Accessibility links

"Татарстанга үзенең милли һәм дәүләт сәясәте турында уйланырга вакыт"


Новосибирскида урыс милләтчеләре Путинга күбрәк вәкаләтләр таләп итә. 30 гыйнвар 2016

Русиядә илне яраттыру технологияләре көчәя. Татарстан хөкүмәте дә бу сәясәткә кушылып русияле ватанпәрвәрлекне багачак координация шурасын төзеде. Галим Илшат Сәетов фикеренчә, Русия империячел дәүләттән милләтчел дәүләткә күчеш юлында.

Татарстанда ватанпәрәврлек (патриотик) тәрбиясе бирү координация шурасы 15 февраль оешкан иде, аның беренче утырышы 6 март көнне була дип белдерелде. Бу шурага хөкүмәт рәисе урынбасары, Дөнья татар конгрессының Милли шура җитәкчесе Васыйл Шәйхразиев җитәкчелек итә.

Ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирү шурасы утырышында ниләр каралган, ниләр эшләргә җыенулары хакында җәмәгатьчелеккә белдерелмәде. Бары тик рәсми хәбәрләрдә әлеге шура оешкан, ул "балаларда һәм яшьләрдә гражданлык һәм югары патриотик аң, ватанга бирелгәнлек тәрбияләү" өчен карарлар әзерләү белән шөгыльләнәчәк дип кенә әйтелде.

Русия фәннәр академиясенең Шәркыят институты фәнни хезмәткәре Илшат Сәетов фикеренчә, илнең хәзерге җитәкчелеген, хөкүмәтне халыкка ватанның аерылгысыз бер өлеше итеп сеңдерү, кешеләрне тормыш кыенлыкларыннан читкә юнәлтү, православ динен алга сөрү ватанпәрвәрлек тәрбияләүнең төбендә ята. Азатлык галим белән әңгәмә корды.

– Илшат әфәнде, соңгы вакытта ватанпәрвәрлеккә зур игътибар бирелү һәм шул исәптән Татарстанда да махсус шура төзелүнең төбендә ни ята дип уйлыйсыз?

Илшат Сәетов
Илшат Сәетов

– Бу хәл – Русиядә бара торган сәясәт. Хәзер идеологияне ватанпәрвәрлеккә бәйләргә тырышалар. Илнең, хөкүмәтнең һәм дәүләтнең бер икәнен күрсәтеп, кешеләрнең мәхәббәте, югары хисләре илләренә һәм шул ук вакытта хөкүмәткә дә булырга тиеш дигән бер конструкция ясыйлар. Моның нигезендә син хәзерге хөкүмәтне яратмасаң, син ватанпәрәвәр түгел дигән фикер ята. Моның өчен бөтен булган ысуллар кулланыла, балалар бакчасыннан башлап студентларга кадәр, медиа, телевидениедә дә эш бара.

Берничә фикер алга сөрелә. Берсе – Җиңү бәйрәме. Икенчесе – Русияне аерым бер юл белән бара торган дәүләт итеп күрсәтү. Православ динен һәм шундый берничә тезисны ассызыклап балаларның, кешеләрнең башларына кертергә тырышалар.

– Ватанны яраттырып, тормышның башка яклары турында артык уйлатмау ята булып чыкмыймы?

– Әлбәттә, бигрәк тә XXI гасырда, идеология функцияләренең берсе – ул кешеләрне берләштерү. Ләкин бу берләштерү төрле була ала. Бездәге (Русиядәге – ред.) вазгыять турында сөйләшсәк, монда берничә төп фактор бар. Берсе – икътисад белән бәйле. Нефтькә бәяләр төшкәч, икътисадта, сәнәгатьтә ниндидер зур үсешләр юк. Кешеләрдә күңел төшенкелеге булмасын өчен, аңа ниндидер бер этәргеч һәм аларның (хакимияттәгеләрнең – ред.) ясаган корбаннары бушка китмәгәнлекне аңлату кирәк. Яхшы яшәүнең тормышы начарлануы ниндидер бер максат белән бәйле булырга тиеш. Әгәр бәйле булмаса, халык сораулар бирә башлый. "Нигә болай булды? Кем гаепле?" дип сорый башлый.

