Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар мәркәзе Казанда татар теле укытылмаса, көлкеле хәл булыр"


Ләйсән Харисова
Ләйсән Харисова

Интернетка татарча аудиоәкиятләр урнаштырган Ләйсән Харисова аларны үз балалары өчен яздыра, башкаларга да файдасы чыксын дип, ирекле куллануга чыгара. Торонто шәһәрендә яшәп, балаларына татарча тәрбия бирүче Ләйсән ханым белән сөйләшеп алдык.

Берничә ай элек Youtube сайтында татарча яздырылган аудиоәкиятләр барлыкка килде. Баксаң, аларны Торонто шәһәрендә яшәүче Ләйсән Харисова яздырып, интернетка урнаштыра. Үз кызлары өчен яздырган аудиоәкиятләр башкаларга да файдалы булыр дип өметләнә ул.

Ләйсән ханым Канадага иптәше белән бергә Уфадан күченеп килгән, биредә ул инде җиде ел яши. Ике кызы, 5 яшьлек Сафия һәм 1,5 яшьлек Зәйнәп бар. Ләйсән Уфадагы Ислам университеты һәм БДУдагы журналистика факультетын тәмамлаган. Укытучы булып эшләгән, Канадада Ислам академиясендә һәм мәркәзендә укыта, хәзерге вакыттта бала ялында.

Канадада балаларга милли тәрбияне ничек биреп була? Торонто чыннан да кунакчыл шәһәрме? Татарстандагы тел мәсьәләсе Канада татарларын борчыймы? Болар һәм башкалар турында Ләйсән Харисова белән сөйләшеп алдык.

– Ләйсән ханым, сезнең балаларыгыз татарча яхшы беләме, сөйләшәләрме? Туган телдә аралаштыру өчен нәрсәләр эшлисез?

– Без кызларыбызны өйдә укытабыз, инглизчә моны "homeschooling" дип атыйлар. Үзем өйдә булгач, телне саклау – минем вазифам, үзем кайсы көнне нинди телдә сөйләшкәнне хәл итәм. Кечкенә кызымның теле ачыла гына, ул татарча гына әйтә.

Ләйсән Харисова
Ләйсән Харисова

Үзем татарча 4 сыйныф кына укыдым, шуңа күрә минем татарчам әти-әниемнән килә, әтием "тарихыгызны, телегезне, динегезне белегез", дип тәрбияләде. Ирем дә татарча яхшы сөйләшә. Боларны нигә әйтәм, олы кызыбыз татарча кайвакыт шундый сүзләр куллана, мин аның яшендә аларны белми идем дә, хәзер дә кайберләрен кулланмыйбыз. Инглиз һәм рус телләрен дә ул яхшы белә, ирекле сөйләшә. Хәзерге вакытта гарәп телен дә өйрәнә. Француз телендә дә сөйләшәбез. Ипилек-сөтлек сөйләшә ала.

Балалар туганнан бирле татарча аралаша. Алар белән бары тик татарча гына сөйләшә килдек

Балаларның татарча сөйләшүе өчен нәрсәләр эшлибез дигәндә, балалар туганнан бирле татарча аралаша. Алар белән бары тик татарча гына сөйләшә килдек. Инглиз телен олы кызым Канадада торгач барыбер белә. Шуңа ул инглизчәгә төрле урыннарга йөргәндә үзе өйрәнде. Рус телен дә ул туган-дуслар белән татарча сөйләшеп өйрәнә башлады. Русча сөйләшкәндә бераз хаталана, ләкин анысын без кайгыртмыйбыз.

– Интернетта урнаштырылган аудиоәкиятләрне сез кайчан һәм нинди максаттан яздырасыз? Аларны үз балаларыгыз өчен әзерлисезме?

Татарча аудиоәкиятләрне эзләп карадым, аларны таба алмадым

– Мин укытучы булгач, төрле методикалар кулланам. Балаларымны тәрбияләгәндә, миңа нәрсәдер кирәк икән, мин аларны эзлим. Әйтик, хәзерге вакытта русча әкиятләр белән кызыклы кушымталар бар, балаларны йоклатканда, аларны куялар. Үзем татарча аудиоәкиятләрне эзләп карадым, аларны таба алмадым.

Юк икән, аларны булдырырга кирәк. Табалмагач, аудиоларны үзем яздырдым. Төп максатым шул иде: балаларымны йоклатканда туган телдә аудиоәкиятләр яңгыратырга. Яздыру озак вакыт алды, ярты айлап җайлы програмнарны гына эзләргә туры килде.

Башкаларга да файдалы булсын дип, аудиоәкиятләрне интернетка урнаштырдым

Шундый әкиятләр сайларга тырыштым: балаларга йоклап киткәндә кызыклы, мәзәкле әкиятләрне табып куйдым. Үзеңә кирәк булганда, табасың һәм эшлисең инде. Башкаларга да файдалы булсын дип, аларны интернетка урнаштырдым, файдасы тияр, дип өметләнәм.

– Торонтода татар тормышы ничек җайлашкан? Илнең иң зур шәһәре икән, биредә татарлар да күптер? Нинди төрле чаралар оештырыла, тел дәресләре узамы?

– Торонтода "Берлек" дип аталган татар җәмгыяте бар. Дөресен әйткәндә, мондагы татар чаралары өлкәнрәк яшьтәге татарларның җыелып, чәй эчүдән гыйбарәт. Татар телен укыту мәсьәләләре бездә президент килгәндә генә чыга шул.

Кызым яшьтәшләре белән аралашып, "бу бит татарлар, алар ник татарча белмиләр?" дип аптырады

Алай да, узган ел без ике иптәш кызым белән җомга саен җыелып, биш балабызга татар теле дәресләрен алып бара идек. Ярты елга програм төзегән идем, шуның нигезендә укыттык. Зур кызымның бер дусты бар, аның белән бер яшьтә алар, бергә татарча аралашалар. Әлегә башка татарча сөйләшүче дуслары юк.

Без Монреальгә җыенабыз. Анда татарча сөйләшүче балалар бар, алар белән дуслашып аралашырлар, дип өмет итәбез. Яңа гына Уфага кайтып килдек, кызганыч, кызым яшьтәшләре белән аралашып, "бу бит татарлар, алар ник татарча белмиләр?" дип аптырады.

– Торонто үзендә тормыш ничегрәк? Тел мәсьәләсе биредә ничек тора?

– Торонтода бик күп мигрантлар, аны күз алдына да китерү авыр. Монда танышканда, беренче сорау һәрвакыт "син кайдан, милләтең нинди?" була. "Мин Русиядән, ләкин мин рус кешесе түгел, мин татар", дип әйтәсең, татарның кем икәнен аңлатасын. Тел, милләт сораулары биредә бик актуаль, алар белән нык кызыксыналар. Төрле оешмаларда гел милләт, тел фестивальләре, чаралары үтә.

– Белгәнегезчә, Татарстанда хәзер татар телен мәктәпләрдә укыту-укытмауга бәйле зур бәхәс бара. Читтән караганда, бу мәсьәләне ничек бәялисез?

Канадада төрле илдән килгән татарлар гел "Казан, Казаныбыз, мәркәзебез" дип әйтә

– Әйе, бу вакыйгаларны, әлбәттә, борчылып күзәтәбез. Без барыбыз да, беренче чиратта, шуны аңлыйбыз: татар теле гаиләдән килә, аны башта гаиләдә өйрәтергә кирәк. Ләкин Казан татарның мәркәз шәһәре булып та, анда тел укытылмаса, бу көлкеле хәл булыр. Монда, Канадада да төрле илдән килгән татарлар гел "Казан, Казаныбыз, мәркәзебез" дип әйтә, аңа карый. Анда да телеңне кыссалар инде, милләт бетә дигән сүз бит бу. Тел – милләтнең төп күрсәткече. Татарстандагы хәзерге вакыйгалар – бик кызгыныч күренеш, ул безне бетерү ниятеннән килә дип уйлыйм.

Тел белү файдалымы-файдасызмы дигән бәхәсләргә килгәндә, аларны аңлап та була, чөнки дөньяда барысы да материаль якка бирешкән, рухи якны уйламыйлар. Ләкин бит тел, тарих, милләт булмаса, кеше үзе юк дигән сүз. Уйлап карагыз, ятимнәр балалар йортыннан чыкканда да, әниләренең кем икәнен, чыгышларын белергә тели. Чыгышыңны, нәселеңне белү тулылык хисен бирә, "мин шундый нәселле, шундый милләт кешесе" дип әйтү мөмкинлеген бирә.

Динен оныткан кеше милләтен дә, тарихын да оныта

Кавказга "үз телләрегезне укымагыз" дип әйтеп карагыз гына, иртәгә үк урамнарга чыгып, мәктәпләргә йөрмәбез диярләр. Ул яктан караганда, мин күп татарга аптырыйм, чөнки татарлардан да еш кына "миңа татар теле ник кирәк?" дигән сүзләр ишетелә. Уйлап карасаң, бәлки аптырарга да кирәкми, чөнки күп гасырлар буе милләтебезне кысканнар, диненнән аерганнар. Ә динен оныткан кеше милләтен дә, тарихын да оныта, башы белән материаль дөньяга чума.

– Канада килгән, күченгән кешеләр өчен бик кунакчыл санала, чыннан да шулаймы? Бу илдә сезгә яшәү рәхәтме, андагы тормышның өстенлекле һәм тискәре якларын әйтеп узыгызчы.

Монда үзеңне кая барсаң да кеше булып хис итәсең

– Әйе, әлбәттә. Канадада яшәүчеләр шулкадәр ачык күңелле, кунакчыл, елмаеп кына торалар, бик тәртипле, әдәпле кешеләр. Миңа канадалылар бик ошый. Миннән еш кына "кайтасыңмы, Русияне сагынасыңмы?" дип сорыйлар. Ихлас җавабым: юк, сагынмыйм. Монда да укырга, эшләргә, тырышырга кирәк, ләкин монда кая барсаң да үзеңне кеше итеп хис итәсең.

Хөкүмәттә ниндидер кешелеклелек бар, бу ачык сизелә. Кәгазь бюрократияләр юк. Балаларга бушлай спорт түгәрәкләре мөмкинлекләре дөнья. Шундый кечкенә, вак уңайлыклар күп, тормышыбыз мондый кечкенә нәрсәләрдән тора да бит инде. Шуңа Канададан китәсем дә килми. Инде җиде ел башка илдә яшәгәч, Русиядә тормышның "искергән", системның начар эшләвен аңлыйм. Канадада нинди генә халыклар юк, аларның барысына да мәрхәмәтле, игелекле карыйлар. Акцент белән сөйләшсәң дә, сиңа берсе дә кыек карамый. Канада, Торонто – бик кунакчыл урын.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG