Accessibility links

Кайнар хәбәр

Демократлар Трамптан Русиягә яңа чикләүләр кертүне таләп итә


Дональд Трамп
Дональд Трамп

АКШның Вәкилләр пулатындагы демократларның өчтән ике өлешеннән артыгы Дональд Трампны Русиягә карата чикләүләр кертү турындагы былтыр җәй имзаланган канунны үтәп яңа чикләүләр кертергә чакыра. Югыйсә, алар тагын да кырысрак чикләүләр турында канун кабул итү белән яный.

140 демократ имза куйган хатта чикләүләр кертүнең соңгы чиге 29 гыйнвар иде дип Трампның исенә төшерелә. Бу хакта The Hill яза.

Февраль ахырында АКШ финанс министры Стивен Мнучин Калифорния университетында ясаган чыгышында Вашингтон Русиягә яңа чикләүләрне 30 көн эчендә кертергә җыена дип белдергән иде.

30 гыйнварда АКШ финанс министрлыгы Конгресска "Кремль хисабы" дип аталган, Путинга якын түрәләр һәм эшмәкәрләр, хакимиятләр белән элемтәләре булган ширкәтләр исемнәре кергән документны ​тапшырды. Хисапта исемнәре телгә алыну әле чикләүләр кертелүне аңлатмый дип белдерде АКШ финанс министрлыгы. "Кремль хисабы"на" Татарстаннан да берничә кеше кергән.

АКШта Русиянең Америка президентын сайлауга тыкшыну ихтималын тикшерү бара. Мәскәү башка дәүләтләрнең сайлауларына тыкшынуын кире кага. Президент Трамп та үзенең сайлау алды штабының Русия белән сөйләшүләр алып баруын инкарь итә.

XS
SM
MD
LG