Accessibility links

Казанда балкар халкы сөргененең 74 еллыгын искә алдылар


"Азатлык" берлеге активисты
"Азатлык" берлеге активисты

Казанда балкар халкын сөргенгә җибәрүнең 74 еллыгын ялгыз пикет белән искә алдылар.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Казанның Бауман урамында "8 март – балкар халкын сөргенгә җибәрү көне! Кардәшләребез! Бу авыр көнне без сезнең белән!" дигән шигар күтәреп торды.

Балкар халкының туган җирләреннән куылуны искә алу көнендә Нальчикта Кабарда-балкар республикасы башлыгы Юрий Коков мөрәҗәгать белән чыкты. Аның сүзләренчә, балкар халкы депортация чорында авырлыкларны батырларча күтәреп, туган җиренә кайтты, үзенең милли мәдәниятен, телен һәм традицияләрен саклап калды.

8 март – балкар халкының матәм көне. 1944 елның 8 мартында бу халык та Сталин чорында депортацияләнгән башка милләтләр кебек үк үз ватаныннан Казакъстан һәм Кыргызстанга сөргенгә җибәрелгән.

Кабарда-Балкар республикасында яшәгән барлыгы 37700 балкар ике сәгать эчендә торган урыннарыннан сөрелә. 13 ел дәвам иткән сөргендә аларның яртысы диярлек салкыннан, ачлыктан, авырулардан үлә.

Аңа кадәр Сталин режимы 1943 елның ноябрендә карачайларны, 1943 елның 28-29 декабрендә калмыкларны, 1944 елның 23 февралендә чеченнар һәм ингушларны депортацияли. Кырымтатарлар өчен матәм көне – 18 май.

Бу халыклар берничә көн эчендә җирсез, тораксыз, бернинди дә хокуксыз калды. Дистәләгән ел алар сөрелгән урыннарыннан беркая да чыга алмады, телләрен һәм мәдәниятләрен үстерүдән мәхрүм булды. Депортациянең беренче елларында халыкларның өчтән бер өлешеннән артыгы авырулардан һәм ачлыктан үлде.

1991 елның апрелендә "золымга дучар булганнарның хокукларын торгызу" турында канун кабул ителде, әмма күп кенә кырымтатарлар кире ватаннарына кайта алмады, кайтканнары да, милек һәм үзбилгеләнү хокукларын торгыза алмады.

XS
SM
MD
LG