Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәридә Хәсьянова: "Татар китабы бизәлеше коточкыч хәлдә"


Фәридә Хәсьянова
Фәридә Хәсьянова

14 март Казанның "Хәзинә" сынлы сәнгать галереясендә Татарстанның халык рәссамы Фәридә Хәсьянованың күргәзмәсе ачылды. Ул анда Тукайның балачагына багышланган графика үрнәкләрен, шулай ук кайбер китапларны бизәгән сурәтләрне тәкъдим итә. Азатлык хәбәрчесе бу күргәзмәдә булып рәссам белән китапны бизәү проблемнары турында сөйләште.

Чын татар рәссамы. Милли рәссам. Татар тормышы, көнкүрешен бөтен ваклыкларына кадәр чагылдыра белүче реалистик рәссам. “Хәзинә” галереясендә Татарстанның халык рәссамы Фәридә Хәсьянованың күргәзмәсе ачылышында каллиграфия остасы Нәҗип Нәккаш әнә шулай дигән иде. Моңа аның 60тан артык татар китабын бизәвен, рәсемнәрдә татар алфавитын чагылдыруын, китап бизәлешен яңа баскычка күтәрүен өстәргә кирәктер. Бу юлы күргәзмә нибары бер залны биләгән. Моның үз сәбәбе бар икән. Рәссам Азатлык хәбәрчесенә иҗаты турында сөйләде һәм китап бизәү юнәлешендәге кайбер проблемнарга карата үз фикерен җиткерде.

– Фәридә ханым, күрәзмәгез нибары бер залны гына били?

– Соңгы вакытта башкарган эшләрем белән бүлешәсем килде. Бу ике ел эчендә минем бөтен вакытым Тукайның балачагын сурәтләүгә китте. Дөрес, берничә зал алып, иҗатны киң колач белән дә чагылдырып булыр иде. Ләкин алтмыштан артык китапны бизәгәнмен икән, һәрберсендә берничә йөз рәсем барлыгын исәпкә алсак, ул залларга да сыешып булмас иде. Дөрес, 60 яшемә “Хәзинә”нең дүрт залында зур күргәзмә оештырган идек. Шунда мин тамашачының бик күп рәсемнәрне яттан белүенә тагын бер кат инандым. Бу юлы менә шулай, үзем өчен әһәмиятле темаларны тәкъдим итәсем килде. Бигрәк тә Тукайның балачагы темасын.

Минем беренче күргәзмәм Габдулла Тукайның 90 еллык юбилеена туры килде. Анда “Кырлай балалары”, “Апуш мәдрәсәдә” дигән темаларга багышланган эшләремне тәкъдим иттем. 1979 елда бу темага кире әйләнеп кайттым. Янә Тукайның балачагына багышланган иллюстрацияләр ясадым. Ул янә “Кырлай балалары” дип аталды, икенче өлеше исә булачак шагыйрьнең Өчиледә яшәгән вакытына багышланган иде. Бу эшләр Чабаксар каласында үткән “Зур Идел” күргәзмәсендә күрсәтелде һәм зур уңышка казанды. Аларны Советлар берлегенең мәдәният министрлыгы сатып алып, Мәскәү музеена тапшырды.

Исемдә калганнар сериясеннән. Печән базары. Фәридә Хәсьянова эше
Исемдә калганнар сериясеннән. Печән базары. Фәридә Хәсьянова эше

Хатын-кыз рәссам буларак рәсемнәремнең Мәскәүгә китүен нишләптер баламның читкә китүе кебегрәк кабул иттем. Ә бит ул вакытта Тукайның балачагы республикада беркем тарафыннан да иллюстрацияләнмәгән иде диярлек. Мөгаен рәссамнарның күбесенең ир-ат булуы белән дә аңлатыладыр бу. Ир-атны, бәлкем, балачак темасы алай ук дулкынланмый торгандыр. Хәер, бу фәкать минем шәхси фикерем. Үземне исә хатын-кыз буларак, шагыйрьнең балачагы һәрчак тетрәндерде. Иң куркыныч төштә дә балаларның Тукай кебек бер гаиләдән икенчесенә каңгырап йөрүен күрергә теләмәс идем! Бәләкәй Апушның язмышы йөрәгемне гел тынгысызлап торганга, балачак темасына өченче тапкыр әйләнеп кайтырга булдым.

Шулай итеп өченче мәртәбә Кырлай балалары циклы һәм Печән базарында Апушны асрауга бирү күренеше туды. Әлеге хезмәтемдә хатын-кыз буларак да, шушы теманы өйрәнгән рәссам буларак та төгәл булырга тырыштым. Без бит беребез дә мәңгелек түгел, миңа да 65 яшь инде. Әле мөмкин булганда бабайлардан, әтиләрдән күргән, ишеткәнне, әдәбияттан, фәнни эшләрдән укыган факт-детальләрне сурәтләп калдырасым килде. Дөнья үзгәрә, үткәннәрнең шаһитлары да азайганнан азая бара. Ә мин балачагымны әтинең туган ягы Арчада, нәкъ менә Тукайның балачагы үткән җирләрдә уздырдым. Аның урман-кырлары, елга-әрәмәләре, тыкрык-урамнары, авыл тормышы миңа бик якын. Салам түбәле өйләрне дә хәтерлим әле. Әйтерсең лә авылдан кичә генә чыгып киткән кебек. Менә шул күренешләр барысы да шушы залда чагыла инде.

– Фәридә ханым, бүген рәссамнар дөньясында төп проблем нинди? Нинди алымнар юкка чыга, рәсем сәнгате кай якка үзгәрә?

– Минемчә, рәссам бер юнәлештә генә эшләргә тиеш түгел. Ул карандаш белән дә, пумала белән дә бердәй оста идарә итәргә тиеш. Чөнки графика остасы да төсләр белән эшли, ут белән идарә итә, режиссурага мөрәҗәгать итә. Чын оста ялкаулыкка бирелергә тиеш түгел. Шуңа күрә мин, графикадан ял иткән арада, натура белән эшләүдән дә туктамыйм. Бу – күзгә дә, кулга да күнекмә. Чын рәссамнар, сынчымы ул, графикмы, прикладникмы (кулланма сәнгать остасы – ред.) – натура белән эшләүдән читләшмәскә тиеш. Бүген дөнья клип рәвешендә уйлау белән чирли. Бу әйбер рәссамнарга да үтеп керде. Әлеге күренеш, барыннан да бигрәк, тизлек артыннан кууда чагыла.

Исемдә калганнар сериясеннән. Тукай Кырлайда. Фәридә Хәсьянова эше
Исемдә калганнар сериясеннән. Тукай Кырлайда. Фәридә Хәсьянова эше

Менә мин Тукай балачагына ике ел вакытымны сарыф иттем, дидем. Яшь рәссамнарга бу шулкадәр күпвакыт, алар хәтта бер темага шулкадәр вакыт исраф итүне аңламый да. Бер төндә рәсем ясап була дигән ышану белән яши хәзергеләр. Яхшы, әйдәгез, дөнья сәнгате тарихына күз салыйк әле. Мәсәлән Леонардо да Винчи “Джоконда” портретын 29 ел буе язган. Аны хәзер дә өйрәнәләр һәм кайбер сорауларга әле дә җавап таба алмыйлар. Русиянең атаклы рәссамнары да билгеле картиналарын 20шәр ел иҗат иткән. Бүген мондый җентеклелек юкка чыгып бара. Бу җәһәттән яшьләргә сабырлык теләр идем. Мин дә бит кайчандыр яшь идем. Безнең буын кешеләре мактаулы исемнәр, бүләкләр турында уйламады. Безнең һөнәрдә үз эшеңне яратканда гына нәрсәгәдер булса ирешеп була. Мин әле бүген дә осталыкка ирештем дип әйтә алмыйм, башкарган хезмәтләремне карыйм да, кимчелекләр табам һәм яңа эш башкарганда тагын да камиллеккә ирешермен дип өметләнәм. Үз эшеңнән кимчелек табуның бернинди начарлагы юк аның. Димәк әле күзем үткен дигән сүз бу.

