Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вил Мирзаянов "Новичок" матдәсенең кайда ясалганын белеп була дип саный  


Вил Мирзаянов
Вил Мирзаянов

Нерв-паралитик газны уйлап табуда катнашкан галим Вил Мирзаянов "Новичок"ның өченче компоненты турында белдерде. Ул "бармак эзләре кебек", аның аша матдәнең кайда ясалганын белеп була ди галим.

Британиядә Сергей һәм Юлия Скрипальләрне агулауда кулланылган дип фаразланган "Новичок" матдәсендәге өченче компонент бармак эзләре кебек уникаль була һәм аның кайда ясалганын күрсәтеп тора дигән Вил Мирзаянов РБКга.

Галим Скрипальләрне агулар өчен матдәнең бинар варианты кулланган булырга мөмкин дип фаразлый. Бу очракта ике компонентны катыштырганнан соң А-232 дип аталган хәрби агулау матдәсе барлыкка килә. Ләкин алар кушылыр өчен промотор дип аталган матдә кирәк. Мирзаянов сүзләренчә, промотор, "җинаять урынындагы бармак эзләре кебек", агуның кайда ясалганын күрсәтә ала.

Мирзаянов белдерүенчә, британ белгечләре Новочебоксаркий комбинатында җитештерелгән матдә үрнәкләрен алган. Галим әйтүенчә, тарафлар әлеге матдәнең үрнәкләрен БМОның химик коралны тыю конвенциясе нигезендә үзара алмашынган. "Русия американнарда нинди промотор барлыгын, ә американнар һәм британнар Русия вариантын белә", ди химик.

66 яшьлек элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның 33 яшьлек кызы Юлия 4 март көнне авыр хәлдә Британиянең Солсбери шәһәре үзәгендә табылган иде. Алар хастаханәдә, мәрткә киткәннәр.

"Новичок" агуын уйлап табучыларның берсе саналган, хәзерге вакытта АКШта яшәүче галим Вил Мирзаянов Сергей Скрипальне агулауга Русиянең генә катышы була ала дип белдерде.

XS
SM
MD
LG