Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Лондонга җавап итеп британ дипломатларын Русиядән чыгара


Сергей Лавров
Сергей Лавров

Русия британ дипломатларын илдән чыгарачак. Бу Лондонның Британиядән Русиянең 23 дипломатын чыгаруга җавап диде тышкы эшләр министры Сергей Лавров.

Лавров ничә дипломатның кайчанга кадәр чыгарылуы турында әйтмәде.

14 мартта Британия премьер-министры Тереза Мэй Сергей Скрипальне агулауда Русияне гаепләде һәм 23 дипломатның илдән чыгарып җибәреләчәге турында белдерде. Русия тышкы эшләр министрлыгы Русия якын араларда җавап чаралары күрәчәк дигән иде.

Британия тышкы эшләр министры Борис Джонсон Русия президенты Владимир Путинга якын кешеләргә чикләүләр кертергә дә вәгъдә бирде.

Скрипаль һәм аның 33 яшьлек кызы Юлия 4 март көнне авыр хәлдә Солсбери шәһәре үзәгендә табылган иде. Алар хастаханәдә, икесе дә мәрткә киткән.

Сергей Скрипаль – Русия күзләү идарәсенең элекке офицеры. 2004нең декабрендә ФСБ аны инглиз күзләү хезмәте белән элемтәдә торуда гаепләп кулга алган иде. Берничә елдан аны ярлыкап иреккә чыгардылар. 2010 елда аны Русиянең АКШта тоткарланган агентларына алыштырдылар.

XS
SM
MD
LG