Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия тышкы эшләр министрлыгы: "Кырым "канунсыз референдум" нәтиҗәсендә аннексияләнде"


Төркия тышкы эшләр министрлыгы Кырым ярымутравы Русиягә дүрт ел элек уздырылган канунсыз референдумнан соң аннексияләнде дип белдерде.

"Кабатлап әйтәбез, без халыкара кануннарны бозып уздырылган чара нәтиҗәсендә килеп туган де-факто хәлне танымыйбыз һәм Украинаның бербөтенлегенә һәм суверенитетына теләктәшлек белдерәбез. Без Кырымдагы хәлләрне, бигрәк тә Кырымда яшәүче кырымтатарларны күзәтеп торачакбыз" диелә министрлык белдерүендә.

БУ ТЕМАГА: Кырым "референдум"ына дүрт ел. Тормыш кайсы якка үзгәрде?

Элегрәк Украина тышкы эшләр министры Павел Климкин Русия президенты вазифасына намзәт Ксения Собчакның Кырымда кабаттан референдум уздыру тәкъдимен куркыныч дип атаган иде.

АКШ Дәүләт департаменты матбугат сүзчесе Һезер Науэрт та Русия Украина җирен аннексияләүне каплар өчен "ялган референдум" уздырды дип белдерде.

Халыкара оешмалар Кырым оккупациясен һәм аннексиясен канунсыз дип таныды һәм Русия гамәлләрен тәнкыйть итте. Көнбатыш илләре икътисади чикләүләр дә кертте. Русия ярымутрауны оккупацияләүне инкарь итә, моны "тарихи гаделлекне тергезелү" дип атый.

XS
SM
MD
LG