Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дөньяда туристлар өчен көрәш барганда, без дә тик ята алмыйбыз"


Миңтимер Шәймиев "Яңарыш" фонды шурасы утырышында чыгыш ясый
Миңтимер Шәймиев "Яңарыш" фонды шурасы утырышында чыгыш ясый

Болгар һәм Зөядә туристларны җәлеп итү өчен соңгы елларда яңа музейлар ачылган. Бу хакта җомга көнне "Яңарыш" фондының химаячеләр һәм административ шуралары утырышында әйтелде.

Болгар һәм Зөядә барлык корылмалар да инде әзер диярлек, хәзер туристларны күбрәк җәлеп итү максаты куела. Бүген "Яңарыш" Татарстан тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының химаячеләр һәм административ шураларның утырышында шул хакта әйтелде. Фондның җитәкчесе Миңтимер Шәймиев эшләгән эшләргә йомгак ясаганда рухи кыйммәтләргә аерым тукталды.

"Дин кешеләре чыгыш ясаганда балаларны күзәтеп торганым бар. Алар искиткеч. Шулкадәр игътибар белән тыңлыйлар, кәгазь кебек үзләренә сеңдереп баралар. Шулхәтле мәчетләребез бар, мөмкинлекләр бар әле", диде Шәймиев рухи кыйммәтләрне үстерүне истә тотып. "Тел мәсьәләсендә дә шулай эшләргә кирәк!" дип ул.

"Яңарыш" фонды башлыгы ярдәмчесе Татьяна Ларионова әйтүенчә, Болгарда Идел елгасы яр буе иң кызыклы урыннарның берсенә әйләнгән. Туристларны анда археологик лабиринтлар, кызыклы һәйкәлләр көтә. Туристларга аудио мәгълүмат бирүче җайланмалар әзерләнгән.

Татьяна Ларионова чыгыш ясый
Татьяна Ларионова чыгыш ясый

Туристлар саны 2010 елда Болгарда 50 мең, Зөядә җиде мең булса, 2017 елда Болгарда 550 мең, Зөядә 500 меңгә җиткән. Туристларны су юлы белән китерү арткан. Мисал өчен 2016 ел белән чагыштырганда дүрт тапкырга артуы әйтелде.

Ларионова музейлар саны елдан-ел арта дип билгеләп узды. 2010 елда алар берничә генә булса, 2018 елда Болгарда 10га, Зөядә тугызга җитә.

2017 елның кызыклы ачылышлары дип Ларионова Болгардагы чәй музеен һәм Спас өязе дворяннары музеен атады. Чәй музеенда чәй әзерләү алымнарын өйрәнеп булса, дворяннар музеенда шушы өяз дворяннары Лихачев, Бутлеров язмышлары белән танышырга мөмкин.

2018 елда Болгарда тумышы белән шушы җирлектән булган Абдулла Алиш музее, су юлында шәһәр музее, ташка язылган истәлек язулары музее ачылачак.

Эшләнгән эшләр буенча конкрет суммалар әйтелмәде, бары тик бер генә оешманың да бу яктан сораулары булмавы билгеләнде.

Утырышта катнашучылар
Утырышта катнашучылар

Болгар музей тыюлыгы җитәкчесе урынбасары Лилия Сафина туристларны вакыйгага корылган туризм белән җәлеп итәргә тырышуларын әйтте. Мәсәлән, кыш көне "Кыш батыр" спорт фестивале үткәргәннәр.

2018 елның җәендә узачак Дөнья футбол чемпионаты вакытында туристлар өчен махсус машрутлар эшләнәчәк.

Туристларны тукландыру максатыннан коймак йорты, "Түбәтәй" фастфуд челтәре эшли. Болгар цивилизациясе музееның өске катында кафе ачылган. Лилия Сафина әйтүенчә, фонд ярдәме белән анда аренда хакы киметелгән.

Шәймиев Болгарда да, Зөядә дә җирле хакимиятләргә фельдшер-акушерлык пунктларын оештыруны контрольгә алырга кушты.

"Алар бар, җитәрлек түгел. Ул бит җирле халыкка гына түгел, туристларга да кирәк", диде ул. "Дөньяда туристлар өчен көрәш барганда, без дә тик ята алмыйбыз", дип өстәде Шәймиев.

Зөя утравы урнашкан Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин үз белдекләре белән сувенир сату нокталары ачкан кешеләр белән көрәшергә кирәк дигәч, Шәймиев аның белән килешеп бетмәде.

"Кешеләр белән эшләгәндә сабыр булырга кирәк", дигән киңәшен бирде.

Гомумән Зөя утрау-шәһәрчегендә узган елгы ачышлар буларак Гулаг төрмәсендә туган, хәзер инде мәрхүм рәссам Геннадий Архиреев музее һәм Никольский чиркәвендәге музей ачылу искә алынды. Архиреевның хатыны рәссамның 60 картинасын музейга бүләк иткән.

Әйтергә кирәк, Болгар һәм Зөядә яңа музейлар ачылган вакытта, Казандагы татар музейларының йә ябык, йә җимерек хәлдә. Бу хакта 20 март Татарстан милли музее гыйлми шурасының киңәйтелгән утырышында әйтелде.

XS
SM
MD
LG