Accessibility links

Кайнар хәбәр

СОлНЦе мәктәбе эше нигезендә Татарстан элемтә министрлыгыннан мәгълүмат соралачак


Павел Шмаков
Павел Шмаков

28 мартта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә СОлНЦе мәктәбенең прокуратура тикшерүләренә каршы шикаятеy карау дәвам итте. Татарстан элемтә министрлыгыннан мәгълүмат сорыйбыз дип, утырышның дәвамы тагын кичектерелде.

Мәктәп мөдире Павел Шмаков Азатлыкка сөйләвенчә, прокуратура мәктәпнең сайты турында Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан документ сорату мөрәҗәгате белән чыккан. Шул сәбәпле, утырыш тагын кичектерелгән. "Алар безнең уку планын сайттан карадык диде. Шуңа бәйле берәр кәгазьдер инде", диде Шмаков.

Киләсе утырыш 9 апрельгә билгеләнгән.

Казан прокуратурасы белән "СОлНЦе" мәктәбе арасында каршылык узган көздән бирле килә. Шмаков прокуратураны мәктәптә тикшерү уздырмый гына, укыту програмын үзгәртү турында күрсәтмә җибәрүдә гаепли. Сүз Татарстанда татар телен ихтыяри өйрәнүгә бәйле прокуратура тикшерүләре турында бара.

Шул ук вакытта прокуратура мәктәпне бирелгән күрсәтмәләрне үтәмәүдә гаепли. 20 мартта Вахитов районының беренче инстанция мәхкәмәсе (килештерү мәхкәмәсе) прокурорларга укучылар һәм ата-аналар турында документларны күрсәтүдән баш тарткан өчен СОлНЦе мәктәбе мөдире Шмаковка 2 мең сум штраф салды.

Элегрәк исә Казандагы Мәскәү районының беренче инстанция мәхкәмәсе Шмаковтан 25 мең сум штраф түләтү карары чыгарды. Штраф татар телен урыс теле белән тигез күләмдә укыту һәм мәктәпнең спорт залы булмавы өчен салынды.

Павел Шмаковка салынган штрафларны түләр өчен социаль челтәрләрдә акча җыю флешмобы бара.

XS
SM
MD
LG