Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының 13 март узган утырышы Татарстанда музыка сәнгате өлкәсендә башкарылган эшләргә мәдхия укудан башланды. Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова сүзләренчә, башка төбәкләр белән чагыштырганда Татарстанда музыка сәнгате үсеше "авангард дәрәҗәсендә". Әмма мәдхия сөйләү сәнгать белгечләренең ачуын гына чыгарды кебек.
Продюсер, Рәшит Ваһапов исемендәге җыр фестивален оештыручы Рифат Фәттахов депутатлардан сүз сорап, фикерен белдерде. "Мондагы чыгышларны тыңласаң, бар да яхшы кебек. Минем үтенечем - дәүләт безгә эшләргә комачауламасын иде" диде ул.
Фәттахов Азатлык сорауларына җавап биреп, мәдәният министрлыгыннан басым сизәм диде.
Дәүләт безнең эшкә комачауламасын иде
"Татарстанда продюсерлык системы бик авыр хәлдә. Ул үсештә дип әйтү кыен, чөнки без үз эшчәнлегебездә дәүләт, аерым алганда мәдәният министрлыгы тарафыннан басым сизәбез. Бу һич тә алай булырга тиеш түгел. Хәтта әле канун тарафыннан да тыела торгандыр. Соңгы вакытта продюсерлык эше белән кемнәр шөгыльләнә, шуны уйлап карагыз әле? Алар юк дәрәҗәсендә. Әмма тагын кабатлап әйтәм, моның төп сәбәбе – дәүләт тарафыннан ярдәм булмауда түгел, иң мөһиме – безнең эшкә комачауламасыннар иде", диде Фәттахов.
Аерым алганда, ул мәдәният министрлыгын бик еш кына продюсер белән башкаручы арасындагы мөнәсәбәтләргә тыкшынуда гаепләде, ләкин өстәмә мәгълүмат бирмәде.
Фәттахов дәгъвасына Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова җавап бирде.
"Фәттахов белән аерым сөйләшермен. Без Ваһапов фестиваленә 13 млн 650 мең сум акча бирәбез. Ә иҗат эшенә тыкшынмыйбыз" диде мәдәният министрының беренче урынбасары. Әмма бу вакытта Рифат Фәттахов утырыштан чыгып киткән иде инде. Ул Уфада узачак Ваһапов фестиваленә китүен әйтеп юлга чыкты.
"Композиторларга гонорарлар бик аз"
Дәгъва белдерүчеләр арасында Рифат Фәттахов кына түгел. Аның артыннан Татарстан һәм Русия композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин да мәдәният министрының беренче урынбасары белән бәхәскә керде. Тавыш күтәреп, гонорарларның аз булуын әйтте. Эльвира Камалова киресен кагырга тырышса да, Кәлимуллин аңа артык сүз әйттертмәде. “Акланмагыз, хәл итергә кирәк”, диде композиторлар берлеге рәисе.
"Эльвира Камалова композиторлар берлеге әгъзаларына 1,5 миллион сум гонорар түләнә диде. Алар язган музыка мәдәният министрлыгының белгечләр шурасында тикшерелә. Кайбер әсәрләр кабул ителә, кайберләре төшеп кала. Әгәр без сәнгатебезне күтәрергә телибез икән, бу акча бик аз", диде Рәшит Кәлимуллин Азатлык соравына җавап биреп.
"Татар музыкасын халыкка чыгарырга мөмкинлек юк"
Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов сүзләренчә, бу очрашу аерым оешмаларның хисабы һәм үзләренә генә кагылган мәсьәләләрне күтәрүгә кайтып кала. "Ә менә глобаль дәрәҗәдә татар музыкасының кая баруы әйтелми. Бу киңәшмәдә шул хакта сөйләшергә кирәк”, дип башлады ул сүзен. Фәйзрахманов әйтүенчә, бүген сыйфатлы татар музыкасын халыкка чыгарырга мөмкинлекләр юк.
Телевидение, радиода 99 процент очракта арзанлы попса, консерватория, музыка училищесын тәмамлаучылар күренми
"Менә шушы оешмаларда (консерватория, музыка көллияте, филармония) эшләнгән музыкаль әсәрләрне Татарстанга, Русия һәм дөньяга чыгарырга мөмкинлегебез бармы? Бүген мин телевидение, радиода 99 процент очракта арзанлы попсаны гына күрәм. Мин анда консерватория, музыка училищесын тәмамлаучыларны күрмим. Яхшы балалар һәм милли тапшырулар – берсе дә юк.
Менә безнең фольклор музыка дәүләт ансамблен Дубай, Төркия, Монголия, Кытайга чакыралар. Әмма без анда Татарстан акчасына түгел, алар хисабына барабыз. Безнең еллык грант 6 млн сум. Бу бит дәүләт ансамбленә бирелә торган акча. Ә Ваһапов фестиваленә 13 млн сум бирәләр”, диде Фәйзрахманов.
"Музыка драма театры - халык таләбе"
Нәтиҗәдә, җыр сәнгате белгечләрен борчыган мәсьәләләрне тыңлаганнан соң, депутатлар Татарстан музыка сәнгате үсеше концепциясен кабул итәргә кирәк дигән карарга бертавыштан хуплап кул күтәрде. Шуның нигезендә традицион музыка уен кораллары музее, уен коралларын ясауны рәткә китерергә һәм Татар музыка драма театры булдырырга дигән фикергә килделәр.
Дәүләт шурасының фән, мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Азатлыкка белдергәнчә, татар музыка драма театрын булдыру карары хәзер хөкүмәткә юлланачак.
"Музыка драма театрын ачу турында сүз күптәннән бара. Узган гасырның 30нчы елларында татарда андый жанр барлыкка килгән. Салих Сәйдәшев, Кәрим Тинчуриннар аңа нигез сала. Ул бүген дә актуаль. Әгәр музыка драма спектакле була икән, аңа билет та табып булмый. Бу халык таләбе. Димәк, без аны, һичшиксез, үтәргә тиеш" диде Разил Вәлиев.
Очрашуда музыка уку йортлары җитәкчеләре, композиторлар, продюсерлар һәм депутатлар катнашты.