Дүшәмбегә каршы төндә Лос-Анджелесның Долби театрында үткәрелгән тантанада елның иң яхшы фильмнары аталды. Алар өчен Америка кино сәнгате академиясенең меңнән артык әгъзасы тавыш бирде.
Быел иң яхшы фильм булып мексикан режисеры Гильермо дель Тороның "Су рәвеше" фильмы танылды. Ул фәнни лабораториядә эшләгән телсез җыештыручы хатынның амфибия-кешегә гашыйк булуы һәм аңа качарга ярдәм итүе турында. Гильермо дель Торо үзе иң яхшы режисер буларак танылды.
Иң яхшы актер бүләге Гэри Олдманга бирелде. Ул "Караңгы заман" фильмында Уинстон Черчилль ролен уйнады. Танылган актерның, күпсанлы рольләр башкаруга карамастан, моңарчы "Оскар" бүләгенә ия булмаган.
Иң яхшы актриса бүләгенә "Өч билборд" фильмында төп рольне башкарган Фрэнсис МакДорманд ия булды. Ул берничә ай элек кызы үтерелгән хәсрәттәге ана ролен башкара. Эффектив булмаган полиция эшенә каршы чыгып, ул шәһәр чигендә 3 зур билбордта язу урнаштыра. Фильмда уйнаган Сэм Рокуэлл икенче пландагы иң яхшы актер бүләген алды. Ә икенче пландагы иң яхшы актриса исеменә "Мин, Тоня" фильмыннан Эллисон Дженни ия булды.
Pixar студиясенең "Коко" мультфильмы иң яхшы анимацион фильм дип аталды. Гаилә һәм аның һәр кеше тормышында никадәр әһәмиятле урынны тотуы турында фильм шулай ук иң яхшы җыр бүләген дә алган (Remember me).
Чит ил фильмнары арасыннан иң яхшы фильм булып Чилидан "Фантастик хатын-кыз" киносы аталды. Төп намзәтләр арасында Русиядән дә кино бар иде, тик режисер Андрей Звягинцевның "Нелюбовь" фильмы бүләк ала алмады. 2014 елдан бирле Русиянең "Первый канал"ы "Оскар" бүләген тапшыру тантанасын туры эфирда күрсәтми.
Тантананы АКШта киң танылган алып баручы Джимми Киммел алып барды. "Оскар" бүләген быел 90нчы тапкыр тапшырдылар. Җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән биредә танышып була.