Accessibility links

Казан консерваториясе галимәсе Әлфия Җаппарова, "Түләк"нең нигезендә ватанга мәхәббәт темасы ята, ди. Операның яңа варианты Болгар чорларын һәм хәзерге заманны тоташтыра.

28 апрель Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында Нәҗип Җиһановның "Түләк" операсының премьерасы куелачак. Казанда халыкның милли классик әсәрләргә ихтыяҗы канәгатьләндерелмәгәнгә консерватория "Түләк"кә алынган. "Без булмасак, кем эшләр?" ди консерватория ректоры Рубин Абдуллин. Рубин әфәнде "Түләк"не Җиһановның туган якларында (Җаек шәһәрендә) һәм Болгар музей-тыюлыгында да күрсәтергә теләүләрен әйтә.

Әлфия Җаппарова
Әлфия Җаппарова

Опера җир егете Түләкнең су кызы Сусылуга мәхәббәте турында. Ләкин Түләкнең ярәшкән кызы Аембикәсе дә бар...

Ни өчен әлеге әсәр музыка белгечләрен җәлеп иткән соң Консерваториянең опера студиясе җитәкчесе, профессор Әлфия Җаппарова сүзләренчә, Җиһанов операның нигезенә ватанга мәхәббәт темасын сала. "Аны хатын-кызга мәхәббәт темасы дип ялгыш аңлыйлар. Түләк төрле сынаулар, шул исәптән мәхәббәт сынавын да үтә һәм үз җиреңдә каһарман булырга кирәклекне аңлый", ди Җаппарова.

Опера студиясе үзенчәлекле чишелеш тапкан. Спектакльдә хәзерге заман Түләге археолог булып эшли һәм тарихи ядкарьләр таба. Шуларны өйрәнгәндә риваять яңара, сәхнәгә борынгы Түләк чыга. Мондый борылышны Мәскәү режиссеры Евгений Артамонов тәкъдим иткән. Ул Казанда катнаш гаиләдә үскән. Ни өчен нәкъ менә "Түләк"не сәхнәләштерергә теләвен ул музыканың бик бай булуы белән аңлата.

Евгений Артамонов
Евгений Артамонов

"Татар музыкасын бөтен нечкәлекләренә кадәр беләм дип мактана алмыйм. Миңа аны гомер буе тыңларга, өйрәнергә туры киләчәк. Әмма шунысын әйтә алам, мин татар мохитендә үстем, татар җыры аңыма сеңгән. Бәлки шуңадыр да "Түләк" операсын үз иттем. Аның музыкасы бик бай. Анда милли моң да, совет чоры музыкасы да бар. Ул – XIX гасыр композиторларының традицияләре дәвамы да. Шул ук вакытта танылган композитор яшәгән чорны да гәүдәләндерә. Менә шундый катлаулы, аһәңле, яңгырашлы.

Риваять тә бик кызыклы. Хәер, монда бер генә түгел, берничә риваять сыйган. Алар Болгар чорына карый, ләкин вакыйгаларны тарихи яктан дөреслеккә туры килә дип тә әйтеп булмый.

Опера язылу тарихы – үзе бер кыйсса. Башта Нәкый Исәнбәт либреттосына музыканы рус композиторы язарга тиеш була. Әмма ул баш тарта, нәтиҗәдә эшкә Нәҗип Җиһанов үзе алына. Куелу тарихы – үзе бер гыйбрәт. Ничек кенә карама, аны сәхнәгә чыгару бик үк җиңел булмаган бугай", дип сөйләде Азатлыкка Артамонов.

"Түләк"тә 120ләп кеше катнаша

Җырчылар исә концертлар залында спектакль куюның читенлегеннән зарланып алды. "Түләк"тә 120ләп кеше катнаша. Төп сигез каһарманга консерватория костюмнарны үзе тектергән. Калган корал, киемнәрне опера һәм балет театрыннан, җыр һәм бию ансамбленнән алганнар. Театраль ут куелышы, техник җиһазлар булмаганга, кайбер ниятләрен тормышка ашыра алмаганнар. Тагын бер проблем – тавышны тигез яңгырашлы итү.

"Кечкенә сәхнәдә зур оркестр утыра. Ул бик теләсәк тә акрын уйный алмый. Өстәвенә Җиһанов музыкасы – симфоник, ул бик көчле. Баланска ирешү өчен музыкантлар оркестр чокырында утырырга тиеш. Бездә андый мөмкинлек юк. Вокалчыларыбызга бик зур көч куярга, зур сынау мәктәбен үтәргә туры килә", ди Җаппарова.

Айгөл Хәйри (с), Рубин Абдуллин, Ирек Фәттахов һәм Айрат Ганиев
Айгөл Хәйри (с), Рубин Абдуллин, Ирек Фәттахов һәм Айрат Ганиев

Төп рольләрнең берсен башкарган Айгөл Хәйри бу сынауны узган инде, аның Сәйдәш залында куелган әсәрләрдә катнашканы бар.

"Мин ролемне кабатлаган саен үземнең образыма гашыйк булам. Аембикә образы татар хатын-кызына хас булган бөтен сыйфатларны үзенә җыйган. Ул – горур, тугры, гадел һәм намуслы. Сәхнәдә уйнамыйм, әйтерсең лә яшим кебек. Мин тормышта ватанпәрвәр, туган җиремне бик яратам. Чит илдә яшәүче татарлар белән аралашканнан соң, үземнең дөрес юлда баруыма янә инанам", ди Айгөл.

Илгиз Мөхетдинов хәзерге заман Түләген башкара. Әлеге әсәр аның күңеленә хуш килгән.

Илгиз Мөхетдинов
Илгиз Мөхетдинов

"Бу операны узган уку елы башында ук өйрәнә башлаган идек. Ул миңа башта ук бик ошаган иде. Бу – беренче зур ролем түгел, моңа кадәр Эльмир Низамовның "Алтын Казан", "Кара Пулат" операларында катнашкан идем. Әсәр катлаулы, гомумән, татар опералары башкарылышы ягыннан классик әсәрләргә караганда катлаулырак санала. Бу минем фикер генә түгел, атаклы җырчылар фикере. Катлаулы, ләкин башкаруы рәхәт. Менә шушы әсәргә без үзебезчә чишелеш таптык. Артистларга ул бик ошады", ди Мөхетдинов.

"Түләк" репетициясе
"Түләк" репетициясе

Әлфия Җаппарова күп кенә татар әсәрләрнең архивларда тузан җыеп ятуына да борчыла. "Түләк"не алар Нәҗип Җиһановның музей-фатирыннан табып алганнар. Ул кулъязма хәлендә сакланган, Татарстанда партитурасы басылып та чыкмаган булган. Русча варианты Мәскәүдә басылган булган, чагыштырып карасалар, русча вариант белән кулъязма туры килмәгән. Ярдәмгә консерватория укытучысы Гүзәл Сәгыйтова килгән. Ул ике текстны чагыштырып, тәңгәлләштереп чыккан.

"Түләк" моннан ун ел элек үк сәхнәгә чыгарга тиеш булган. Ул вакытта дирижер Фоат Мансуров опера студиясендә куярга хыялланган. Мансуров үз вакытында опера һәм балет театрында Нәҗип Җиһановның күпләгән әсәрләрен яңгыраткан шәхес.

Консерваториянең опера студиясе Салих Сәйдәшевның "Наемщиг"ын (Т.Гыйззәт), "Хафизаләм-иркәм" (Г.Камал) әсәрләрен, Җәүдәт Фәйзинең "Башмагым" (Т.Гыйззәт) музыкаль драмасын һәм башка бик күп әсәрләрне сәхнәләштерде. Ләкин аларның кайберләре бер генә тапкыр, кайсыларына ике-өч куелу бәхете тәтеде. Әлфия Җаппарова "бу консерваториянең үз театры булмаудан килә" дип белдерә.

"Петербур консерваториясенең үз театры бар, Мәскәү консерваториясенә бу максаттан бина бирделәр. Безнең уку йорты да алардан ким түгел бит. Тиздән опера студиясе 25 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бәлки безгә дә шундый бүләк ясарлар? 25 ел эчендә бик күп әсәрләр сәхнәләштердек. Алар арасында милли әсәрләр өстенлектә булып тора. Чөнки бездә төрле милләт балалары укый, аларда барыннан да бигрәк туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә кирәк.

Музыкантның, җырчының миллилеге булса гына киләчәге булачак, ул теләсә кайсы музыканы аңлап, олы ихтирам белән башкарачак. Тамырларны корытып бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Чикләрне юк итү, глобальләштерү турында лаф ору – юк сүз ул", ди Җаппарова.

"Түләк"тә Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри, Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры солисты Артур Исламов, консерватория студентлары, опера студиясе солистлары Айгөл Гардисламова, Илдар Рәхимов, Илгиз Мөхетдинов, Сөмбел Ситдыйкова, Нурзия Сабитова, Руслан Закиров, Айрат Ганиев, Ирек Фәттахов, Илнар Дәүләтшин һәм башкалар катнашачак.

Оркестр ике иҗат төркемен – Казан консерваториясенең Tatarica халык уен кораллары оркестрын һәм симфоник оркестрны берләштерәчәк. Дирижер – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Халитов. Спектакльдә шулай ук Казан музыка көллияте хоры һәм "Сәйдәш" бию театры катнаша.

"Түләк" опера һәм балет театрында ике тапкыр сәхнәләштерелгән. Тәүге мәртәбә әсәрнең премьерасы 1945 елның июнь ахырында уза. 60нчы елларда, инде дөньялар бераз үзгәрә башлагач, Нәҗип Җиһанов кабат бу операга кайтып, аны яңадан эшли. Икенче редакциядә операның исемен "Түләк һәм Сусылу" дип куя. 1967 елда сәхнәләштерелгән опера нәкъ шул исемдә, яңа вариантта куела.

80нче елларда театр әлеге операны яңа буын җырчылар – Зилә Сөнгатуллина, Хәйдәр Бигичевлар белән сәхнәләштерү турында уйлый, хәтта җырчылар арияләрне өйрәнә башлый, ләкин ни сәбәпледер эш тукталып кала.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG