Accessibility links

Кайнар хәбәр

Капкорсак патша (сказка Абдуллы Алиша)


Продолжаем знакомить вас с татарской классикой. Сегодня читаем сказку детского поэта и писателя Абдуллы Алиша (1908-1944). "Капкорсак патша" ("Толстобрюхий царь") – первая написанная им сказка. Она повествует о торжестве народа над угнетателями и царем. Текст сказки адаптирован, прилагаем перевод ключевых фраз и аудио.

Капкорсак патша (Толстобрюхий царь) – татарская сказка
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:41 0:00
йөкләү

1.

Борын-борын заманда бер кеше яшәгән. Исеме Капкорсак булган. Кыяфәте бик ямьсез һәм явыз булган. Күзе үгезнеке, тешләре бүренеке, гамәлләре ерткычныкы кебек.

Беркөн аның әтисе үлгән һәм Капкорсакны патша итеп билгеләгәннәр. Шул көнне ул сарай хезмәткәрләрен җыйган һәм әмер биргән:

– Дөньяда бер патшада булмаган, иң кыйммәтле, иң матур, иң яхшы таҗ ясагыз! Сезгә ун көн бирәм! Ясамасагыз, барыгызны да үтерәм.

Көн уйлаганнар, төн уйлаганнар министрлар. Алар йокламаганнар да, ашамаганнар да. Хезмәткәрләр билгеләнгән көнгә таҗны эшләмәгәннәр. Капкорсак патша бик ачуланган. Бернәрсә ашамаган. Хәлвә дә, конфет та, шоколад та биргәннәр – берни ашамаган.

СЛОВА:

кыяфәт – внешность​
явыз – жестокий
гамәлләре – поступки
патша – царь
сарай хезмәткәрләре – служащие дворца
әмер биргән – повелел
бер патшада булмаган – такой, которого нет ни у одного царя
кыйммәтле – дорогой
таҗ – корона
билгеләнгән көн – установленный день
хәлвә – халва

Шуннан патша яңа эш кушкан.

Илне әйләнегез, миңа ярамаганны сөйләгән, күрергә кирәкмәгәнне күргән кешеләрне табыгыз, – дигән Капкорсак.

Министрлар уйлаганнар-уйлаганнар да күрше патшалыктан таҗ остасын чакырганнар. Аның исеме – Бикзирәк. Оста шунда ук үз эшенә тотынган, таҗ ясый башлаган.

Ә патшаның баш министры адмирал үгезне, генерал бүрене, сотник саесканны, шутник төлкене, урядник үрдәкне җыйган да болай дигән:

Кем дә кем патшага каршы булса, ярамаганны күрсә һәм ишетсә, монда китерегез.

Болар унар солдат алганнар да юлга чыкканнар.

СЛОВА:

илне әйләнегез – обойдите гоударство​
ярамаганны сөйләгән – рассказывающих недопустимое
күрергә кирәкмәгәнне күргән – видящих недопустимое
күрше – соседний
оста – мастер
үз эшенә тотынган – взялся за своё дело
кем дә кем – кто-нибудь
каршы булса – если будет против​
юлга чыкканннар – вышли в путь

2.

Берзаман министрлар юлда бер батыр кеше күргәннәр. Җилкәсенә ул быргы салган. Батыр быргысына өрә һәм беркем ишетмәгән көй уйный икән. Агачлар да, таулар да аңа рәхмәт әйтәләр, ди.

Министр бу кешедән сораган:

– Син кая барасың? Патшага каршы уйларың бармы?

– Мин туры юл эзлим. Подвалда яшәүчеләрнең, ачларның йөрәк зарын җыйдым һәм шуны көйгә салдым. Ул безне канатландыра, шатландыра, – диде батыр егет. – Заводларда эшләдем, күп патшаларны ашаттым. Байлар безнең канны суыралар, ә министрлар – ерткычлар. Минем хәзер эшем дә, йортым да юк. Әйдәгез минем белән! Патшалар, министрлар, байларга каршы көрәшәбез.

Тегеләр атларын бәйләгәннәр һәм егет белән киткәннәр.

Болар тауга менгәннәр. Батыр министрлардан тәмәке сораган. Алар көмеш, атлас савытлардан сигаралар чыгарганнар. Шунда егет арты белән борылган, һәм тегеләр аны эләктергәннәр...

СЛОВА:

берзаман – однажды​
җилкәсенә салган – положил на плечо​
быргы – труба, дудка​
өрә здесь: дует​
көй уйный – играет мелодию​
патшага каршы – против царя​
йөрәк зарын җыйдым – собрал горечь сердец​
көйгә салдым – воплотил в мелодии
канатландыра – окрыляет
канны суыралар – кровь сосут
каршы көрәшәбез – будем сражаться против
тәмәке – сигарета

3.

Министрлар һәм солдатлар атсыз, егерме тәгәрмәчле алтын арбага утырганнар. Ә үзләре иске, хәерче киемнәр кигәннәр. Юлда боларны бер бай күргән. Ул кулына җитмеш җиде тапкыр ата торган мылтык алган һәм министрларга эндәшкән:

– Әй, юлбасарлар, сезгә нәрсә кирәк? Алтын да, көмеш тә күпме кирәк бирәм.

– Безгә алтын да, көмеш тә кирәк түгел. Үзебезнеке күп. Син шуны әйт: патшадан зарар күрмәдеңме?

– Бер зарар да күрмәдем. Капкорсак патшаның атасы завод салырга җир бирде. Патшага рәхмәтлемен.

Бай министр һәм солдатларны сыйлаган, һәм алар тагын юлга чыкканнар.

СЛОВА:

тәгәрмәч – колеса​
арба – телега
хәерче – нищий
җитмеш җиде тапкыр ата торган – стреляющий 77 раз
зарар – вред
завод салырга – на строительство завода
рәхмәтлемен – благодарен
сыйлаган – угостил

4.

Барганнар, барганнар министрлар, юлда ике кешене очратканнар. Бер малай ятьмәгә күбәләк тота, бер бабай җир сукалый икән.

Малай министрга болай дигән:

– Патша безнең җирне, урманнарны мул итте. Рәхмәт аңа! Гомере озын булсын.

Шуннан министрлар бабайдан сораганнар. Бу бабай ак сакаллы, бөкре булган. Ул болай сөйләгән:

– Ипи белән су да юк. Шулмы тормыш?! Безнең кара җирләрне, чәчәкле болыннарны патша үз кешеләренә бирде. Халык патшага каршы көрәшергә тели, без дә кушылабыз, – дигән.

Министрлар бабайның аякларын, кулларын бәйләгәннәр дә алып киткәннәр.

СЛОВА:

очратканнар – встретили​
ятьмә – сеть​
сукалый – вспахивает
гомере озын булсын – долгих лет жизни
бөкре – горбатый
Шулмы тормыш?! – Это ли жизнь?!
үз кешеләренә – своим людям​
патшага каршы көрәшергә – воевать против царя
кушылабыз – присоединимся
бәйләгәннәр – связали

5.

Җиде юл чатында министр һәм солдатлар ярлы гаиләнең җиденче улын очратканнар. Егет болында җырлап йөргән.

– Син ник таңнан бирле җырлап йөрисең? – дип сораганнар солдатлар.

– Әтием табиб иде. Ул бик күп кешеләрне дәвалады. Ләкин сугыштан гына дәва тапмады. Үзе дә сугышта һәлак булды. Әнием ачлыктан үлде. Мин дә күпердән сикерим дидем. Әмма шуны аңладым, – дип сүз башлады егет. – Беренче патша үлде, без шатландык. Аның урынына шундый ук улы килде. Минем болай яшәвемә патшалар, байлар, министрлар гаепле. Шуңа үлмәскә, ә алар белән көрәшергә кирәк. Шуны аңладым мин.

Министр һәм солдатлар бу егетне дә бәйләделәр.

СЛОВА:

җиде юл чатында – на перекрёстке семи дорог​
ярлы гаилә – бедная семья​
таңнан бирле – с утра пораньше​
дәвалады – вылечил​
дәва тапмады – не нашёл спасения​
һәлак булды – погиб​
ачлыктан – от голода​
сүз башлады – начал речь​
шундый ук – такой же​
гаепле – виноваты​
көрәшергә кирәк – надо бороться

6.

Министр һәм солдатлар озын юл үткәннәр, диңгезләр, күлләр өстеннән очканнар. Очратканнар бер юлчы.

– Әй, юлчы! Каян киләсең? Патшага зарың юкмы?

Юлчы курыккан. “Болар юлбасарлар. Байлыгым бик күп, таларлар” дип уйлаган.

– Мин дин кешесе. Ә патша дингә бик булыша. Чиркәүләр, мәчетләр сала, – дигән һәм министрларга, солдатларга алтын акчалар биргән.

Солдатлар бу кешегә тимәгәннәр.

СЛОВА:

озын юл үткәннәр – прошли долгий путь​
таларлар – ограбят​
дин кешесе – человек религиозный​
тимәгәннәр – не тронули

7.

Илдә хәерчелек, ачлык. Ә патша да, министрлар да, байлар да моны күрмәгәннәр. Бер көнне солдатлар патшага батыр егетне, бөкре бабайны, әтисез-әнисез егетне китергәннәр.

Сарайга тал чыбыклары алып килгәннәр, учак якканнар. Батыр егетнең телен баганага кадаклап куйганнар. "Бу сиңа ярамаганны сөйләгәнең өчен" дигәннәр. Ятим егетнең күзләренә энәләр тыкканнар. "Бу сиңа ярамаганны күргәнең өчен" дигәннәр. Бөкре бабайның колакларын өзгәннәр. "Бу сиңа ярамаганны ишеткән өчен" дигәннәр. Шуннан өчесен дә агачка асып куйганнар.

Бикзирәк аларның сөякләреннән патшага таҗ эшләгән.

Бер көнне илнең ярлылары, ачлары мылтыклар алганнар һәм патша сараена килгәннәр. Алар патшаның гаскәрен җиңгәннәр һәм яңа дәүләт төзегәннәр.

Хәзер бу илдә һәркем баеган, ярлылар калмаган. Кешеләр эшлиләр һәм бик рәхәт яшиләр, ди.

СЛОВА:

хәерчелек – бедность
тал чыбыклары – тополиные сучья
кадаклап куйганнар – приколотили
ятим – сирота
асып куйганнар – повесили
сөякләреннән – из костей
мылтык – ружьё
гаскәр – войско

***

Надеемся, сказка вам понравилась. Сейчас же проверим, насколько хорошо вы поняли содержание, а также повторим основную лексику. Небольшой тест:

Тест: Капкорсак патша

Тест: Капкорсак патша

Сынау

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG