Accessibility links

Кайнар хәбәр

Собчак Скрипаль эшенә бәйле "Путин дусларына" чикләүләр кертергә чакырды


Ксения Собчак
Ксения Собчак

Русия президентлыгына намзәт Ксения Собчак элекке күзләү офицеры Сергей Скрипальнең агулануына Русиянең катнашы расланган очракта Мәскәүгә карата яңа чикләүләр кертергә чакырды.

"Әгәр бу һөҗүм артында Мәскәү тора икән, Көнбатышның яңа чикләүләре кичектергесез", дип белдергән Собчак Германиянең Bild басмасына.

Президентлыкка намзәт фикеренчә, "коррупциягә баткан дәүләт элиталарына" чикләү чаралары кертү кирәк. Элиталарны ул "Владмир Путинның дуслары" дип атый. Шулай ук Собчак кара исемлеккә эре дәүләт ширкәтләрен, шул исәптән "Роснефть" һәм "Газпромны" да кертү зарур дип саный.

Собчакның сайлау штабы сәяси технологы Виталий Шкляров чикләү чараларының берсе булып Германиянең "Төньяк агымы-2" газүткәргеч проектыннан баш тарту тора ала ди. Шкляров фикеренчә, Британиядән Русия дипломатларын чыгару - нәтиҗәсез чара.

14 мартта Британия премьер-министры Тереза Мэй Скрипальне агулауда Русияне гаепләде һәм 23 дипломатның чыгарып җибәреләчәге турында белдерде. Русия тышкы эшләр министрлыгы Русия якын араларда җавап чаралар күрәчәк диде.

Сергей Скрипаль - Русия күзләү идарәсенең элекке офицеры. 2004нең декабрендә ФСБ аны инглиз күзләү хезмәте белән элемтәдә торуда гаепләп кулга алган иде. 2010 елда аны Русиянең АКШта тоткарланган агентларына алыштырдылар.

Сергей Скрипаль һәм аның 33 яшьлек кызы Юлия 4 март көнне авыр хәлдә Солсбери шәһәре үзәгендә табылган иде. Алар хастаханәдә, икесе дә мәрткә киткән.

XS
SM
MD
LG