Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фикрәт Табиев кемнең колы булган?


Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Фикрәт Табиев (с) һәм Баден-Вюртемберг хөкүмәте рәисе Лотар Шпэт. 10 февраль 1988

XX гасырның икенче яртысында Татарстан тарихында тирән эз калдырган кешеләрнең берсе - Фикрәт Табиевка бүген 90 яшь тулган булыр иде.

Гаҗәеп үзенчәлекле әлеге шәхес утыз ике яшендә КПССның Татарстан өлкә комитеты белән җитәкчелек итә башлый (1960-1979), аннары Әфганстанда СССРның тулы вәкаләтле илчесе булып эшли (чынлыкта әлеге ил белән идарә итә), аннары Мәскәүдә зур урыннар били.

Фикрәт Табиев Рәзән өлкәсенең Әҗе авылында туган. Әлеге атаклы авылда XX гасыр башында җиде меңләп кеше яшәве билгеле. Табиевның шәҗәрәсе турында мәгълүматым юк, әмма татар тарихыннан азмы-күпме хәбәрдар кеше буларак, әлеге фамилия мине төрле фаразларга этәрә. Эш шунда ки, Казан алынганчы ук үз ягына чыккан бәк-морзаларга Мәскәү хөкүмәте, элекке җирләрендә калдырмыйча, эчке Русиядә яңа җирләр бүлеп биргән. Аларның күбесе, гореф-гадәтләрне, дини йолаларны сакларга җайлы булсын дип Касыйм ханлыгын сайлый. Явыз Иван үзенең йомышлы татарларына мондый мөмкинлек бирә. Әҗе авылында киң таралган фамилияләргә генә игътибар итегез: Бурнашев, Байков, Беглов, Бекбулатов, Девликамов, Еникеев, Каипов, Маматов, Муратов, Тагаев, Танеев, Теркулов, Урманов, Чанышев, Чепкунов... Һәм, әлбәттә, Табеевлар.

Табеевның нәселен атаклы Казан бәге Табайга бәйле дип уйлыйм

Бурнашевларның Казан бәге Бурнаштан таралуы турында шәҗәрә мәгълүматлары бар. Тау ягындагы Бурнаш авыллары ханлык чорында аның биләмәләре булган. Танеевларның нәсел башы Данай да шулай ук Казан бәге була. Мәскәү ягында булган Тәңрекол углан да (Теркуловлар) Казан тарихында билгеле. Ә Табеевның нәселен мин атаклы Казан бәге Табайга (Табәй, Таби) бәйле дип уйлыйм. Моңа гаҗәпләнәсе юк, телгә алынган фамилияләрне һәм шул ук заманда Мәскәү ягына чыккан Кастров (Хөсрәү) бәк фамилиясенең дә нәкъ менә Касыймда безнең көннәргә кадәр килеп җитүен искә төшерү җитә.

XVI гасырның егерменче елларыннан башлап, Табайның исеме Казанда иң югары торган аксөякләр (Булат Шириннәр, Апай угланнар) арасында телгә алына. Аның олуг илче дәрәҗәсендә Мәскәү кенәзлегенә, Нугай Урдасына йөргәнлеге урыс елъязмаларында теркәлеп калган. 1530 елда Сафа Гәрәй ханның олуг илчесе булып Мәскәүгә килгәч, ул үз ханының йомышын "онытып", Василий кенәздән Казан тәхетенә Шаһгали ханны җибәрүен үтенә. Шул вакытта әйткән сүзләре тарихта калган: "Үзегез дә беләсез: Казанда яхшы кешеләр бик аз; андагы кешеләрнең барысы да ваклар; йортны ныгытырлык бер кеше дә юк; барысы да үзара талашуда, куркаклыктан азган төрлелектә, безнең уйлаганыбызны тотмауда; үзенең җирен (Казан ханлыгын – Һ. А.) олуг кенәз үзе кайгыртырга тиеш. Алла һәм олуг кенәз үз җирендә ирекле. Казан йорты – Алланыкы һәм дә син олуг падишаныкы булганга күрә, син аның белән теләсәң ничек эш кыла аласың.” (Һади Атласиның “Казан ханлыгы” хезмәтеннән).

Сафа Гәрәй тәхеттән куылгач, Табай Мәскәү билгеләгән Җангали хан белән Казанга кайтып төшә. Мондагы төрле интригаларның үзәгендә кайный. Яңадан хан булгач, Сафа Гәрәй нигәдер аңа тими, хәтта хатыннарын, балаларын алып кайтырга дип, Нугай Урдасына илче итеп җибәрә. Хан гаиләсе исән-сау пайтәхеткә килә, ә Табай бәк исә илгә яңадан кайтмый, нугай даласы буйлап тагын Мәскәүгә мөһаҗирлеккә китә. Мөгаен, Сафа Гәрәйнең иртәме-соңмы җәзалавыннан курыккандыр. Аның Казанны алуда катнашуы турында мәгълүмат юк. Бу вакытта инде ул, күрәсең, олы яшьтә булган.

Нәсел башы Табай бәккә тоташса, Фикрәт Табиевның Русия дәүләтенә күрсәткән хезмәтләре бөтенләй яңа яктан ачылып китә

Әгәр дә нәсел башы чыннан да әлеге Табай бәккә тоташса, Фикрәт Табиевның Русия дәүләтенә күрсәткән хезмәтләре бөтенләй яңа яктан ачылып китә, өстәмә мәгънә ала. Аны бүген Татарстан икътисадын яңа биеклекләргә күтәргән олы дәүләт эшлеклесе буларак сурәтлиләр. Татнефтькә нигез салган, Чаллыда Кама автомобиль заводын салуга ирешкән, кыскасы Татарстанны Русиянең иң алдынгы төбәгенә әверелдергән. Әлбәттә, әлеге чорда татар халкының республикада сан исәбе бик нык кимүе телгә алынмый. Хәлбуки, РСФСРның ул вакыттагы министрлар советы рәисе Вороновның истәлекләренә караганда, заводны кайда салу мәсьәләсен хәл иткән чакта (Косыгин һәм аның тарафдарлары аны Красноярски краенда салырга җыена, әмма партиянең үзәк комитеты Чаллыны сайлый), Мәскәү Кремле Татарстанга бөтен союздан бүтән милләт кешеләрен, бигрәк тә "олы туганыбызны" күпләп китерүне күздә тоткан.

Билгеле булганча, Хрущев милли республикаларны юкка чыгару ниятендә була. Аның бу нияте шактый ачык рәвештә КПСС програмына да теркәлә. Һәм ул вакытта да төбәкләрне эреләндерүдән башлыйлар. Совнархозлар оештырылып, Татарстанның (якын-тирәдәге өлкәләрне дә кушып) халык хуҗалыгы белән җитәкчелек итүне Куйбышев (Самар) шәһәрендәге үзәккә йөклиләр. Әлеге сәясәт күпмедер вакыт Брежнев идарә итә башлагач та дәвам итә. Мәшһүр язучыбыз Гомәр Бәширов үзенең көндәлегенә болай язып куйган:

"Татарстан дигән җөмһүрият исемдә генә калды. Татарстан хөкүмәте (хөкүмәт, имеш!) Кремльдә утыра иде. Ләкин Югары Совет рәисенең бер тиен акчасы юк. Зур итеп Татарстан Министрлар Советы дип аталган оешманың шулай ук бер тиен акчасы һәм ике тиенлек хокукы калмады. Министрлар Советы рәисенең Кремльдә утыра торган урындыгы бар, бер машинасы бар, машинисткасы бар һәм карамагында иске итекләр, ботинкалар төзәтә торган инвалидлар артеле генә бар иде. Нинди автономия ул, ничек аны республиканың хөкүмәте дип атарга мөмкин? Адәм көлкесе. Без һәммәбез дә шуңа риза булып яшибез." (1965 елның 2 октябрь язмасы. “Күңел дәфтәре,” ТКН, 2011).

Бу вакытта инде Табиев биш ел Татарстанның җитәкчесе булып санала.

Табиев татар теленең 15-20 елдан юкка чыгачагын белдерә

"Казан тәхетенә" менүгә үк, обком пленумында ул татар теленең 15-20 елдан юкка чыгачагын белдерә. Чыгыш, әлбәттә, урыс телендә һәм мин дә аны татарчага тәрҗемә итеп тормадым. Табиевларның тырышлыгы нәтиҗәсендә без шундый хәлгә килеп җиттек ки, урысчадан тәрҗемәнең хәзер хаҗәте дә калмады.

"Сейчас, в период развернутого строительства коммунистического общества, многое из того, что считалось присущим той или иной нации, подчеркивало ее экономичесие и культурные особенности, - изживает себя. Раз так, зачем впустую тратить усилия, стараясь остановить этот якобы “прогрессивный” процесс? Не имеет смысла выпячивать роль и значение татарского языка, а кто это делает – того следует осуждать!” (Камил Фасеев истәлекләреннән – “Вспоминая прошедшее”, Издательство Казанского университета, 1999)

Шул ук көннәрдә обком бюросы, акча җитмәүне сылтау итеп, Тукай исемендәге премияләрне юкка чыгару турында карар кабул итә.

Табиев идарә иткәндә татар мәктәпләренең саны бик күпкә кими. Әлбәттә, Табиев бу сәясәтнең башында тормый, ул аны карусыз үти генә. Ирексездән тагын Табай бәкнең сүзләре искә төшә: “Без Аллаһның коллары, шулай ук син олуг падишаһның коллары...” Ерак бабасының сүзләрен бераз үзгәртеп, Фикрәт Табиевка “Аллаһ” урынына “партия” сүзен кулланырга мөмкин булыр иде. Бары шул гына.

Сүз ахырында Табиев заманында халык арасында таралган бер мәзәкне дә искә төшереп китәсем килә. Казанның ак сакаллы мөселман картлары Табиевка зар белән барганнар, имеш: “Кибет киштәләре буш, булса да тик дуңгыз ите генә. Аны ашап балаларыбыз дуңгыз кебек мыркылдый башлады бит инде!” Табиев аларга ышанмаган, “юкны сөйлисез, – дигән, – менә мин көн дә тавык ите ашыйм бит әле, бер дә кыткылдамыйм...”

Ркаил Зәйдулла
язучы

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG