Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хозур ТВ" сәясәткә тыкшынмаячак"


"Хозур ТВ"ны тәкъдим итү чарасында Ришат Хәмидуллин, Камил Сәмигуллин, Александр Смирнов
"Хозур ТВ"ны тәкъдим итү чарасында Ришат Хәмидуллин, Камил Сәмигуллин, Александр Смирнов

Яңа ачылган мөселман телеканалы сәясәттән ерак торачак. Кыерсытылган, төрмәгә утыртылган мөселманнар турында да күрсәтелмәячәк. Әмма "Хозур ТВ" ят дини агымнарга каршы көрәшәчәк, патриотик тәрбияне дә максат итеп куячак.

2018 елның 1 мартында Татарстанның беренче мөселман каналы эшли башлады. Әлегә ул сынау рәвешендә генә күрсәтә. 1 апрельдән исә ул аерым тулы канлы кабель каналы буларак эшләячәк. Тамашачылар аны “Таттелеком” элемтә операторы ярдәмендә карый алачак. “Оптима” пакетын сатып алганда айлык түләү 116 сумга төшсә (биредә 63 канал, “Хозур ТВ” 36нчы төймәдә булачак), “Базовая” пакетын сатып алучыларга 270 сум торачак (бу очракта 121 канал карарга мөмкин, мөселман каналы 44нче төймәдә урнашачак).

Мөселман телевидениесендә әлегә күпчелек тапшырулар рус телендә бара, ара-тирә татарчасы да бар. “Әлбәттә” проектының татар телендәге лекцияләрен, “Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесе җитештергән дин тапшыруларын, вәгазьләрен карарга мөмкин. 13 мартта узган матбугат очрашуында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин татар телендә тапшырулар аз булуы өчен тәнкыйтьләмәскә үтенде.

Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

“Без ул проблемны беләбез, бу юнәлештә эшчәнлегебезне дәвам итәбез. Татарча тапшырулар санын арттырырга телибез, эфир вакыты бертигез бүленәчәк. Әлеге вакытта аерым татар редакциясен туплау эше белән мәшгульбез. Үз тапшыруларыбыз да булачак. Аларны да арттырабыз. Хәзергә Чечнядагы “Прямой путь” мөселман каналы безгә үзенең тапшыруларын бирә, Иран, Төркиядәге кардәшләр белән дә сөйләшүләр алып барабыз. Кемдер дини тапшырулар, кемдер балалар өчен мультфильмнар белән ярдәм итте. Барысы да бушлай, Аллаһ ризалыгы өчен дип ярдәм итә. Әле бер генә тапшыруны да сатып алмадык. Мин үзем дә атна саен Гали мәчетендә вәгазьләр, лекцияләр укыйм, аны телевидение аша күрсәтәбез, аның өчен акча алып тормыйм бит инде! Башкалар да шулай”, диде Камил Сәмигуллин.

Сәдака рәвешендә эшләү озакка булырмы соң дигән сорауга барысы да Аллаһ кулында дип җавап кайтарылды. Телеканал булдыру, аны эшләтү – чыгымлы эш. Әмма “Хозур ТВ” нинди акчага яши дигән сорауга төгәл бюджеты да, кемнең ярдәм итүе дә ачыкланмады. “Хозур ТВ” телеканалы мөдире Ришат Хәмидуллин Татарстанның мөселман иганәчеләре булыша дип әйтте. Дәүләтнең акчасы юк дип белдерде ул. Алга таба телевидение җиһазлары, декорацияләр дә, компьютер техникасы да алынуы, татар телле көчле коллектив туплау кирәклеге турында да әйтте. Реклам ярдәмендә акча эшләү булачакмы дигәнгә, өмет бар, дигән җавап белән генә чикләнелде.

“Таттелеком” акционерлар җәмгыяте акча эшләү максаты бар икәнен яшермәсә дә, "Хозур ТВ" күбрәк социаль проект булганын әйтте, артык акча эшләп булуга алар ышанмый. Бу хакта матбугат очрашуында катнашкан “Таттелеком” ачык акционерлар җәмгыятенең маркетинг бүлеге җитәкчесе Александр Смирнов әйтте.

Журналистларга таратылган матбугат релизында “Хозур ТВ”ның максаты – халыкка ислам турында сөйләү, әхлак принципларын популярлаштыру, толерантлыкны тәрбияләү дип язылган. Әмма максатлар моның белән генә чикләнми. Дини секталарны, ят дин агымнарын фаш итүгә, патриотик тәрбиягә аерым игътибар биреләчәк дип ассызыклана. Азатлык Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллиннан ят дин агымнары белән ничек көрәшергә җыенасыз, телевидениедә патриотик тәрбия биреп әле тупланып бетмәгән аудиторияне туйдырмассызмы, алар качып бетмәсме?” дигән сорау бирде. Мөфти бу өстән кушылган эш түгел дип әйтте, Татарстан Диния нәзарәте күптән ят дин агымнарына каршы көрәшә дип белдерде.

Татарстанда ят дин агымнары артык күп. Аларның активлашуы сизелә

“Ничек көрәшәбез? Әлбәттә, дәгьват белән! Хәнәфи мәзһәбебез турында күбрәк сөйләп кешеләргә диннең дөрес якларын аңлатырга телибез. Без ят дин агымнарына каршы көрәшне моңа кадәр дә алып бардык. Бүгенге көндә бу зур проблем булып тора, ят дин агымнары артык күп. Аларның активлашуы сизелә. Бу – интернет тәэсире. Анда төрле төркемнәр барлыкка килә. Татарстанда берничә төркем бар, аларның идеяләрен ошатучылар да юк түгел, яшьлек максимализмы белән аларга тартылалар. Без ничек моңа күз йомыйк ди?

Патриотик тәрбия бирү дигәндә, ул туган телгә, ватанга мәхәббәт уяту дигәнне аңлата. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Ватанга мәхәббәт иманнан килә”. Шуңа күрә үз ватаныңны, туган йортыңны һәм үз гаиләңне яклау – һәрбер мөселман өчен намус эше булган беренче бурыч. Үз ватаныңны ярату һәм туган илеңә тугрылыклы булуның ачык мисалын Бөек Ватан сугышы елларында Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Габдрахман хәзрәт Рәсүлев күрсәткән. Ул мөселманнарны туган илне яклап көрәшергә чакырып фәтва чыгара һәм безнең совет дин кардәшләребезнең бергә туплануында зур роль уйный. Фәтва күп телләргә тәрҗемә ителә һәм газеталарда бастырыла, мәчетләрдә укыла.

Патриотик тәрбиядән тамашачыларның куркып качу ихтималы бар. Тамашачы туеп китәргә дә мөмкин, яшьләр кирәк, тиеш дигән әйберләне турыдан-туры кабул итми. Әмма мондый тәрбиянең дә төрле форматлары бар, кешене ялыктырмаган ысулларын табарбыз ”, диде мөфти.

Ришат Хәмидуллин
Ришат Хәмидуллин

Ришат Хәмидуллин киләчәктә балалар, хатын-кызлар өчен аерым, психология, фән, тарих, гореф-гадәтләргә багышланган тапшырулар булачак дип әйтте. Әмма сәясәткә кермәячәкләре хакында белдерде. “Сәясәт турында тапшыру булмаячак, аның турында бездән башка да сөйләүчеләр шактый, безнең планга керми” диде Ришат әфәнде Азатлыкка.

Шулай ук мөфтидән нахакка рәнҗетелгән, нахакка хөкем ителеп төрмәләргә утыртылган мөселманнар, аларның гаиләләре турында тапшырулар дөнья күрәчәкме, алар ничек якланачак дип кызыксындылар. Камил Сәмигуллин Татарстанда нахакка рәнҗетелгән, төрмәгән утыртылган мөселманнар барлыгын танымады.

“Республикада мөселманнарга карата караш начар түгел, яулык мәсьәләсендә дә кыерсытылу юк. Әгәр дә намуссыз эш итү, кыерсыту бар икән, Татарстан Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итсеннәр. Әлегә берсе дә яклау сорап килмәде” дип белдерде мөфти.

"Хозур ТВ"ны эшләтеп җибәрүгә 1 миллион сумга якын акча киткән. Тагын күпме акча тотылачагы билгесез.

XS
SM
MD
LG