Батырхан Әгъзамов һәм аның җәмәгать яклаучысы Наил Нәбиуллин эш материаллары белән танышу өчен өстәмә вакыт сорады. Ә прокурор ярдәмчесе Айнур Гәрәев адмнистратив эш ачкан хезмәткәр, киңәшмәдә булу сәбәпле, мәхкәмә утырышына килә алмады дип белдерде. Хөкемдар Владимир Морозов эшне карауны 14 мартка күчерде, дип яза Idel.Реалии.
Вконтакте сәхифәсенә урнаштырылган пост өчен Әгъзамовка административ эш ачылды. Постта сулда Донецки халык республикасы фетнәчеләренең берсе Алексей Мильчаковның янып үлгән украин хәрбие янында төшкән фотосы, уңда Мильчаковның "коловрат" тамгасы тотып торган фотосы урнаштырылган. Кайбер белгечләр "коловрат"ны свастиканың бер төре дип саный.
Әгъзамов бу хакта "Бу минем татар яшьләре берлегендәге эшчәнлегем, татарларның милли хокукларын яклавым өчен ачылган эш дип саныйм", дип белдерде. "Әлеге фотоларның нацизмны пропагандалау өчен түгел, Украинага каршы сугышка мөнәсәбәтемне күрсәтер өчен урнаштырылуын сөйләдем. Бу сурәт, киресенчә, нацизмны һәм аның идеяләрен тәнкыйть итә", дигән иде Әгъзәмов.
Казанның Киров районы прокуратурасы активистка карата административ эш ачылу турындагы карарны Әгъзамовның Тыва республикасындагы теркәлү адресына җибәргән иде. Башта эш Тывада каралачак диелде. Соңрак материаллар Казанга җибәрелде.