Accessibility links

Кайнар хәбәр

Продолжаем знакомить вас с мировой классикой на татарском языке. Сегодня в рамках курса "Читаем на татарском" предлагаем вам отрывок из всемирно известного "Острова сокровищ" Роберта Стивенсона. Как и всегда, текст адаптирован для изучающих, к нему прилагается перевод ключевых слов, выражений и аудиокнига.

please wait

No media source currently available

0:00 0:06:58 0:00
йөкләү

Беренче кисәк - Карт пират

Карт диңгез эте “Адмирал Бенбоу” трактирында

Трелони, табиб Левси һәм башка джентельменнар миннән Хәзинәләр утравы турында белгәннәремне язарга сорады. Әмма аның географиясен әйтмәскә куштылар. Хәзинәләр әле һаман да шул утрауда иде.

Шулай мин 17...нче елда яза башладым. Әтинең “Адмирал Бенбоу” трактирын хәтерлим. Бер көнне монда бик ямьсез шрамлы карт диңгезче килде.

Ул диңгезче авыр адымнар белән трактирга керде. Бу озын буйлы, көчле, кара йөзле ир-ат иде. Аның куллары киселгән, бармаклары сынган иде. Диңгезче трактирга керде һәм борынгы җыр җырлады:

Унбиш кешене – мәетләр сандыгына,
Ә безне – ха-ха! – ром мичкәсенә!
Чөмер дә кер иблис кочагына,
Ә безне – ха-ха! – ром мичкәсенә!

(Бу җырны ул еш җырлый иде).

СЛОВА:

хәзинә – сокровище​
әйтмәскә куштылар – просили не говорить​
утрау – остров​
яза башладым – начал писать​
диңгезче – моряк​
авыр адымнар – тяжёлые шаги​
озын буйлы – высокий​
ир-ат – мужчина​
киселгән – изрезаны​
сынган – сломанный​
борынгы – древний

Аның тавышы бик ямьсез һәм калтырый иде.

Диңгезче таяк белән ишеккә сукты. Әти урамга чыкты һәм ир аннан дорфа итеп ром сорады.

Ром чыгардык. Ул аны ашыкмыйча эчте. Аннан:

– Бухтасы уңайлы. Әй, сандыгымны керт әле, булыш! Мин монда торырга телим. Мин гади кеше. Ром, йомырка тәбәсе дә җитә. Миңа капитан дип дәшегез, – диде. Диңгезче бусагага өч-дүрт тимер акча ыргытты.

Киемнәре начар, сөйләшүе тупас иде аның. Ләкин ул гади матроска түгел, ә штурман яки шпикерга охшаган иде.

Диңгезче аз сөйләшә, көнозын бухта тирәсендә йөри, ә кичләрен зур бүлмәгә керә һәм су белән кушып ром эчә иде. Беркемгә җавап бирми, усал карый иде. Тиздән аңа беркем дә дәшми башлады.

СЛОВА:

тавыш – голос​
калтырый – трясётся​
дорфа – грубо
ашыкмыйча – не торопясь
аннан здесь: после, потом
уңайлы – удобный
сандык – сундук
керт әле – занеси-ка
торырга телим – хочу жить
йомырка тәбәсе – яичница
бусага – порог
тупас – грубый
көнозын – целый день
су белән ром кушып – смешивая воду с ромом
җавап бирми – не отвечает
дәшми башлады – перестал отечать

Ул һәркөн башка диңгезчеләр турында: “Бүген күренмәделәрме?” дип сорый иде. Без үз диңгезче булганга үзе кебекләрне сагына дип уйладык. Соңрак бу ирнең башкаларга күренергә теләмәвен аңладык. Нинди дә булса диңгезчене күрсә, ул аны тәрәзәдән күзәтә һәм тын гына утыра иде.

Капитан миңа кемнән курыкканын сөйләде. "Бер аяклы диңгезче күрсәң, миңа әйт. Мин сиңа ай саен дүрт пенс бирәм", – диде ул миңа.

Мин ул бер аяклы диңгезче турында гел уйладым, хәтта төштә дә күрә идем. Мин аннан бик курыктым. Капитаннан да мин болай курыкмый идем. Кайвакыт ул бик күп ром эчә һәм җырлый иде. Трактирда тавышлансалар, капитан йодрык белән өстәлгә суга иде.

