Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:46

"Кара пулат"ның уңышы – Казанда музыкаль театр кирәклегенә дәлил"


Мәскәүдә Малый театрда "Кара пулат" операсыннан күренеш. 12 октябрь 2016

Мәскәүдә Малый театрда "Кара пулат" операсыннан күренеш. 12 октябрь 2016

12 октябрь Мәскәүдә Малый театрда "Кара пулат" операсы зур уңыш казанды. "Кара пулат"ның Мәскәүдәге уңышы – Казанда музыкаль театр кирәклегенә дәлил булып тора дип белдерә әлеге әсәргә көй язган композитор Эльмир Низамов.

Мәскәүдә Малый театрга Казанның яшь җырчылары башкарган "Кара пулат" операсын карарга килгәннәр тамашаны көчле алкышларга күмде. 700 кеше сыйдырышлы залга билетлар да алдан ук сатылып беткән иде. Спектакльдән соң социаль челтәрләрдә "Кара пулат"ны мактаулар әле дәвам итә.

"Афәрин! Мин спектакльне исләрем китеп, рухланып карадым. Күптән мондый рухи ләззәт алганым юк иде. Бу могҗизаны тудыручыларга афәрин! Яңа иҗади уңышлар телибез!", дип язды Фейсбукта Наилә Акмаева һәм башкалар.

"Кара пулат"ка көй язган композитор Эльмир Низамов Азатлыкка Мәскәүдәге уңыш – Казанда музыкаль театр кирәклегенә тагын бер дәлил булып тора дип белдерде. Мәскәү тамашасыннан соң Азатлык Низамов белән сөйләште.

Мәскәүдә Малый театрда "Кара пулат" операсыннан күренеш. 12 октябрь 2016

Мәскәүдә Малый театрда "Кара пулат" операсыннан күренеш. 12 октябрь 2016

– Мәскәүдәге спектакльгә кадәр "Кара пулат"ка тамашачы әз килер дигән шикләр булмадымы?

– Шикләр булмады, чөнки Мәскәүдә татарлар һәм татар сәнгатен ярата торган кешеләр бик күп. Татарстан мәдәнияте көннәренең Мәскәүдә узуы да моңа бер этәргеч булып торды. Мәскәүдә минем дә дусларым бик күп, алар да бу тамашага килгән иде. Мин кеше булмас дип бик курыкмадым.

Мин репетиция ясап өлегерербезме дип шикләндем, чөнки вакыт ягы бик тар иде. Әмма, юкка шикләнгәнбез, барсы да бик яхшы үтте.

– "Кара пулат"ның премьерасы 2015 елның 20 гыйнварында Тинчурин театрында булды. Мәскәү тамашасы – икенче спектакль иде. Опера сәнгате өчен вакыт арасы бик зур түгелме?

– Мәскәүдәге уңыш Казанныкыннан ким булмады. Артистлар озак кына уйнамасалар да, алар барсы да спектакльне бик сагынган иделәр. Эшләрен ташлап Мәскәүгә килделәр, уйнадылар, чөнки барсы да бу спектакльне бик яраткан иделәр. Без "Кара пулат"ны тагын сәхнәдә куюны бик көткән идек.

– Мәскәүдәге тамашада күпчелек урта буын һәм яшьләр булган. Аларның спектакльне алкышларга күмүе татар сәнгатен зурлаумы, татарлык өчен җан атумы, әллә татар музыкасын, классик операны яратуларымы?

– Минемчә, мондый әсәрләр бик сирәк куелганга кешеләр кызыксынып, сагынып килгән иде. Безнең спектакльдә күпчелеге яшьләр катнаша. "Кара пулат"ның премьерасы зур игътибар үзәгендә иде. Күп язылды. Аны белмәгән кеше юк дип уйлыйм, әмма барсына да аны күрү бәхете насыйп булмады.

Мәскәүдә Малый театрда "Кара пулат" операсы тәмамлангач алкышлар

Мәскәүдә Малый театрда "Кара пулат" операсы тәмамлангач алкышлар

– Спектакльне күрсәтүне Тинчурин театры үз өстенә алды. Премьерасы әлеге театрда булды. Тинчурин театры опера сәнгатенә ераграк. Җәлил театры турыдан-туры опера сәнгате бинасы. Ни өчен җәлилләр мондый башлангычларны үзенеке итәргә теләми? Сәбәбе нидә дип уйлыйсыз?

– Беләсезме, минем үземнең дә исем китә. Мин бу "Кара пулат"ның ни өчен опера театрында бармавын үзем дә аңламыйм. Опера театры бәлки бу спектакльдә яшьләр катнашканга алынырга теләмидер, бәлки, тәҗрибәле җырчылар белән генә эшләүне кулай күрәләрдер.