Советлар вакытында халык ватанпарвәрлек идеологиясе белән "зомбилаштырылган"

Совет вакытында безнең халык ватанпарвәрлек идеологиясе белән "зомбилаштырылган". Русия тарихында да дәүләткә, илбашка, ул хан булсынмы, патшамы, кнәзме – табыну бара. Хәзерге идеология нәтиҗәсендә менә бу табыну кешеләрдә дә чагылыш таба. Өстә утырганнар туры килмәгәнне түгел, ә җәмгыятьнең күңеленә ята торган идеология сайлыйлар. Өстә утырганнар башта нәрсә эшләгәч кешеләрнең урамнарга чыкмаячагын, башка кешеләргә тавыш бирмәячәген барлый. Халыкка туры килердәй идеологияне карый. Менә шундый ике яклы эш бара.

Үземнең күзаллавым да бар, кайбер социологик тикшерү нәтиҗәләре дә күрсәтә, күпчелек кеше ватанпарвәрлекне үзенең кыйммәте, бик мөһим әйбере дип санамый. "Миңа тимәгез, мин дә сезнең белән" дип кенә уйлый һәм шуны күрсәтә дә.

Православ Сталинчылар - акылдан шашкыч бер күренеш

Хәзер, гомум тенденция буларак, дөньяда идеологияләрнең үлгән вакыты. Чиста формада либерализмны да, социализмны да күрмибез. Алар берләшә, ничектер бутала. Чиста идеологияләр юк хәзер. Бу очракта африкаларны, башкаларны түгел, ә модернлашкан дөньяны әйтәм. Русиядә бу яхшы чагылыш таба. Мәсәлән, православ Сталинчылар бар. Бу бит акылдан шашкыч бер күренеш. Чиста идеологиядә мондый әйбер була алмый.

Ватанпарәврлек идеологиясе – ул сәяси технологик бер конструкт, нигезе черегән булса да, җәмгыятьне берләштерә һәм хөкүмәт өчен дә файдалы була ала.

– Әлеге сәяси технология хакимияттә утырганнарны гына саклап калу өчен кулланыла дип әйтеп буламы?

– Әлбәттә! Һәртөрле хөкүмәт озаграк игътибарда һәм көчтә булуын тели һәм моның өчен бөтен ысулларны да куллана.

–​ Соңгы вакытта Кремль тарафыннан бердәм россиян милләте ясау, милли үзенчәлекләрне юкка чыгару сәясәте сизелә. Ватанпәрвәрлек әлеге сәясәтнең бер өлеше булып тора дип әйтергә мөмкинме?

– Әйе. Тулаем дип әйтмим, әмма алар (хакимияттәгеләр – ред.) рус милләтчеләренең риторикасының, шигарләренең бер өлешен үзләштерделәр. Оппозициядәге рус милләтчеләренең күбесе хәзер хөкүмәт ягына күчте. Бу Украина вакыйгалары яктылыгында да күренә. Милләтчелек киң карала башлагач, Мәскәү үзе өчен куллана башлады. Куллана башлагач, үзләре дә (җитәкчелек – ред.) милләтчелек процессына таба бара.

Империячел дәүләттән милләтчел дәүләткә күчү юнәлешендә без

Минем күзаллавымча, империячел дәүләттән милләтчел дәүләткә күчү юнәлешендә без. Монда ахырда нинди модельнең сайланачагы мөһим. Әгәр Франциядәге кебек этноүзәкчел бер дәүләт юлы сайланса, татарлар да, якутлар да, башкалар да урыс булырга тиеш булачак. Телләре дә, башкасы да кирәк булмаячак.

Англосаксон моделе каралса, ватандашлар алар бер милләттән түгел, бөтенесе бер илдә яшәгәч исеме бу очракта "россиян" була, һәм аның эчендә төрле милләтләр дә яши ала. Әлеге модель безнең өчен отышлырак. Кайсы модельгә таба булыр һәм ничек килеп чыгар, әлегә бу билгесез.

– Кече ватанны, Татарстанны ярату һәм дә татарлык өчен көрәшү алга таба экстремизм белән тиңләштерелә башламасмы?

– Инде хәзер үк артыгын җибәргән милләтчеләр экстремист дип атала һәм кайберләре төрмәгә дә утыртыла. Бу татарларга гына түгел, ә русларга да карый. Сәяси өндәмәләр һәм федератив дәүләт турында, йә булмаса аны да арттырып белдерүчеләргә нык игътибар итәчәкләр. Төрмә үк дип әйтмәс идем, әмма кисәтүләр булырга мөмкин. Бу Русиянең кайсы юлдан китәчәгенә бәйле. Әлегә аны аңлап булмый.

Гомумән, стратегия юк сыман, алар (хакимияттәгеләр – ред.) бер-ике елдан да озаккарак карамыйлар дигән хис бар. Ләкин православ динен алга сөрү, кешеләр православ булгач ватанпәрвәр була дигән тезислар белән баргач, мөселман булган, мин урыс түгел, ә татар дигән кешеләр алга таба ниндидер шик тә тудырырга мөмкин.

– Шушы шартларда Татарстанны, татарны ничек яраттырып булачак соң? Нинди юллар бар дип уйлыйсың? Татарстанның үз эчендә дә һәм башка төбәкләрдә яшәгән татарлар белән ничек эшләргә мөмкин? Ярар, Русияне яратсыннар, ә аның өстенә татарлыкны да, кече ватанны да яраттыруны ничек эшләп була дип уйлыйсың?

– Бу авыр сорау. Яраттыру һәм татарларны саклап калу турында бер атна сөйләшергә була. Мин кече ватан дигән төшенчәне дә яратмыйм, чөнки совет вакытында чыгарылган төшенчә ул. Олы ватан, кече ватан дигән әйберләр бик дөрес әйбер түгел. Русияне дә шул ук вакытта Татарстанны да яратып була.

Яраттыруның миллион ысулы бар

Татарстан һәм аның дәүләт структуралары турында сөйләшмәсәк, яраттыруның миллион ысулы бар. Хәзер без мәгълүмати чорда яшибез. Заманча татарча контент ясап була, татарча язып, нинидидер пабликлар ясарга да мөмкин. Гади генә мисал, миңа татарча аудио китаплар җитми иде, шуңа багышланган махсус телеграм канал ачтым. Күпләр ошатты, хәзер анда 700дән күбрәк кеше язылган. Архивлардан да җыеп куябыз һәм үзебезнең дә әсәрләрне аудио итү максатыбыз бар. Илшат Гыймадиев белән бергә эшлибез аны. Эшләр әнә шундый кечкенә әйберләрдән тора. Активистлар күп булмый. Бәлки, бөтен татардан ике-өч проценттыр. Һәрберсе дә шундый нәрсәләр ясаса, байтак эш эшләнгән булып чыга.

– Татарстан җитәкчелеге республиканы яраттыру өчен бүген ниндидер бер сәясәт үткәрә аламы?

– Хәзер акрынлап федерация юкка чыга бара. Без Татарстан һәм Мәскәү арасында нинди сөйләшүләр барганын, ниләр кылынганын да белмибез. Шуңа күрә, мин аларның ниләр эшли алганын белмим. Ә канунга килсәк, әлбәттә, алар күп әйбер эшли ала һәм эшләргә тиеш тә. Кайбер әйберләрне эшлиләр, әмма татар мәктәпләрен, милли университетны һәм башкасын алсак, эшләнмәгәннәре дә бик күп. Ниндидер икътисади эшләр башкарыла. Бер яктан, бу да дөрес. Икътисад үсештә булса, кешеләр Татарстанны яратачак һәм яшәгән җиренең кыйммәтен аңлаячак.

Бирелгән акчаларның 90 проценты әрәмгә китә

Яраттыру мәдәни яктан да эшләнергә тиеш, әмма бүген бу бик аз эшләнә. Казанда соңгы елларда татар әйберләре барлыкка килде, арта, әмма ул бик аз. Татар бренды дип мин 13 ел сөйлим инде, моның турында төптән уйланмыйлар шикелле.

Татар телен үстерү стратегияләре бар, әмма аларның нәтиҗәләренә карасак, бирелгән акчаларның 90 проценты әрәмгә китә. Бу өлкәдә бәйсез экспертлар юк, бюджетлар бер үк каналлар аша юкка чыга. Барсын да бергә уйлап, бәлки бу өлкәдә милли һәм җөмһүрият сәясәте турында да уйланырга вакыттыр.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG