Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Василий Плетнев татар музыка сәнгатен әйтеп бетергесез дәрәҗәдә баетты"


Михаил Плтенев әтисе Василий Плетневның баянын Казан консерваториясенә бүләк итә. Сулдан: Анатолий Василевский, Валерий Яковлев, Михаил Плетнев һәм Әбүзәр Фәйзуллин

Нәҗип Җиһанов исемендәге консерваториянең халык уен кораллары кафедрасының беренче мөдире, Казанда баян мәктәбенә нигез салган Василий Плетневка 90 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан 9-13 март консерваториядә Василий Плетнев исемендәге халыкара фестиваль үтте.

Фестивальнең гала-концертында Василий Плетневның улы, дөньякүләм танылган музыкант Михаил Плетнев әтисенә багышлап үзе иҗат иткән "Татар рапсодиясе" көе яңгырады. Оркестрга Михаил әфәнде үзе дирижерлык итте. Әсәрне Казан консерваториясенең оркестры һәм баянда солист Әбүзәр Фәйзуллин башкарды. Бу әсәрнең Казанда премьерасы булды.

Михаил Плетнев "Татар рапсодиясе"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:10 0:00

Фестиваль вакытында Михаил Плетнев Казан консерваториясе музеена әтисенең баянын бүләк итте. Василий Плетнев улына төрле халыкларның музыкасына тирән хөрмәт тәрбияләгән, ди остазның укучылары. Моңа өстәп алар Василий Плетнев укучыларын милли йөзен югалткан сәнгатькәрләр итеп түгел, ә татар музыкантлары итеп үстерде ди.

Аның укучылары арасында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре, музыкант, педагоглар – Рәгъде Халитов, Таһир Сөләйманов, Харис Нигъмәтҗанов һәм башкалар бар. Сәнгатькәрләр Василий Плетневны искә алдылар һәм татар музыка өлкәсендә остаз тудырган мәктәпне саклап калу кирәклеген дә белдерделәр.

КФУ галиме, музыка белгече Рәгъде Халитов Василий Плетнев татар яшьләрен татар музыкантлары итеп тәрбияләп чыгарды, милли йөзебезне саклады ди.

Рәгъде Халитов: "Василий Плетневның татар сәнгатенә өлеше санап бетергесез"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:37 0:00

"Василий Плетневны 1961 елдан бирле беләм. Ул мине Казан педагогия институтының музыка факультетында икенче курска күчкәч укыта башлады. 1961 елда консерваториядә татар музыка факультеты ачылганнан соң Нәҗип Җиһанов аны Казанга чакырта. Аңа кадәр ул Саратов консерваториясендә эшли иде. Шулай итеп Плетнев халык уен кораллары факультетының беренче мөдире булды. Шул ук вакытта институтның музыка факультетында һәм музыка училищесында да эшләде.

Фортепиано әсәрләре, хәтта балеттан квартет өчен өзекләрне дә баянга яраклаштырды

Без укыганда баян өчен татар музыкасы үрнәкләре, күчермәләре, ноталары юк иде диярлек. Ишетеп отып калып кына халык көйләрен уйнадык. Ноталарны төзү, татар музыкасын баянга яраклаштыру җәһәтеннән Плетнев зур эш башкарды. Әйтик, Исмай Шәмсетдинов, Мансур Мозаффаров әсәрләренең баян өчен үрнәкләрен эшләде. Фортепиано әсәрләре, хәтта балеттан квартет өчен өзекләрне дә баянга яраклаштырды. Шулай итеп, без студентлар аның кул астында татар классик музыкаларына кадәр уйный башладык. Бу – бик зур күтәрелеш иде.

Мин үзем Плетневның беренче укучысы. Без ул укыткан җимешләрне җыябыз хәзер. Мин үзем укыту дәверендә 250дән артык татар баянчысы әзерләдем. Татар сәнгатенә, аны пропагандалауга Плетнев зур өлеш кертте, ул язган әсәрләрне уйнап үстек без. Һәм безнең аркылы да күпме музыкантлар тәрбияләнде. Василий Плетневның татар сәнгатенә керткән өлеше санап бетергесез.

Михаил Плетнев бөтен дөньяга Казан турында сүз әйтә

Плетнев татар яшьләрен татар музыкантлары итеп тәрбияләп чыгарды, милли йөзебезне саклады. Аның укучылары – барысы да билгеле шәхесләр. Улы Михаил – бик талантлы була. Хәзер ул дөньякүләм танылган музыкант. Казанга килсә, зур бәйрәм була, үзе дә Казан рухын алып китеп татар музыкасын башкара. Ул бөтен дөньяга Казан турында сүз әйтә. Чайковский исемендәге бәйге лауреаты, симфоник оркестр дирижеры, фортепиано әсәрләре белән гастрольләрдә йөри торган шәхес", диде Рәгъде Халитов.

Плетневның тагын бер укучысы, баянчы Таһир Сөләйманов та остазының милли музыкага ихтирамлы булуын ассызыклады.

"Аның дәресләреннән без канатланып чыга идек. Моңа, мөгаен, үзенең кичергәннәре дә сәбәпче булгандыр. Кострома өлкәсендәге гап-гади авылда туган бу бала әтисеннән гармунда уйнарга өйрәнә. Сугыш елларында исә өйдәге баянны азык-төлеккә алмаштырырга туры килә. Кайчак ул шушы вакыйгаларны искә ала һәм күзләре яшьләнә иде.

Күңеле йомшак, эчкерсез кеше булды Василий Плетнев. Эчкерсез кешенең юлына гел яхшы кешеләр очрый. Музыка училищесына укырга кергәндә аңа якташы Юрий Егоров үзенең баянын биреп тора. Боларны белгәнгә аның укучылары беркайчан да дәрескә ярты-йорты йөрмәде. Плетнев татар музыкасына зур ихтирам белән карады. Күпме әсәрне нотага күчереп онытылудан саклап калды. Әмма тыйнак кеше иде, эшен күрсәтеп йөрмәде. Ә бит татар сәнгатен әйтеп бетергесез дәрәҗәдә баеткан кеше", диде Сөләйманов.

Халык уен кораллары остасы, сәнгать эшлеклесе Харис Нигъмәтҗанов милли музыкантлар әзерләү җәһәтеннән Плетнев мәктәбен саклыйсы иде дигән фикердә.

"Чын баян остасы ул. Элекке мәктәп кешесе. Безнең буыннан соң элекке мәктәпне белгәннәр калмаячак инде. Элекке мәктәп исә музыканың бөтен төсмерләрен бирә ала. Бәлкем мондый фестивальләр оештырылгач, Плетнев мәктәбе тагын күпмедер буынга кадәр сакланыр әле", ди Нигъмәтҗанов.

Василий Плетневка 90 яшь тулу уңаеннан халыкара фестиваль гала-концерты
Василий Плетневка 90 яшь тулу уңаеннан халыкара фестиваль гала-концерты

Музыкант Михаил Плетнев та "әти кебек баянда уйнаучы башка булмас инде" дигән фикердә.

"Казан консерваториясендә әтигә нинди караш булганын үз күзләрем белән күргәч, аны тагын да күбрәк аңлый башладым кебек. Ә бу баянны миңа һәркөнне ишетергә туры килде. Әти оста Фиганов ясаган уен коралларына мөкиббән кеше. Бу баян да шул останыкы. Аның тембры искитмәле, ул лирик аһәңле. Дөрес, аңарда хәзерге кораллардагы кебек купшылык юк. Әлеге баян әти кулында орган кебек яңгырый иде. Аңардагы колачлык, күрекләр белән идарә итү осталыгы – аны башка беркем дә кабатлый алмас инде... Ул бик оригиналь кеше, музыкага үзгә бер аһәң бирә белә иде.

Әти халык музыкасына гашыйк кеше булды. Бакыйлыкка иртә күчте, нибары 55 яшьтә иде. Мин Казанны яхшы хәтерлим, бигрәк тә урманнарын яхшы беләм дип уйлыйм. Әти табигать кешесе иде, буш вакытта гел табигатькә чыктык. Баянны үзе төзәтә иде. Монда перламутр буяулы бизәкләр күрсәгез, бу әтинең үз куллары белән эшләнгән эше. Билгеле, бу баянның урыны өйдә түгел, биредә...", дип сөйләде Михаил Плетнев тарихи баянны Казан консерваториясенә тапшыру тантанасында.

Михаил Плетнев һәм Валерий Яковлев
Михаил Плетнев һәм Валерий Яковлев

Плетнев исемендәге фестивальне оештыручыларның берсе, жюри әгъзасы, Казан консерваториясе галиме Валерий Яковлев бу чараның остаз мәктәбе яшәсен өчен оештырылуын сөйләде.

"Ни өчен Нәҗип Җиһанов яңа кафедрага нәкъ менә Плетневны чакырган? Чөнки ул аның Саратов консерваториясе педагогы икәнен, хәрби оркестрда эшләү чирканчыгы алган кеше булганын бик яхшы белә. Җиһанов кадрлар сайлаганда үтә сак була. Плетнев баянга гашыйк кеше, тыйнак һәм көчле педагог. Җиһанов ялгышмый һәм татар музыка сәнгате профессиональ яктан нык үсеш ала. Плетнев укытуга керешкәндә уку әсбаплары да юк дәрәҗәсендә. Шуңа ул студентларга баян эшкәртмәләрен дә үз куллары белән эшли. Бу кулъязмаларның күбесе консерватория музеенда саклана.

Ә баяны аның 1983 елдан бирле яңгырамаган. Мин аны Плетнев авазы дип атыйм. Һәм консерватория студентына, фестиваль лауреатына шушы баянда уйнавын үтенүем дә юкка түгел. Плетнев консерваториягә яңадан кайткан кебек булсын дидем", диде Яковлев.

Белешмә: Василий Плетнев (1928–1983), баянчы, халык уен кораллары оркестры дирижеры, педагог. Гнесиннар исемендәге Мәскәү педагогия институтын 1960 елда тәмамлаган. Казан консерваториясендә 1961–73 елларда эшләгән. Баянда уйнау серләрен өйрәткән, укыту методикасын булдырган. Халык уен кораллары кафедрасының беренче мөдире, Казан баянчылары мәктәбенә нигез салучы.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG