Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгариф министрлыгыннан җавап килмәү сәбәпле, СОлНЦе мәктәбе эшен карау кичектерелде


Павел Шмаков
Павел Шмаков

21 мартта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә СОлНЦе мәктәбенең прокуратура тикшерүләренә каршы биргән шикаяте карау дәвам итте. Татарстан мәгариф министры урынбасарыннан җавап килмәү сәбәпле, утырышның дәвамы тагын кичектерелде.

Мәктәп мөдире Павел Шмаков Азатлыкка сөйләвенчә, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең элекке җитәкчесе, хәзер Татарстан мәгариф министры урынбасары Илсур Һадиуллинга җибәрелгән сорауларга җавап килмәгән. "Шул сәбәпле, без утырышны күчерүне сорадык. Хөкемдар мөрәҗәгатьне канәгатьләндерде", диде Шмаков.

Моннан тыш, прокуратура тагын бер тапкыр мәктәптән уку планын сораган. Шмаков һәм аны яклаучылар "сез инде уку планын карап, безгә күрсәтмә чыгардыгыз" дип баш тарткан. Хөкемдар моңа да риза булган.

Утырышка 30лап кеше килгән. "Безгә теләктәшлек белдерүчеләр арта", дип сөйләде мәктәп мөдире.

Киләсе утырыш 28 мартка билгеләнгән.

Казан прокуратурасы белән "СОлНЦе" мәктәбе арасында каршылык узган көздән бирле килә. Шмаков прокуратураны мәктәптә тикшерү уздырмый гына, укыту програмын үзгәртү турында күрсәтмә җибәрүдә гаепли. Сүз Татарстанда татар телен ихтыяри өйрәнүгә бәйле прокуратура тикшерүләре турында бара.

Шул ук вакытта прокуратура мәктәпне бирелгән күрсәтмәләрне үтәмәүдә гаепли. 20 мартта Вахитов районының беренче инстанция мәхкәмәсе (килештерү мәхкәмәсе) прокурорларга укучылар һәм ата-аналар турында документларны күрсәтүдән баш тарткан өчен СОлНЦе мәктәбе мөдире Шмаковка 2 мең сум штраф салды.

Узган атнада Казандагы Мәскәү районының беренче инстанция мәхкәмәсе Шмаковтан 25 мең сум штраф түләтү карары чыгарды. Штраф татар телен урыс теле белән тигез күләмдә укыту һәм мәктәпнең спорт залы булмавы өчен салынды.

XS
SM
MD
LG