Accessibility links

АКШ Британиядән Русия дипломатларын чыгаруны хуплады


Ай йорт
Ай йорт

АКШ Русиянең элекке күзләү хезмәте полковнигы Сергей Скрипальне агулау җәнҗалы барышында Британиянең Русия дипломатларын илдән чыгару карарын хуплый.

Ак йорт белдерүендә язылганча, Британия ватандашы Скрипальгә һәм аның кызына карата нерв-паралитик матдә кулланып оештырылган һөҗүм өчен Мәскәү җаваплы.

АКШ президенты идарәсендә Русия дөнья илләре иминлеген куркыныч астына куя, Көнбатыш демократиясен какшатырга тырыша диделәр. "Бу Мәскәүнең үз-үзен тотышы моделенә туры килә" диелә белдерүдә.

14 мартта Британия премьер-министры Тереза Мэй Скрипальне агулауда Русияне гаепләде һәм 23 дипломатның илдән чыгарып җибәреләчәге турында белдерде. Русия тышкы эшләр министрлыгы Русия якын араларда җавап чаралары күрәчәк диде.

Сергей Скрипаль – Русия күзләү идарәсенең элекке офицеры. 2004нең декабрендә ФСБ аны инглиз күзләү хезмәте белән элемтәдә торуда гаепләп кулга алган иде. 2010 елда аны Русиянең АКШта тоткарланган агентларына алыштырдылар.

Сергей Скрипаль һәм аның 33 яшьлек кызы Юлия 4 март көнне авыр хәлдә Солсбери шәһәре үзәгендә табылган иде. Алар хастаханәдә, икесе дә мәрткә киткән.

XS
SM
MD
LG