– Дәреслекләр, китаплар бизәүче буларак, бүгенге татар китабы бизәлешенә бәя бирсәгез иде. Татар китабы ни хәлдә?

– Бизәү җәһәтеннән татар китабы куркыныч хәлдә. Бер мисал китерәм. Моннан бер ел элек микән, нәшрият вәкиле китап бизәргә тәкъдим итеп шалтыратты. Мин исә сәламәтлегем аркасында бу эш белән шөгыльләнә алмавымны әйттем. Моңа каршы җавап искитәрлек булды. “Әллә сез китап бизәргә халык рәссамнары, атказанганнар кирәк дип уйлыйсызмы? Сызгыру белән бизәргә теләүчеләр килеп җитәчәк бит. Андыйлар бик күп”, - диделәр миңа. Җитәкчелекнең мондый фикердә булуы китап бизәлеше дәрәҗәсен бик түбән төшерә. Китап бизәү җиңел эш түгел. Монда оста бизәүче булу гына җитми. Рәссамнан кызыксыну, фәнни әдәбият белән эшләү, бизәргә алынган китапның темасын яхшы белү, анда сурәтләнгән чорны яхшылап өйрәнү сорала. Бу – син бизәячәк китапның эчтәлеген белү генә түгел, тагын әллә күпме әдәбият белән танышу, дигән сүз. Тарихи китап турында сүз бара икән, рәссам шул китапта сурәтләнгән тарихи пластны инәсеннән җебенә кадәр белергә тиеш. Аңа бит анда сурәтләнәчәк геройларның төймәләренә кадәр чынбарлыктагыча сурәтләргә туры киләчәк.

Ренат Харисның "Без кунакка барабыз" поэмасына сурәт. Фәридә Хәсьянова эше
Ренат Харисның "Без кунакка барабыз" поэмасына сурәт. Фәридә Хәсьянова эше

Теләсә кайсы китап бизәлешен драматургия белән чагыштырырга мөмкин. Аның башламы, кульминациясе, ахыры була. Рәссам да шушы эзлеклелекне саклый. Чын рәссам китапның режиссерына әйләнә. Әйтик, мин “Татар халык әкиятләре”н өч ел ярым әзерләдем. Шул вакыт аралыгында рәссам буларак та бик үзгәрдем. Шуңа күрә тора-бара рәсемнәргә үзгәрешләр кертәсе, башкачарак чагылдырасы килә башлады. Ләкин беренче иллюстрацияне башкарганда сайланган пластик телдән берничек тә читләшергә ярамый. Хәзер инде бөтен китапта шул ритмны сакларга туры килә. Ә бу – бик кыен нәрсә. Тайпылсаң, ниндидер бер-берсенә тоташмаган күренешләр барлыкка килә.

– Татар теле дәресләрнең кыскартылуы – китап бизәүче рәссамның әһәмиятен тагын да арттырган булып чыга. Балалар татарча дәреслекләрне, китапларны яратып укысын өчен нәрсә эшләргә, нинди алымнар кулланырга кирәк соң?

– Велосипед уйлап табарга кирәкми, әлбәттә. Мисалга “Шрек” әкиятен алыйк. Бик оста төшерелгән заманча мультфильм ул. Мультфильм чыкты, дөнья балаларының мәхәббәтен яулады, ә шул вакытта нәшриятлар йоклап ятмады. Алар Шрекка таянып балалар китаплары чыгара башладылар. Бу – әкият кенә түгел, баланы тормышка өйрәтүче дәреслек тә. Шрек сабыйларны укырга өйрәтә, урам аша чыгарга ярдәм итә, димәк урамда йөрү кагыйдәләрен төшендерә һәм башкалар. Мондый китап битләре арасыннан кабарып замок та, агачлар да килеп чыга, бала кояш, ай белән идарә итә ала. Әлеге китапларга ияреп мәктәп букчалары, уку әсбаплары, стаканнар чыгарыла. Бу – бердәм башкалыра торган тулы бер индустрия. Бездә әле ул хәтта ярала да башламаган. Нәшрият конкурентлыкка сәләтле булсын өчен сызгыру белән килеп җитә торган бизәүчеләр түгел, киң эрудицияле шәхесләр кирәк. Дөрес аңлагыз, мин моны китап өчен әрнегәнгә әйтәм. Татар китабы бизәлеше артта калды дип әйтү генә аз, ул коточкыч хәлдә.