Тинчурин театры, беренчедән, драма театры булса да, анда Сәйдәшнең музыкаль әсәрләре куелган, оркестр өчен дә урын бар. Тарихка күз салсак, Тинчурин театры музыкаль әсәрләрне чит итми.

– Соңгы 10 ел эчендә Казанның яшь җырчылары төрле-төрле кызыклы проектларны тормышка ашырды. Алар эчендә "Башмагым" музыкаль комедеясе, "Алтын Казан" рок-операсы, "Ак бүре", "Алтынчәч" опералары һәм "Кара пулат" та бар. Әлегеләр Казанга музыкаль театр кирәклеккә дәлил булып тора дип исәпләмисезме?

– Әлбәттә! Бик кирәк! Мин бу хакта күптән хыялланам. Мин генә түгел, музыкантлар да, авторлар да, җырчылар да бу хакта хыяллана. Казан әллә кайчан музыкаль театр өчен әзер инде, әмма театры гына юк.

– Була калса, аны сез ничек күз алдына китерәсез?

– Музыкаль театрда татар әсәрләре белән беррәттән, гомумән, ниндидер яңа эксперименталь тамашалар күрсәтелергә тиеш. Булсын ул опера, булсын ул оперетта, булсын ул мюзикл – барсы да куелырга тиеш. Опера театрына бармый торган бөтен музыкаль жанрларны да бу театр үз эченә ала ала. Камера операсы, камера балеты һәм башкалар. Безнең яңа әсәрләргә куелган тамашаларга опера театры беркайчан да алынмый бит.

Бу театр Татарстандагы, Казандагы бөтен халыкка якын театр, яшьләрнең үсү урыны булырга тиеш. Бездә талантлы, сәләтле кешеләр бик күп бит һәм еш кына алар үзләренә урын таба алмый. "Кара пулат"та җырлаучылар төрле җирдә эшли. Без аларны махсус бу спектакль өчен җыйдык. Әгәр барсы да бер җирдә булса, яңа әсәрләр язылыр һәм куелыр иде.

Эльмир Низамов

Эльмир Низамов

– Татарга багышланган тагын нинди темаларга музыкаль әсәрләр сәхнәгә куелырга тиеш дип исәплисез?

– Минемчә, бөтен темаларны да күрсәтү кирәк. Әлбәттә, ул безнең тарих та, бүгенге көндәге актуаль темалар да, әкиятләребез һәм риваятьләребез дә. Драматик һәм психологик спектакльләр дә безгә җитми дип саныйм мин.

Без барыбыз да XXI гасырда яшибез, шуңа күрә, эксперименталь әсәрләр, яңа рәвеш һәм формалар да булырга тиеш бу театрда. Без калган милләтләрдән ким түгел бит. Алга барырга кирәк.

– Казанда музыкаль театр кирәклеге турында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белә микән? Бу мәсьәлә бүген генә күтәрелми.

– Мин төгәл генә әйтә алмыйм, әмма ул әлеге проблем турында белми дип уйлыйм. Без театр кирәклеге турында күп сөйләсәк тә, президентның эше бик күп бит. Минемчә, җитәкчелек музыкаль театр кирәклеккә җитди кармаган әле. Без һаман да бер урында басып торабыз, бернәрсә дә кузгалмый.

– Бу хакта яшь иҗатчылар бергә җыелып президентка хат язарга уйламыйсызмы?

– Уйлаганбыз да бар, әмма әлегә кадәр язылмады. Андый хатны язарбыз дип уйлыйм мин, чөнки нидер эшләргә кирәк. Бу проблем турында Мәдәният министрлыгында беләләр, әмма икътисади яктан хәзер хәлләр җиңел түгел, булган театрларны да тоту кирәк дип әйтәләр.

Җиңел заманнар булмаган бит. Заманалар гел авыр. Казан дәүләт консерваториясе 1945 елның язында, 13 апрельдә ачыла. Әле сугыш та бетмәгән була. Җиһанов тырышлыгы белән ачылган бу консерваториянең кирәклеген ул вакытта җитәкчеләр дә сизгәннәр. Бәлки безнең хәзер җитәкчелектә бу театрның кирәклеген аңлый торган Җиһанов кебек шәхесләр юктыр.

Президент ягыннан игътибар булса, безнең республикада эш тә эшләнә. "Алтын Казан" рок-операсы барлыкка килсен өчен президент теләктәшлек белдергән иде. "Кара пулат" әсәре Миңтимер Шәймиев ярдәме белән сәхнәгә куелды. Әгәр президенттан ярдәм булмаса Мәскәүдә "Кара пулат" уйналмас иде. Президенттан теләктәшлек булса – бездә барсы да тормышка аша. Музыкаль театрның язмышы да – президент кулында.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG