Accessibility links

Кайнар хәбәр

22 март Казанның Галиев мәчетендә "Гаилә кыйммәтләрен ничек саклап калырга? Мөфтияттән караш" дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Чарада катнашучылар гаилә институтын ныгыту, шәригать кануннарына ярашлы гаилә кору, аерылышу мәсьәләләре турында фикер алышты.

Гаилә кыйммәтләре соңгы вакытта мөселман гаиләләрендә дә бетә баруы хакында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та әйтеп үтте.

"Әлбәттә, бу мәсьәлә мөселман гаиләләрендә дә көнүзәк проблем булып тора. Рәсми саннарга карасак, гаиләләрнең 50 проценты таркала, мөселман гаиләләре арасында да бу сан ким түгел, чөнки икенче, өченче хатын алган кешеләр дә, ЗАГСта теркәлмичә яшәгәннәре дә бар. Сәбәпләренә төшенсәк, беренчедән, бүген без мөселман дип, намаз укып гаилә корган яшьләребезнең 90 проценты мөселман гаиләләрендә тәрбияләнмәгән, ягъни мөселманча яшәү ничек була икәнен күз алдына китерми. Икенчедән, бүгенге көндә мөселман гаиләсеме, шәригать кануннары буенча яшәмәгән гаиләләрме, берәү дә баласын гаиләгә әзерләми. Бердәм дәүләт имтиханына әзерли, институтка әзерли, эшкә әзерли, ләкин гаиләгә генә түгел.

"Гаилә кыйммәтләрен ничек саклап калырга?
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:01 0:00

Өченче сәбәп - ул ярату хисенә бирелеп гаилә кору. Алдагысын уйламый "Яратам, яратам", дип никахлашалар, ә соңыннан аерылышалар. Ә бит мәхәббәт белән генә бар проблемнар хәл ителми. Гаилә кору очраклы кешеләр, тәҗрибәсе булмаган кешеләр кулына тапшырыла. Элек ата-аналар, яучылар килешеп, планлаштырганнан соң гына гаилә корылган, шуңа күрә аерылышу саны да түбән булган. Ә бүгенге көндә моны кимчелек дип атыйлар, ләкин балага гаиләдә нәрсә кирәген ата-ана яхшырак белә. Шәригать мәһәрне чикләми. Бүгенге көндә егет кешедән зур мәһәр сорый башласалар, ул аны ничек түләсен диләр. Күз алдына китерегез, сез 20-25 ел тәрбияләп үстергән кызыгызга, өйләнгәндә мәһәргә чын кыйммәтле бүләк бирә алмаган кеше алга таба тормышын ничек алып бара алсын?", диде Җәлил хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт Нургалиев
Рөстәм хәзрәт Нургалиев

Бүгенге көндә никахларның теркәлү һәм таркалу процессы күзәтелеп статистикасы алып барылмый. Ләкин бу процессларны тәртипкә салыр өчен голәмә шурасы "Имамнар тарафыннан никахлар укылганда ислам хокукы кагыйдәләрен куллану турында" дигән нигезләмә эшләде. Голәмә шурасы сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев бу документның тиздән татарчага да тәрҗемә ителүе һәм анда язылган кагыйдәләрне имамнарга өйрәтү эше алып барылуы турында сөйләде.

"Бу 24 матдәдән торган процессуаль документ, анда аятьләр дә хәдисләр дә юк. Анда никах укытканда имам нәрсә әйтергә, нәрсәгә игътибар итәргә, нинди сораулар бирергә тиеш дигән пунктлар язылган. Бу нигезләмә урта гасырда булган кануннарны Русия мөселманнары яшәгән шартларга туры китерә һәм әйтеп үтәсем килә, әлеге документ шәригать кануннары кысаларыннан чыкмый" диде Рөстәм хәзрәт.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар

Кияүгә чыкканда мәхәббәт хисенә бирелеп түгел, ә никах килешүе, тиешле мәһәр сорап чыгарга кирәк

Түгәрәк өстәл барышында шулай ук мөслимәләрнең икенче хатын булып аерылышу очраклары булганда аның хокуклары дәүләт тарафыннан да, диния нәзарәте тарафыннан да берничек тә сакланмаганы турында да сүз әйтелде. Мондый сорауга Җәлил хәзрәт кияүгә чыкканда мәхәббәт хисенә бирелеп түгел, ә никах килешүе, тиешле мәһәр сорап кияүгә чыгарга кирәк дип әйтте.

"Мәдрәсәләрдә укыган кызларга гел әйтеп киләм, икенче хатын булып чыгасы булсагыз, никах килешүе белән, зур мәһәр сорап чыгыгыз, әгәр дә ир-ат ризалашмый икән, чыкмагыз. Ничә ел инде мин никах килешүенең кирәклеге, мөһимлеге турында аңлатам" диде Җәлил хәзрәт.

Казан казые Габдулла хәзрәт Әдһәмовка төрле сораулар, проблемнар белән атнага 3-4 мөселман киңәш сорап мөрәҗәгать итә. Хәзрәт сүзләренчә, күп очракта килүчеләр - хатын-кызлар. Проблемнарның күпчелеге ир-атларның хатыннарын тулысынча тәэмин итмәү һәм хатыннарына карата физик көч куллану белән бәйле, болар белән еш мөрәҗәгать итәләр, диде Габдулла хәзрәт.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG