Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рауза Хәйретдинова: "Татар театры абруен югалтмады әле"


Рауза Хәйретдинова үзенең юбилей кичәсендә, 5 март 2018. Фото: kamalteatr.ru

5 март Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдиновага 90 яшь тулу уңаеннан иҗат кичәсе узды.

Рауза ханым театрда иң өлкән актриса. Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Әзһәр Шакиров әйтүенчә, татар кызы Раузаның уңышы – милләтнең асыл сыйфатларын халыкка җиткерә белүендә. Шуңа күрә "Зәңгәр шәл"дә Мәйсәрә, "Галиябану"да Галиябану, "Казан сөлгесе"ндә Мөршидә дә ул. 14 яшеннән тугыз яшьлек сеңлесе Диләрәгә, җиде яшьлек Ринатка әни булып калган олы йөрәкле туган да ул. Ятимлек ачысын татыганга да җырчы артистка Рауза җырлаганда тамашачы елый торган булгандыр", ди артист. Азатлык хәбәрчесе иң өлкән артист белән иң озак уйнала торган "Зәңгәр шәл" уңышының сере, театрның хәзерге проблемнары турында сөйләште.

– Рауза апа, сез "Зәңгәр шәл"дә Мәйсәрәне 15 ел рәттән уйнагансыз. Шул вакыт эчендә Булат ролендә дүрт артист (Азат Аббасов, Айрат Арсланов, Мәсгут Имашев, Наил Әюпов) алмашынган. Әйтегез әле, бу спектакльнең көче нәрсәдә?

Рауза Хәйретдинова
Рауза Хәйретдинова

– Иң әүвәл драматург Кәрим Тинчуринның композитор Салих Сәйдәшев белән эшләвендә. Әгәр Сәйдәш музыкасы булмаса, мондый әсәр килеп чыкмас иде. Музыка чын мәгънәсендә әсәрнең җаны, сулышы анда. Сүз белән әйтеп бирә алмаганны музыка аңлата да куя. Сәйдәш җырларын турыга гына җырлап булмый, анда һәр авазның мәгънәсе бар. Берсен генә тиешенчә алып бетермә, җырның тәме бетә дә китә. Икенчедән, Тинчуринның гап-гади бер спектакльгә татарның гореф-гадәтен, йолаларын, бәйрәмнәрен оста итеп сыйдыра алуында. Татар нинди дигән сорауга җавап "Зәңгәр шәл"дә бар ул. Халыкның кәефе, үсеше дә күрсәтелгән. Марсель Cәлимҗанов шушы спектакль белән сезонны ача һәм яба да иде. Беркайчан да бу спектакльнең буш залда барганы булмады. Хәзер дә шулай: Фәрит Бикчәнтәев яңа сезонны "Зәңгәр шәл" белән ача, халык шыгрым тулы була.

– Хәзерге Мәйсәрәләрне күзәтеп барасызмы?

Спектакльләрне заманчалатуны кабул итә алмыйм

– Хәзер урамга чыгып йөри алмыйм инде. Үземнән соң уйнаган ике-өч артистның уенын гына карадым. Беләсезме нәрсә, "Зәңгәр шәл"дәге Мәйсәрә, "Галиябану"дагы Галиябану, "Татар хатыны ниләр күрми"дә Гөлбану – аларда элеккеге тормыштагы хатын-кыз язмышы. Аларны текст өйрәнеп кенә уйнап булмый. Аларны тарихка кире кайтып, үткәннәрне аңлап кына уйнап була. Бу образлар миңа бик якын, чөнки Мәйсәрәләрне тормышта күрергә насыйп булды. Мин бит 1928 елгы. Бала гына булсам да, күршегә килен булып төшкән апаның гаиләдә үз-үзен тотышын, киенү рәвешен, нинди йолалар үтәүләрен үз күзләрем белән күрдем. Колхозлашу еллары, наданлыкка каршы көрәш – барысы да күз алдымда булды. Халыкның ишанны Алла итеп күрүе, аңа ышануы да миңа, күреп үскәнгә, табигый булды. Шуңа минем Мәйсәрә ишанга башта ышана, аннары, аның ямьсез мөгамәләреннән соң гына, шушы ышануы какшый, икеләнеп кала.

