Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәясәт, югары сәнгать радио форматына туры килми"


Айваз Садыйров (с), Динә Гәрәева, Тәүфыйк Сәгыйтов
Айваз Садыйров (с), Динә Гәрәева, Тәүфыйк Сәгыйтов

Музыкаль, күңел ачуга корылган татар телле радиостанцияләр бер үк тамашачы өчен көрәшә. Рейтинглар әллә ни югары булмаса да, алар үзләрен үсештә дип саный һәм "Тәртип FM"ны сагына.

Татарстанда татар телле радиолар күп түгел. "Курай"дан кала "Татар радиосы", "Болгар", "Күңел", "Татарстан" радиолары барысы да FM ешлыкларда эшли. Һәрберсе татар тамашачысы өчен көрәшә. Хосусый һәм дәүләттән финансланучы радиолар зуррак аудиторияне колачлап, акча эшләү максаты белән яна. Барысы да милләт, тел, Татарстан мәнфәгатьләре, милли сәнгатьне саклау бурычы бар дисә дә, заман таләпләре сәбәпле радио форматын үзгәртеп булмый дип аклана.

2 март "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган "Милли радиолар үсештәме?" дип аталган түгәрәк өстәлдә "Татарстан", "Болгар", "Татар радиосы" вәкилләре журналистлар сорауларына җавап бирде.

Рейтинг ягы ничек?

Рейтингларга килгәндә, "Татарстан" радиосы мөдире Тәүфикъ Сәгыйтов тапшыру вакытында дистәләгән шалтыратулар була дип шаккатырырга теләде һәм радионы үсештә дип тә белдерде.

Илфар Кәримов һәм Айваз Садыйров
Илфар Кәримов һәм Айваз Садыйров

"Болгар"ның мөхәррире Илфар Кәримов "Болгар" радиосы бөтен республиканы колачлый ди, "Татар радиосы" мөдире Динә Гәрәева Gallup media хезмәте рейтингы нигезендә Казанда федераль радиолар арасында үзләрен бишенче урында тора дип белдерде. Зур рейтинглар белән мактану булмаса да, радиолар үсештә дигән нәтиҗә чыгарылды. Үсеш нәрсәгә бәйле булуы хакында "күп шалтыратулардан" башка дәлилләр яңгырамады.

"Тәртип FM"ны юксындылар

​Татар телле даирә киң түгел һәм булган радиолар бер үк күңел ачу форматында эшчәнлеген алып бара. Араларында форматы белән аерылып торган "Тәртип FM" бар иде. Классик татар җырлары, шигъри, әдәби-музыкаль, дини тапшырулардан торган радионың популярлыгы зур булды. Әмма ул 2017 елда бәйсез радио булудан туктады. Татарстан җитәкчелеге тарафыннан "Тәртип FM"ны яшәтеп калу тырышлыгы булды, халыкны да өметләндерделәр, әмма радио яшәп кала дигән вәгъдәләр акланмады, ул "Болгар" тарафыннан йотылды. "Болгар" радиосында "Тәртип FM" тапшырулары чыга дип аңлатылса да, ул беркая да юкка чыкмады дип аклансалар да, татар телле радиолар саны кыскарды.

Бүген "Болгар"да көн дөвамында төрле вакытка туры китереп "Тәртип"нең тапшырулары алты сәгать дәвамында эфирга чыга.

"Ни өчен шул ук "Болгар" радиосы бай аудиофондка хуҗа була торып, ротациягә бирелгән бер көнлек җырлар белән акча эшләүгә урын да калдырып, классик әсәрләр белән халык зәвыгын тәрбияләүне дә максат итеп куеп эшләмәде соң?" дигән сорауга җавап булмады.

"Тәртип FM" кебек радио барлыкка килергә тиеш

Хоккей, футбол спорт такымнарын асрарга, купшы чараларга акча тапкан Татарстан "Тәртип FM"ны яшәтер өчен чара күрмәде. Журналистларның: "Ни өчен "Тәртип FM" заман таләпләренә туры килмәгән "иске" форматта чыкса да популяр булды?” дигән соравына спикерлар анык җавап бирә алмады, әмма барысы да диярлек аның мөмкинлек булса, аерым радио итеп эшләвен теләр идек дип әйтте.

"Аерым дулкын кайчан да булса биреләчәкме-юкмы – бу хакта җавап бирә алмыйм. Аның тапшырулар санын арттыру яки кыскарту турында да җавап бирү вәкаләтемә керми. Булсын андый радиолар, тагын ачылсын, күбрәк булган саен көндәшлек тә арта", диде Кәримов.

"Татар радиосы" алып баручысы Айваз Садыйров та аңа кушылып "Бу форматтагы радиога ихтыяҗ зур, "Тәртип FM" кебек радио барлыкка килергә тиеш", диде.

Классик музыкага урын бармы?

Азатлык халыкның ихтыяҗы бар икән, киңрәк аудиториягә эшләргә юл тапкан татар телле радиолар милли классик композиторлар, оркестрлар әсәрләрен дә аз булса да яңгыратып халык зәвыгын тәрбияләү мөмкинлеген табарга тырышу максаты бармы дип кызыксынды.

"Татар радиосы" мөдире Динә Гәрәева андый максат куелмый, әмма эксперимент рәвешендә сынап карарга мөмкин дип килеште.

Классик әсәрләр безнең ядкарьләр булса да, аларны яңгырата алмыйбыз

“Татар радиосы” – хосусый һәм коммерцияле радио, без үз көнебезне үзебез күрәбез, дәүләт дотациясенә яшәмибез. Форматны үзебез билгелибез. Кыйблабызны таптык, классик әсәрләр безнең ядкәрләр булса да, аларны яңгырата алмыйбыз. Бу безнең зәвык түбән булуга да, аларны яратмауга да бәйле түгел, безнең форматка туры килми. Шул гына. Безне яшьләр тыңлый, алар башка музыка, җыр ярата. Без рекламга да бәйле, аудиториябез качып бетсә, нинди акчага яшибез? Кабатлап әйтәм: без дәүләттән бер тиен акча алмыйбыз.

Эксперимент рәвешендә, бәлки, таныштыру максатында, менә татарда шундый җыр сәнгате дә бар дип тәкъдим итәргә мөмкин. Сынап карарга мөмкин. Ниндидер берәр чарага бәйләп классик әсәрләргә урын табып булырдыр. "Татар радиосы"нда 90нчы елларга багышланган сәхифә бар, алар да классикага әверелеп бара", диде Гәрәева.

Сәясәт, милли хәрәкәт турында сөйләү тыелганмы?

Төрле темаларга, кешеләрнең яшенә карап эшләүче рус телле радиостанцияләр сәясәт, икътисад турында сөйләп җәмәгатьчелек фикерен формалаштыра.

Татар радиосын ачу авыр. Тәүлек буена сәясәт, иҗтимагый тормыш, милли хәрәкәт турында татарча сөйләп торган радио - бүген Русиядә тормышка ашмаслык хыял. Эшләп килгән радиоларда Русиядә барган сәяси, иҗтимагый тормышны, дөньяда барган хәлләрне татар күзлегеннән аңлаткан тапшырулар булдырып, татар халкының бу мәсьәләләр белән кызыксынган өлешен дә җәлеп итеп, аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерә алыр иде. Бу хакта сөйләү рөхсәт ителмиме, әллә башка сәбәпләр бармы, дип кызыксынды Азатлык.

​"Татар радиосы" алып баручысы Айваз Садыйров бу өлкәдә татар телле профессионал журналистларга кытлык та бар, оперативлыкта инглиз, рус телле ресурсларны узып китә алмыйбыз диде.

Татарча хәбәр иткәнче руслар, инглизләр киптереп элгән була

"Татар кешесе русча да яхшы белә, инглиз телендә дә мәгълүмат ала. Татар телендә оператив рәвештә сәясәт, ниндидер иҗтимагый фикер уяткан вакыйга турында хәбәр иткәнче руслар, инглизләр аны "киптереп элгән" була. Андый темага мәгълүмат алырга теләүче аудитория зур түгел. Аннары бездә бу темаларны ачып салган тиз эшләүче белгечләр дә юк. Булсалар, алар да бәяле", диде ул.

"Болгар" радиосынннан Илфар Кәримов тел, милләт, Татарстан өчен борчылабыз, татарны борчыган мәсьәләләрне читләтеп уза алмыйбыз, начармы-яхшымы сәясәтне татар күзлегеннән аңлатырга тырышабыз, диде.

Татарстанга сөйлибез икән, күз йомып, авызга су кабып утыра алмыйбыз

"Без берничек тә сәяси проблемнардан, ә моңа тел мәсьәләсе дә керә, читтә кала алмыйбыз. Татарстанга сөйлибез икән, күз йомып, авызга су кабып утыра алмыйбыз. Татар теле мәсьәләсен даими күтәрәбез, "Татар мәйданы" дигән тапшыруыбыз бар, төрле шәхесләр белән берлектә проблемнарның чишелешен табарга тырышабыз. Анализ ясыйбыз, җәмгыятьне борчыган проблемнар турында сөйләшәбез", диде ул.

"Болгар" радиосы Татарстанда тел мәсьәләсе калкып чыкканда бу мәсьәләне төрле яткан яктыртырга, халыкка оператив хәбәрләр җиткерү эшен башкарды. Кәримов киләчәктә татар тарихы, әдәбияты турында заманча форматта сөйләү мөмкинлеге хакында да уйлыйбыз диде.

XS
SM
MD
LG