Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канада татарлары балалар өчен туган тел кичәсе уздырды


Туган тел кичәсендә Торонтодагы татар гаиләләре
Туган тел кичәсендә Торонтодагы татар гаиләләре

Канаданың Торонто шәһәрендә татар гаиләләре бергә җыелып балалар өчен Туган тел бәйрәме уздырган. Анда дистәгә якын гаилә катнашкан.

Бу хакта Азатлыкка Уфадан Канадага күчеп киткән Ләйсән Харисова хәбәр итте. Кичәдә җиде гаилә катнашкан. Торонтодан гына түгел, Канаданың Лондон дигән кечкенә шәһәреннән дә килүчеләр булган.

Ана теле кичәсендә татар милли ризыклары
Ана теле кичәсендә татар милли ризыклары

​Бзйрәмдә балалар өчен туган тел дәресе, шаян уеннар һәм ярышлар уздырылган. Күмәк кичке аш та оештырылган.

Торонтода татар гаиләләре ана телен балаларга да өйрәтергә тырыша. Ләйсән Харисова үзе шәһәрдә татар теле дәресләре дә алып барды. Ул Youtube сайтында татарча яздырылган аудиоәкиятләр авторы да.

Моннан тыш, Торонто да ел саен Сабантуй да уздырыла.

Канаданың Монреаль шәһәрендә дә татарлар яши. Былтыр анда беренче тапкыр Сәләт-Монреаль аланы узды.

XS
SM
MD
LG