нигә?
— Минем өемдә бар нәрсә дә аз...
— Аңа күп кирәкми. Мин сиңа бик кечкенә бәрән бирәм.
— Бик кечкенә түгел бу... Карале, кара! Йоклады.
Нәни принц белән мин шулай таныштым.
СЛОВА:
рәссам чыкмый – художник не получится
шар ачып – выпучив
ниһаять – наконец-то
сәер – странно
елан эчендәге фил – слон внутри змеи
артык зур – слишком большой
хәлсез – бессильный
тәкә – баран
мөгез – рог
бүтән төрле – другой
тартма – ящик
***
Интересно, правда? Сейчас предлагаем вам проверить, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:
Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е и Instagram-е.
Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!