Татар халык әкиятләре сериясе. Фәридә Хәсьянова эше
Татар халык әкиятләре сериясе. Фәридә Хәсьянова эше

– Бездә Шрекны нинди милли герой алмаштыра ала?

– Әкият каһарманнарыбыз җитәрлек . Әйтик үзем, геройны сурәтләгәндә бу китапның төрле милләт вәкилләре кулына эләгәчәген һәрвакыт исемдә тотам. Һәм менә шул кешеләр минем милләтемне, мәдәниятемне яратсыннар, үз итсеннәр иде дип эшкә керешәм. Монда төгәллек, табигыйлык сорала. Балалар китапларын бизәүгә алыну – зур җаваплылык. Чөнки бала нәкъ менә рәсемнәр аша дөньяны танып белергә өйрәнә. Милли геройга килгәндә, Тукайның бөтен каһарманнарын әнә шулай танытырга була. Шрекка исә безнең Шүрәле якын. Ул да урманда яши, холкы да Шрекныкына туры килә.

– Бүген графика юнәлеше ни дәрәҗә популяр?

– Иҗатымна беркайчан да модага иярмәдем. Китап өлкәсенә күңелем кушканга килдем. Моңа 1979 елдагы күргәзмә комиссиясе рәисе Гелий Коржев та сәбәпче булды. Шундый зур рәссамның миңа игътибар итүе китап нәшриятында эшли башлавымны этәрде. Шулай итеп гомеремнең күп өлеше китапка багышланды. Рәсем сәнгатендә популярлыкка иярергә ярамый. Билгеле бер юнәлешнең синеке булуына төшенү кирәк.

Казан сөлгесе сериясеннән натюрморт. Фәридә Хәсьянова эше
Казан сөлгесе сериясеннән натюрморт. Фәридә Хәсьянова эше

Рәссамнарны әзерләү, укыту мәсьәләсе – анысы бөтенләй икенче. Әйтик менә бездә Суриков институты филиалы ябылды. Бу – бик начар. Мисалга үземне китерә алам. Мин гап-гади татар гаиләсендә туып-үскән кеше. Әти-әни Казанда рәсем юнәлешендә белем алуымны кабул итсә дә, Мәскәү яисә Петербурга җибәреп югары белем алуымны теләмәде. Дөресрәге, безнең гаилә өчен бу мөмкин түгел иде. Хәзер исә тормыш тагын да катлауланды. Буяу, пумалалары гына да нык кыйммәтләнде. Миңа калса, күп студентларга чит шәһәрдә яшәү бик авырга туры килә. Нәтиҗәдә, талантлы кешеләргә урта белем белән чикләнергә туры килә. Юкса, институт белеме тагын да зуррак мөмкинлекләр ачар иде. Дөрес, рәссамнар берлеге бу мәсьәлә буенча эш алып бара. Казанга үз сынлы сәнгать институты кирәк, ди алар. Миңа калса, Казан кебек шәһәрнең үз белгечләрен әзерләргә бөтен мөмкинлекләр дә бар.

Фәридә Хәсьянова
Фәридә Хәсьянова

Белешмә: Фәридә Хәсьянова - график, рәссам. 1952 елның 11 декабрендә Казанда туган. 1973 нче елда Казан сәнгать училищесын тәмамлаган. 1999 елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә. 1999 елда китап бизәлешенә керткән өлеше өчен Бакый Урманче исемендәге премиягә лаек була. 2000 елдан Русия рәссамнар берлеге әгъзасы. 2008 елдан Татарстанның халык рәссамы. 60тан артык китапның бизәүче рәссамы.

XS
SM
MD
LG