Ул җәзалаулар, штормнар, Кариб диңгезендәге пиратлар турында сөйли иде. Әти трактирны ябарга да теләде, чөнки диңгезче кешеләрне куркыта иде.

СЛОВА:

үзе кебекләрне – таких, как и сам​
күренергә теләмәвен – нежелание показываться другим​
нинди дә булса – какой-нибудь​
күзәтә – наблюдает​
тын – тихонько, безшумно​
җәзалау – наказание

Акчасын да ул күп айлар түләми иде. Әти сорарга курыкты. Башкалар да аның белән эш итәргә теләмәде. Бер тапкыр гына аңа каршы төшүче табылды.

Бервакыт авыру әтиемә табиб Ливси килде. Ул ак париклы, кара күзле, әдәпле кеше иде. Исерек диңгезчедән, әлбәттә, аерыла иде. Капитан табиб алдында җырын башлады:

Унбиш кеше – мәетләр сандыгына,
Ә безне – ха-ха! – ром мичкәсенә!
Унбиш кеше – мәетләр сандыгына,
Ә безне – ха-ха! – ром мичкәсенә!

СЛОВА:

эш итәргә – иметь дело​
каршы төшүче табылды – нашёлся тот, кто пошёл против (него)​
әдәпле – вежливый, учтивый​
исерек – пьяный​
аерыла здесь: отличается
табиб алдында – при докторе

Беренче көннәрдә мин "мәетләр сандыгы"н капитанның сандыгы дип уйлый идем. Без бу җырга инде ияләндек, игътибар итми идек. Табиб Ливсига гына ул ошамады һәм начар тәэсир итте. Ул бакчачы Тейлор белән ревматизм турында сөйләшә иде. Кинәт капитан өстәлгә сукты. Бу аның тынлык соравы иде. Капитан тагын бер сукты һәм иң начар сүзләр белән табибка акырды:

– Әй, сез, палубадагылар! Авызыгызны ябыгыз!

– Сез миңа әйтәсезме, сэр? – диде табиб.

Капитан "сиңа" диде һәм әшәке итеп сүгенде.

Алайса менә нәрсә, сэр, – диде табиб, – сез күп эчәсез, шуңа тиздән җир бер исерек кабәхәттән мәхрүм калачак.

СЛОВА:

ияләндек – привыкли​
игътибар итми идек – не обращали внимания
начар тәэсир итте – отрицательно повлиял
кинәт – вдруг, резко
акырды – проорал
сүгенде – поматерился
алайса – тогда, в таком случае
менә нәрсә – вот что
тиздән – вскоре
кабәхәт – сволочь
мәхрүм калачак – лишится

Капитан урыныннан сикереп торды һәм пычак чыгарды: "Хәзер диварга кадап куям!"– диде.

Табиб кымшанмады.

– Пычагыгызны алыгыз. Югыйсә сезне мәхкәмәгә бирәм. Тиздән дар агачында асарлар!

Капитан бер сүз дә әйтмәде, пычагын тыгып куйды.

Табиб сүзен дәвам итте:

– Сэр, мин сезне көне-төне күзәтәчәкмен. Мин табиб кына түгел, ә хөкемдар да. Әгәр миңа сездән зарлансалар, сезне шунда ук җәзага тартачаклар.

Тиздән табиб Ливсига атларын китерделәр, һәм ул китте. Ә капитан кич буе тып-тын утырды. Моннан соң башка көннәрдә дә ул шулай бер сүзсез утыра иде.

СЛОВА:

урыныннан сикереп торды – всколчил с места​
диварга кадап куям – (переносное) зарежу
кымшанмады – не шевельнулся
алыгыз здесь: уберите
югыйсә – иначе
мәхкәмә –​ суд
асарлар – повесят
тыгып куйды – убрал
күзәтәчәкмен – буду следить
хөкемдар –​ судья
җәзага тартачакмын – накажу
тиздән – вскоре
тып-тын – спокойно
моннан соң – после этого
бер сүзсез – без слов, молча

***

Ну, как вам текст? Сейчас предлагаем вам проверить, насколько хорошо вы поняли содержание, а также повторим основную лексику. Небольшой тест:

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е иInstagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG