Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Телевидениедә оркестр чыгышын халык матәм дип кабул итә"


"Мирас" фестивале
"Мирас" фестивале

Казанда татар классик музыкасына багышланган "Мирас" фестивале үтте. Композиторлар, дирижерлар, сәнгатькәрләр бүген оркестрлар уйнаган әсәрләр телевидениедә, радиода юк дәрәҗәсендә, зәвыклы музыка пропагандаланмый дип белдерә.

17-24 февраль Казанда татар классик музыкасына багышланган Нәҗип Җиһанов исемендәге "Мирас" фестивале үтте. Өч концертка да, заллар шыгрым тулы булмаса да, кеше күп килде дип белдерде оештыручылар. Әлеге фестиваль һәм Татарстанның симфоник оркестры, солистлар башкарган көйләр турында язмалар мәгълүмат чараларында булмады түгел, булды. Аларны оркестр сайтына да урнаштырып бардылар. "Татарстан - Яңа Гасыр", "Татарстан", "Эфир" да берничә минутлык сюжетлар күрсәтеп алды.

Сәнгать белгечләре дә, дирижерлар да оркестр теге йә бу әсәрне тамашачы хозурына тәкъдим итсен өчен бик зур хезмәт куела, атналар-айлар буена репетицияләр үтә дип белдерә. "Мирас" концертларын күрә алганнар шат. Алар хисләре белән социаль челтәрләрдә дә бүлеште.

Бөек композиторларыбыз нинди зур мирас калдырганнар безгә

Беренче концертны караган Филүсә Арсланова: "Зал шыгрым тулы булды, яшьләр дә, урта яшьтәгеләр дә бар иде. Рәшит Гобәйдуллинның "Кисекбаш", Әнвәр Бакировның "Су анасы", Заһид Хәбибуллинның "Сихерләнгән малай", Резедә Әхиярованың "Алтын Урда", Леонид Любовскийның "Йосыф кыйссасы", Шамил Шәрифуллинның "Йосыф вә Зөләйха" балетларыннан өзекләр, Нәҗип Җиһановның "Сабантуй" симфониясенең икенчесе һәм "Нжери" балеты көйләрен тыңладык. Сладковскийның (оркестр җитәкчесе - ред.) бу юлы чыгышы, әллә күптән чын татар музыкасын тыңламагангамы, бик ошады. Һәр әсәрнең музыкасы тере картина булып күз алдына килеп басты. Һәрбер балетны бүген дә опера һәм балет сәхнәсендә яңартып куеп була бит дигән фикер туды. Бөек композиторларыбыз нинди зур мирас калдырганнар безгә", дип Фейсбукка язды.

Рәшит Кәлимуллин
Рәшит Кәлимуллин

Татарстан һәм Русиянең композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин да Азатлыкка "Безнең өчен "Мирас" – гомердә булмаган күренеш" һәм "Мирас" – үз эзен тапкан чара", дип белдерде. Халыкның тыңларга килүенә куанганын да әйтте. "Сөендергәне шул булды: "Мирас" башлана дип алдан барабаннар какмасалар да, халык килә, билетлар сатылып беткән дирлек. Мөгаен, Сладковский исеме үз эшен эшлидер. Ул оркестрны югары дәрәҗәгә күтәрә алды. Халык моны белә", ди Кәлимуллин. Фестивальнең өченче концертында исә, 60 яшьлеге уңаеннан, Рәшит әфәнде язган әсәрләр генә башкарылды.

Телевидение күрсәтү хокукын сатып алырга теләмәгән дә булырга мөмкин

Сәйдәш залында татар музыкасына багышланган әлеге фестивальне караган сәнгать белгечләре дә, гади тамашачы да, мәдәни темаларга язучылар да мактый. Оркестр башкарган җанлы музыканы, милли аһәңнәрне бу хакта хәбәрдар булган һәм музыка сөйгән Казан тамашачысы гына бөтен рухы белән тыңлый алды.

Чаллыда, Әлмәттә, Алабугада, Татарстанның башка кала һәм салаларында оркестр уйнаган классик музыканы яратучылар да юк түгелдер. Оештыручылар бу фестивальне республиканың башка шәһәрләренә алып чыгу турында әлегә планнар кормый. Бу хакта Азатлыкка оркестр сүзчесе Алсу Гиранова әйтте.

"Мирас"ны яздырып алып, кайчан да булса халыкка күрсәтү өчен Казанда фестиваль үткән көннәрдә Сәйдәш залы янында ТНВның ПТСы (күчмә телевидение станциясе) дә тормады. Башкарылган әсәрләр әнә шулай итеп бер уйналып онытылырмы, караган тамашачы күңелендә генә калырмы дигән сорау да туа.

Рәшит Кәлимуллин әлеге мәсьәләгә карата: "Авторлык хокуклары да бар бит әле. Телевидение җитәкчелеге күрсәтү хокукын сатып алырга теләмәгән дә булырга мөмкин", дип кенә белдерде.

Резедә Ахиярова
Резедә Ахиярова

Тукай бүләге иясе, композитор Резедә Әхиярова "Мирас" фестиваленең беренче көнендә сәхнәгә күтәрелеп дирижер Фоат Мансуров ("Мирас"ның быелгысы әлеге шәхескә багышланды) эшчәнлеген дә, милли музыкага багышланган әлеге чараны да югары бәяләде. Концертлардан соң Резедә ханым Азатлыкка әлеге чарада яңгыраган көйләрнең тулы күләмдә Татарстандагы радиода яңгырамавына һәм телевидениедә күрсәтелмәвенә борчылуын да белдерде.

"Хәзер әсәрләрне тулысынча яздырып алып телевидениедә күрсәтүгә килгәндә, бу ягы нык аксый, проблем бар. Мин нигә алай икәнен әйтә алмыйм. Безнең телевидениенең ялкаулыгы микән? Әллә бу эшне башлап йөрүче юкмы?" ди Ахиярова.

Татар музыкасы җитәрлек башкарыла, әмма пропагандаланмый

Композитор фикеренчә, классик музыканы, оркестр уйнауны телевидение һәм радио аша халыкка җиткерүдә бөтен оешмалар да - Татарстан мәдәният министрлыгы да, Татарстан композиторлар берлеге дә, оркестрлар үзләре дә җаваплылыкта булырга тиеш. "Әлеге мәсьәләне төрле яклап күтәрү кирәк. Бәлки, шул очракта гына нәрсә дә булса үзгәрер", ди Резедә ханым.

Әхиярова сәхнәләрдә татар музыкасы аз уйнала дигән сүзләре хәзер бөтенләй дә дөреслеккә туры килми ди. "Опера театрында да әсәрләр яңгырый. Төрле симфоник оркестрлар, аерым алганда Рөстәм Абязовның La Primavera оркестры да, Ренат Халитов җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры да, дирижер Анна Гульшамбарова, җыр-бию ансамбле оркестры һәм башкалар да башкара. Уйнауга килгәндә, бернинди проблем да юк. Татар музыкасы бүген җитәрлек дәрәҗәдә башкарыла, әмма пропагандаланмый", диде Азатлыкка Әхиярова.

Эльмир Низамов
Эльмир Низамов

Күпләгән җырлары, зур күләмле симфоник әсәрләре, "Кара пулат", "Алтын Казан" опералары, спектакльләргә, фильмнарга язылган көйләре белән танылган композитор Эльмир Низамов та телевидение һәм радиода симфоник әсәрләргә, сәнгатькә багышланган тапшырулар юк дәрәҗәсендә дип әйтә.

"Хәзер радио һәм телевидение булсын, алар бөтен эшләрен коммерциягә корган. Анда үз әсәрең белән керү бик кыен. Эфир вакыты акча тора, шуңа күрә түләү кирәк. Югары сәнгать акча китерми әлбәттә. Телевидениедә язмалар булгалый, әмма концертларны бик сирәк күрсәтәләр. Аерым алганда, ТНВда татар классик музыкасын пропагандалауга багышланган тапшырулар бик сирәк була. Билгеле бер эзлеклелеккә салынмаган ул", ди композитор.

Югары сәнгать әсәрләрен пропагандалаган "Тәртип-FM"ны күпләр сагына

Эльмир әфәнде радио һәм телевидение булсын, аларның хуҗаларына югары сәнгатьне дә пропагандалау кирәк дип кем таләп куя ала дигән сорау да куя. "Бәлки аларны мәҗбүр итү бөтенләй дә дөрес түгелдер", ди Низамов. Ул бу эшне җайга салу өчен кайдан башларга дип тә аптырый. Композитор татар классик музыкасын, югары сәнгать әсәрләрен үз вакытында пропагандалаган "Тәртип-FM" радиосын күпләрнең сагынуын да сөйләде.

Эльмир әфәнде Русиянең "Культура" каналындагы кебек тапшыруларны Татарстандагы телевидениеләрдә дә әзерли башларга кирәк дип әйтә.

"Культура"да реклам юк, бик сайланган әсәрләр генә яңгырый. Бездә дә мәдәнияткә, әдәбиятка, театрга, классик музыкага багышланган мөстәкыйль канал булса - искиткеч булыр иде. Бу һәр телевидение, һәр радионың җитәкчесенә өстән күрсәтмә төшереп, аларны мәҗбүр итүгә караганда иң дөрес юл булыр кебек", ди Низамов.

Рәсим Ильясов
Рәсим Ильясов

"Казан Нуры" оркестры җитәкчесе Рәсим Ильясов та "Культура" каналы кебек аерым бер канал булса, иң югында ТНВда югары сәнгатькә багышланган махсус тапшырулар даими чыгып торса, әйбәт булыр иде дгән фикердә. Рәсим әфәнде дә радио-телевидениедә җитди музыка, оркестрлар башкарган әсәрләр юк дәрәҗәсендә дип әйтә.

"Культура" каналындагы кебек ике-өч сәгатьлек тапшырулар әзерләнсә иде

"Соңгы елларда радио һәм телевидениедә җитди музыка булмау ул җитди проблем. Хәзер бөтен яклап эстрада басымы бара. Безнең үзебезнең дә "Казан нуры"ның бик күп әсәрләре бар, әмма сирәк күрсәтәләр.

Әгәр безнең телевидениедә "Культура" каналындагы кебек атнага ике-өч сәгатьлек тапшырулар әзерләнсә, югары сыйфатлы классик музыканы халык күңеленә сеңдерүдә аның файдасы зур булыр иде. Бу проблем күтәрелергә тиеш. Җитди музыка халкыбызны яңа бер дәрәҗәгә күтәрәчәк", ди Ильясов.

Гүзәл Сәгыйтова
Гүзәл Сәгыйтова

​Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доценты, "Татарстан - Яңа Гасыр" телеканалының "Ком сәгате" тапшыруы мөхәррире, "Калеб" җыены җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова классик әсәрләр яңгыраган концертларга билет сатылмый, кеше карамый дип зарлануның төбендә дә кечкенәдән үк музыка тәрбиясе бирелмәү, телевидение-радиода җитди көйләр җитәрлек дәрәҗәдә яңгырамау ята дигән фикердә.

"Татар классик музыкасы чагыштырмача соң, узган гасырның 20нче елларында гына барлыкка килә, аннан соң аның аякка басуы, күтәрелеш еллары. Мәскәү консерваториясенең татар опера студиясен тәмамлап кайткан композиторларның дәртләнеп бер-берсе белән ярыша-ярыша иҗат итүләре дә, аларга дәүләт тарафыннан игътибар һәм ярдәм булу да, яңа юнәлеш үсеше өчен этәргеч булып тора.

Татар матбугатында "Мирас"ны чагылдырган бер генә мәкалә таптым

Истәлек-хатирәләргә караганда, ул чорда шагыйрь, композитор, вокалист, музыка белгечләре, радио-телевидение журналистлары бер йодрык булып, кулга-кул тотынып эшләгән дигән тәэсир кала. Бүген татар классик музыкасын үстерүдә әнә шул бердәмлек җитми кебек. Мәсәлән, әле күптән түгел генә "Мирас" музыка фестивале уздырылды. Татарстанның симфоник оркестры өченче тапкыр үткәргән бу чараны чагылдырган бер генә мәкалә таптым. Югыйсә, җитди програм тәкъдим ителгән иде.

Еш кына симфоник оркестрны татар музыкасына игътибар бирмәүдә гаеплиләр, ә бит сирәк кенә булган мондый концертларны күрә һәм тамашачыга җиткерә белү дә кирәк. Шул ук вакытта бу чараларның радио һәм телевидение архивында калуы мөһим. Күп очракта журналистлардан: "Белми калдык, ник чакырмадыгыз?" дигән сүзләр ишетергә туры килә, ләкин бу бераз гына матбугат хезмәткәрләренең хәйләсе кебек.

Атна саен махсус тапшырулар чыкса, халык җитди музыканы да үз итәр

Системаны, дәүләтне бик күп тәнкыйтьләргә була, ләкин кайбер үзгәрешләр, вакыйгалар аерым шәхестән дә торуына мин чын күңелдән ышанам. Мәсәлән, татар телевидениесендә моңа кадәр классик музыкага игътибар бик аз бирелде. Күптән түгел генә "Татарстан - Яңа гасыр"ның әдәби-музыкаль тапшыруларның баш мөхәррире итеп Миләүшә Сибгатуллина билгеләнде, телевидениенең баш мөхәррире Данил Гыйниятов белән бердәмлектә алар мәдәни өлкәне яктыртуда җитди үзгәрешләр кертер дигән өмет бар. Атна саен махсус тапшырулар чыга башласа, халык әкренләп-әкренләп җитди музыканы да үз итә башлар иде.

Әлегә кадәр оркестр чыгышлары телевидениедә матәм көне белән бәйләнде. Чөнки симфоник оркестр чыгышларын нәкъ үлем-хәтәр булган очракта кую традициягә әйләнде. Заман ничек кенә үзгәрмәсен, безнең милләт өчен әлегә телевидение төп мәгълүмат чарасы булып тора, быелдан тапшыруларның күбесе интернетта YouTube каналына куела баруы – яхшы адым, бу караучылар санын тагын да арттыра дигән сүз. Әлбәттә, югары дәрәҗәдәге милли тапшырулар эфирга чыккан очракта, алардан зур рейтинглар көтү кирәкми, бигрәк тә башлангыч елларда.

Музыкаль белем ун кешенең берсендә генә бар

Халык классик музыканы, җитди сәнгатьне үз итсен өчен тәрбияне бик кечкенәдән башлау зарур, ә бездә музыкаль белем ун кешенең берсендә генә бар дисәң ялгыш булмас. Чит илләрдә классик концертларны тамашачы ноталар белән килеп тыңлый, алар өчен классик музыка һава кебек табигый нәрсә. Бездә бөтенләй башка вазгыять, хәтта казаннар арасында да татарлар аерылып тора.

Казан дәүләт консерваториясенең "Татарика" оркестры бар, соңгы елларда алар опера студиясе белән композиторларыбызның музыкаль әсәрләренә мөрәҗәгать иттеләр, "Башмагым", "Хафизаләм-иркәм", "Наемщик", "Түләк" куелды. Әлеге әсәрләрне өйрәнү, дөньяга чыгару бик күп көч таләп итә. Ни кызганыч, "Наемщик", "Түләк", телевидение тарафыннан тулы вариантта төшереп алынмады. Шул кадәр хезмәт салынган эшнең аерым арияләрен булса да, радио-телевидение фонды өчен языдырып каласы иде!

Аерым җырларга килсәк, "Калеб" кысаларында гына Рөстәм Яхин традицияләрен дәвам иткән матур җыр һәм романслар иҗат ителде. Ләкин бу җырлар берничә тапкыр безнең кичәләрдә һәм "Болгар" радиосы дулкыннарында чыккан "Калеб" тапшыруында җырлатыла да, эзсез югала.

Мин яшьләрнең язмаларын радиога махсус башка куллар аша да тапшырам, ләкин алар я бөтенләй уйнатылмый, я ретро җыр сәхифәләрендә берәр тапкыр ишетелеп кала. Мондый вазгыять яшь буынга әлеге җитди юнәлештә иҗат итәргә этәргеч була алмый. Шуңа алар консерватория тәмамлап та, бүгенге заман дулкынына кушыла. Чөнки һәрбер талантның бүген таныласы, киң колач җәеп яшисе килә, һәм моның өчен аларны гаепләп тә булмый", дип белдерде "Азатлык" радиосына Гүзәл Сәгыйтова.

XS
SM
MD
LG