Accessibility links

Кайнар хәбәр

РБК: табиплар һәм югару уку йортлары укытучыларына сайлау алдыннан кинәт кенә хезмәт хакларын арттырганнар


Хезмәт хакларының артуы турында Мәскәү дәүләт университеты, Мәскәү авиация институты, Боткин исемендәге хастаханә, Гельмгольц исемендәге күз авырулары хастаханәсе һәм Валдай психоневрология хастаханәсе хемзәткәрләре РБКга сөйләгән.

Табипларның хезмәт хакларының "кинәт" артуы турындагы хәбәрләр Түбән Новгород һәм Ижаудан да килгән.

Мәскәүнең икътисади сәясәт департаментында белдерүләренчә, сүз "май фәрманнарын" үтәү турында бара. Мэрия хезмәт хакларының ни өчен 2018 елның башында гына күтәрелүенә аңлатма бирмәгән. Югары икътисад мәктәбе белгече Ростислав Капелюшников фаразлавынча, президент сайлау алдыннан хакимиятләр фәрманнарның үтәлеше турында хисап ясарга тели.

Кайбер бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттыру былтыр көз кабул ителгән федераль бюджетка салынган иде. "Май бюджетникларының" хезмәт хакларын арттыру өчен 194,8 млрд сум бүленде. Бу 2017 ел белән чагыштырганда", 108 млрд сумга күбрәк диелде бюджетның аңлатма язуында.

Элегрәк Кремльдә 2012 елның "май фәрманнарына" охшаш яңа документ әзерләнә дип белдергәннәр иде.

XS
SM
MD
LG