Рауза Хәйретдинова "Зәңгәр шәл"дә Мәйсәрә ролендә
Рауза Хәйретдинова "Зәңгәр шәл"дә Мәйсәрә ролендә

Спекталь башланганда сәхнәгә чыккан самими Мәйсәрә акрынлап үзгәрә, үсә. Башта ук аны каршы торучан, үткен итеп сурәтләү – ул чор дөреслегенә туры килми. Кием мәсьәләсендә дә шул заман чынбарлыгыннан тайпылырга ярамый. Хатын-кыз гомер-гомергә ике катлы яулык бәйләгән. Хәзер аны бер катлы, чөеп бәйләүгә калдырдылар. Мин, мәсәлән, Островский чорын үз күзләрем белән күрмәгән. Аны кинолар аша, спектакльләр аша гына чамалыйм. “Зәңгәр шәл” дә караучыны язучы күз алдында тоткан чор белән таныштырырга тиеш. Аны заманчалаштырып дөреслек югала бит. Мин, гомумән, спектакльләрне заманчалатуны кабул итә алмыйм. Шуңа күрә Мәйсәрәне аңлау өчен тырышлык һәм әзерлек кирәк. Аны комсомолка Гөлсара кебек сикеренеп уйнап булмый.

– "Зәңгәр шәл"дә Илһам Шакиров та уйнаган диләр.

Илһамның зур сәхнәдәге чыгышы шушы спектакльдән башланды

– Бу турыда беркайда да язылмады бугай. Әмма Илһам Шакировның качкыннар күренешендә качкыннарның берсе булып чыгуы хак. "Иске карурман" бар, халык җыры, Сәйдәшев язган “Карурман” да бар. Соңгысын "чум-чум-чум, закун безгә нипачум" дип качкыннар күмәкләшеп җырлыйлар. Илһам Шакиров ул чакта агачка сөялеп "Иске карурман"ны башкарды. 1957 елда "Зәңгәр шәл" татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнашты. Шуңа күрә спектакльгә филармония җырчылары да, биючеләре дә җәлеп ителде. Илһам ул чакта икенче курста гына укый иде әле, аны махсус чакырдылар. Качаклар дәррәү килгәндә, агачка сөялгән хәлдә озын җырны башлап җибәрүе була, сәхнәдәгеләр дә, тамашачы да тын калып, әсәренеп тыңлый иде аны. Бу күренештән алган кичерешләрне сүз белән аңлатып бирерлек тә түгел. Аннан тамашачы айнып китеп аягүрә басып кул чаба иде. Ничә уйнасаң да шулай. Минем уйлавымча, Илһамның зур сәхнәдәге чыгышы шушы спектакльдән башланды. Әлеге татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы сугышка чаклы буласы иде. Мин әле ул чакта журналлардан шушы декада турындагы язмаларны, алхәбәрләрне кисеп алып җыеп бара идем. Кем уйлаган бит үземә шунда катнашырга насыйп булыр дип! Зәңгәр шәл 40 елдан соң, Кәрим Тинчуринның исеме аклангач кына кире сәхнәгә кайтты. Бу – 1956 ел, тагын бер елдан "Казан сөлгесе" дә сәхнәләштерелде. Анысында да баш рольне башкару насыйп булды.

– Сезнең чорда премьераларга беренчеләр йөргән. Хәзер театрга дәүләтнең мөнәсәбәте ничек?

Шәймиев һәр спектакльне карап бара иде. Ул чор үтте, икътисад заманы килде

– Беренчеләр илтифатының кирегә эшләгән чаклары да шактый булды. Әйтик, Флорид Бүләковның "Таң атканда" спектакле җитәкченең күңеленә хуш килмәгәч, бер мәртәбә генә уйналып, репертуардан төшерелде. Анда вакыйга сугыштан соңгы авыр чорда куера. Икенче секретарь спектакльне туктатырга дигән карар чыгарган. Имеш автор колхоздагы ярлылыкны артык күпертеп күрсәткән. Алай ук ярамый дигән. Халык спектакльне кайтаруны кире сорагач, бөтен бюро килеп карады һәм репертуарга кертергә рөхсәт булды. Салих Батыев сәхнә артына кереп, елаттыгыз җәмәгать рәхмәт, иртәгәдән үк куя башлагыз, дип әйтте. "Таң атканда"ны бер ай буе һәр көнне уйнадык. Халык һәр көнне шыгрым тулы.

Рауза Хәйретдинова "Илһамия" (Хәй Вахит) спектаклендә Банат ролендә. 1969 ел
Рауза Хәйретдинова "Илһамия" (Хәй Вахит) спектаклендә Банат ролендә. 1969 ел

​Шуннан соң әлеге спектакль белән гастрольгә чыгып киттек. Ул чакта клублар йә чиркәү, йә мәчет бинасында иде. Сукыр лампа яктысында уйныйбыз. Авылларның хәле спектакльдәге вакыйгалардан әллә ни аерылмый да. Клуб каршындыгы йортның мунчасына йөгереп керәбез дә, кием алмаштырып янә клубка очабыз. Халык аңлап, тын алырга куркып карый иде. Хәзер аның театры да авылларга йөрми бугай. Илтифатка янә кайтсак, театрга иң кирәк вакытта дәүләттән ярдәм булмады түгел, булды. Миңтимер Шәймиев һәр спектакльне карап бара, театр тормышы белән кызыксына иде. Ул чор үтте, икътисад заманы килде. Сәнгатькә акча эшләү бурычы куелды. Акча булган җирдә тәрбия мәсьәләсе икенче планга кала. Бу бөтен театрларда шулай.

– Проблема дигәннән, яшь артистлар татар телендә әйбәт сөйләшми хәзер.

Хәзерге артистлар татар телен театрга килгәч өйрәнә башлый

– Мәктәптә русча укып килгәч, ничек сөйләшсен алар? Татарча аралашырлык урыннар калмады да диярлек. Артистлар татар телен театрга килгәч өйрәнә башлый. Ярый әле әлегә Шәрәфи, Җәләйләр бар. Алар да киткәч, телнең бөтен матурлыгын кемнәр өйрәтер?.. Телне бетерү телевидениедән башлана дим әле мин. Аны ачу белән үтереш, талаш, сугыш турында мәгълүмат агыла. Әйтерсең халыкны ярсытып тоту бурычын алганнар. Элек телеспектакльләр бар иде, хәзер чит ил сериалын әйләндерәләр. Ул спектакльләр мәгънә алып килсә, боларында кешене кешелектә яздыру. Татарча карарлык берничә тапшыру булса, алары да төнлә куелган. Артистлар турында тапшыру кеше йоклаганда. Минем турында сюжет иртәнге дүрттә булды мәсәлән.

– Мәскәү театрларында хакимиятне тәнкыйтьләү бар. Әйтик, Валентин Гафт, Олег Басилашвили гел ачык хатлар яза. Мәскәү артистлары проблема туганда бердәм икәнлекләрен күрсәтәләр. Татар театры бу җәһәттән бердәмме?

Театрга бизнес кертү, аны сәяси уеннарга катнаштыру хәерле түгел

– Мәскәү театрларында башка мохит. Аларның һәрбер артисты камера прицелында. Безнең телевидение алай үсмәгән әле. Артистларның кара ягын сурәтләү өчен нинди генә тапшырулар уйлап тапмыйлар Мәскәүдә. Малахов тапшыруы дисеңме, башкасымы. Артист турында фикер үзгәрә дә куя шул тапшырулардан соң. Әйтик Армен Джигарханян белән матавыктан соң, мин яраткан артистымны югалттым. Нинди Есенинны тудыган иде бит ул! Хәзер инде Есенин да күз алдыма азгын, эчкече булып килеп баса. Мондый шартларда берләшми хәлең юк. Сәнгатьнең ышандыру көче югала дигән сүз бит бу. Бөтен нәрсә дә акча белән үлчәнгәнгә шулай. Бездә әле театрлардан әхлак төшенчәсе юкка чыкмады. Татар театры абруен саклап кала алды. Өлкәннәргә ихтирам бар, игътибар бар. Татар милләт буларак йөзен югалтмаган әле. Безгә үзенчәлегебезне сакларга, телебезне якларга кирәк. Театрга бизнес кертү, бигрәк тә театрның сәяси уеннарга кушылып китүе хәерле түгел.

Белешмә

Рауза Хәйретдинова – Татар академия театрының мәшһүр артисты. Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисткасы. 1928 елның 3 гыйнварында Татарстанның Балык Бистәсе районы Яңа Ырга авылында туган. 1948 елда Камал театры каршындагы студияне тәмамлаганнан соң, шул театрда эшли башлый.

Сәхнәдә иҗат итә башлаган чорда лирик пландагы яшь кызлар, бигрәк тә музыкаль рольләрне башкарса, соңрак үткен, чая характерлы образлар тудыра. Алар арасында “Зәңгәр шәл”дә (Кәрим Тинчурин) — Мәйсәрә, “Галиябану”да (Мирхәйдәр Фәйзи) — Галиябану, “Гүзәлем Әсәл”дә (Чыңгыз Айтматов) — Хәдичә, “Таң атканда”да (Ш. Шаһгали) — Гөлбикә, “Татар хатыны ниләр күрми” дә (Галимҗан Ибраһимов) — Гөлбану, “Әниләр һәм бәбиләр”дә (Туфан Миңнуллин) — Вазифа, “Рәхәт яшибез”дә (М.Гыйләҗев) — Волчанская һәм башка күп кенә образлар бар.

1970 елда Татарстанның халык артисткасы, 1979 елда Русиянең атказанган артисткасы дигән мактаулы исемнәр бирелә.

1991 елдан актриса Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының “Инсаният” труппасында иҗат итә.

XS
SM
MD
LG