"Майк Помпео, Үзәк күзләү идарәсе җитәкчесе безнең яңа дәүләт секретаре булачак. Ул фантастик эш башкарачак! Рекс Тиллерсонга хезмәте өчен рәхмәт!" дип язды Трамп үзенең Твиттерында.
Үзәк күзләү идарәсенә җитәкче итеп Джина Һаспел билгеләнгән. Ул әлеге идарәдә җитәкчелек итүче беренче хатын-кыз.
Тиллерсон дәүләт секретаре вазифасына былтыр гыйнварда расланган иде. Көнбатышта Тиллерсонны Владимир Путин белән "Роснефть" башлыгы Игорь Сечинның дусты дип атыйлар. Exxon Mobil ширкәтендә эшләгәндә ул Русия белән мөнәсәбәтләрне яклады һәм Русиядән Дуслык ордены да алды. Шул ук вакытта Тиллерсон Русиянең Кырымны аннексияләвен хөкем итте. Әле кичә генә журналистлар белән очрашуда Британиядә агуланган Сергей Скрипальгә һөҗүм артында Русия торуы ихтимал дип белдергән иде.