Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөслимәләр җыены: яулык, мәһәр, яучылар


Наилә Җиһаншина яулыкны дүрт читләп бәйләп йөргән мөслимәләрне мактый
Наилә Җиһаншина яулыкны дүрт читләп бәйләп йөргән мөслимәләрне мактый

Русия мөслимәләре берлеге рәисәсе Наилә Җиһаншина ирләре төрмәгә ябылган мөслимәләрнең проблемнарына катышмый гына мәдәни, спорт, мәгърифәт чаралары үткәрү яклы. Татарстан мөслимәләре конференциясендә 2018 елга эш планы расланды.

28 март Татарстан диния нәзарәтендә мөслимә хатын-кызларның республика конференциясе узды. Ул "Шиһабетдин Мәрҗани хатын-кызның җәмгыятьтәге һәм гаиләдәге роле турында" дигән исем астында үтте.

Җыелышта мәгърифәтче исемен үзәккә кую – 2018 елны Татарстанда Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итү белән бәйле иде. Чарага Татарстаннан гына түгел, Мордовия, Башкортстан, Мари иле, Ульян өлкәләреннән барысы йөзгә якын мөслимә җыелды.

Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар

Конференциягә делегат булып килгән мөслимәләр бер-бер артлы Шиһабетдин Мәрҗани турында чыгыш ясады. Кемдер аның тормыш юлы, башка берәү мәгърифәтчелек эшчэнлеге, икенчеләре кызыксынулары хакында сөйләде. Катнашучылар Мәрҗанинең нумизматика, астрономия, медицина, дару ясау, археология, халык иҗаты һәм башка өлкәләр белән кызыксынуын, фәнни хезмәтләр язуын да белде.

"Күп мәһәр сораганга кызлар кияүсез кала"

Төп өлештә мөслимәләр диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге белгече Айнур Йосыповка үз сорауларын, тәкъдимнәрен җиткерде, борчыган мәсьәләләр турында да сүз булды.

Фәния Җәләлиева
Фәния Җәләлиева

Мисал өчен, Кукмарадан килгән Фәния ханым Җәләлиева Өркеш авылындагы мәчеттә мөгаллимнәр өчен квалификация күтәрү курслары оештыруны сорады. Абыстайлар районнардагы имамнар да Коръәнне дөрес укымый, дөрес укырга өйрәтүче ике атналык кына булса да курслар ачып булмасмы дип тә кызыксынды. Мәчетләр каршындагы мәдрәсәдә укыган шәкертләргә бердәм таныклык бирелмәү проблемы, лицензиясе булмаган абыстайларга Коръән ашында түрдә утырган өчен штраф салу очрагы да әйтелде, укыту өчен рөхсәтнең кемнән алынуы һәм башка мәсьәләләр дә күтәрелде. Мөслимәләр гаиләне саклап калу традицияләре, аерылышуны киметү чаралары турында да фикер алышты. Кайбер районнарда 70-80 процент аерылышу очраклары булуга басым ясалды.

Конференциядә мәһәр күләме күпме булырга тиешлеге күтәрелде. Күп мәһәр сораганга кызлар кияүсез кала, ә мөселман егетләр чит милләт вәкиленә өйләнә дип уфтанды мөслимәләр. Аз мәһәр сорап, яшәү өчен күбрәк уңай шартлар тудыруны таләп итәргә кирәк дигән фикергә килделәр.

Җыенда катнашучы мөслимәләр
Җыенда катнашучы мөслимәләр

Киемгә милли орнаментларны өстәү кирәлегенә дә басым ясалды. Конференциядә катнашучыларга яулыкны дүрт читләп бәйләп йөргән берничә абыстайны мактап, халык алдына чакырып чыгарып, бәйләү рәвешен дә күрсәттеләр.

Ахырда 2018 елга мөслимәләргә эш програмы кабул ителде. Ул 16 пункттан тора. Програмда күп балалы, аз керемле гаиләләрне, ятим балаларны кайгырту өчен "Гаилә, ана һәм бала" дип исемләнгән махсус үзәкләр, яшь мөселман гаиләләренә аралашу клублары оештыру, хатын-кызлар арасында эчүчелек проблемын хәл итү өчен эшче төркем булдыру, авыл һәм шәһәр мәдәни үзәкләре каршында яшьләрне гаилә мөнәсәбәтләре серләренә өйрәтү максатыннан "Кияү һәм кәләш мәктәбе" ачу, яучылар һәм абыстайлар институтларын торгызу, авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар өчен кризис үзәкләре, хәйрия үзәген төзү һәм башка бурычлар куелган.

"Ул мөселманнар традицион исламда булсын"

Бүген республикада ирләре кулга алынган, төрмәләргә утыртылган, тикшерүгә дучар булган мөслимәләр аеруча кыен хәлдә. Алар арасында "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында дип гаепләү – уйлап чыгарылган яла, хәтта адвокатлар да дәүләт заказы дип әлеге эшкә тотынмый дип белдерүчеләр бар. Ирләре кулга алынган ханымнарның кайберләре сәдака акчасына яшәргә мәҗбүр. Татарстан мөслимәләр берлеге әлеге мәсьәләдә хакимиятләр арасында арадашчы, кыен хәлдәге мөслимәләргә терәк була аламы, юридик ярдәм оештыру мөмкинлекләре бармы? Яулык мәсьәләсенә дә нокта куелмаган. Азатлык әлеге сорауга җавап эзләп берлек рәисәсе Наилә Җиһаншина белән сөйләште.

Наилә Җиһаншина
Наилә Җиһаншина

– Ханымнарның җәмгыятьтәге җитди проблемнарын күтәргән оешмалары, мисал өчен "Матери Беслана" һәм башкалар бар. Татарстан мөслимәләре дә бүген оешмаларга берләшеп, хакимияткә хаталарын әйтеп, үз таләпләрен җиткерә аламы?

– "Матери Беслана" бит алар үзләренә авырлык, шундый сынау килгәч оештылар. Аллаһы сакласын андый оешмаларның булуыннан. Ә ана буларак, безнең мөслимәләр дә бик күп эшләр башкара. Алар баласын да тәрбияләргә җитешә, ә үзе җәмгыятьтә дә актив катнаша. Мәчетләр тирәсендә балаларны җыеп укыта, лагерьларны оештыра, әниләр белән дә эшли... Татарстан мөслимәләр берлеге бу яктан актив позициядә. Мисал өчен, Чистайда яшьләр күп. Яшьләр булгач, алар яшьләр белән эшли. Чаралары спорт, матурлык белән дә бәйле булырга мөмкин. Фаҗигасез генә, менә балалар бакчалары, мәктәпләр белән эшәүче оешмалар булсын иде.

– Димәк, мөслимәләр берлеге хакимият белән элемтә тотмый?

– Хакимият белән эшлибез. Мәсәлән, районнарда социаль яклау үзәкләре, социаль хезмәткәрләр бар. Шулар белән бергә эшлиләр.

– Төрмәләргә утыртылган мөселман ирләр бар. Аларның ялгыз калган хатыннары, балалары белән эшлиме мөслимәләр берлеге? Аларга ниндидер ярдәм оештырыламы?

– Ул мөселманнар традицион исламда булсыннар. Кемнәр төрмәгә эләгә? Терроризм, тыелган секталар булмасын өчен эшләргә кирәк. Әлбәттә, хакимият аларга җәзасын бирә. Ул секталарга керергә ярамаганлыгын камил акыллы кеше аңлый. Бүген диния нәзарәте шуларны булдырмау өчен күп эшләр башкара. Безнең мәчетләр ачык, гыйбадәт кыласың, яулык ябасың, хәләл ризыгыңны ашыйсың, безгә нәрсә җитми, әйт миңа, зинһар өчен? Русиядә мөселман булудан кем тыйган? Бер мисал китерегез. Нәрсәгә ул төрмәләр? Нәрсәгә ул корбаннар? Кемгә кирәк алар?

– Әгәр ире шул юнәлешкә киткән, ә хатынының бер гаебе юк ди, мәсәлән. Бәлки, ул сезнең ярдәмгә мохтаҗдыр?

– Безнең диния нәзарәтендә ул хатыннарны җыеп уздырган түгәрәк өстәл булды. Аларны сөйләшергә чакырган идек тә, бәхәсләшү килеп чыкты. Шул чакта без аларга диннең бар кыйммәтләрен җиткердек. Нәтиҗәсе шулай булды: алар безнең белән килеште. "Ирләребез безгә сезнеңчә булырга рөхсәт бирми бит", диделәр. Кемнәрнедер үтерүләр, сугышулар, каядыр китеп барып кан коешулар кирәк дип уйлаучылар ялгыша бит.

– Мөслимәләр берлегендә ниндидер юридик ярдәм күрсәтү, консультацияләр бирү бармы?

– Бездә күбрәк психологик ярдәм күрсәтелә.

– Мәктәпләрдә яулык ябу мәсьәләсегә бәйле шау-шу булып алды. Менә монда мөслимәләр берлеге ниндидер ярдәм күрсәттеме?

– Бу күбрәк чит өлкәләрдә бит инде. Без бу мәсьәләдә милли кием кию ягында торабыз. Милли киемнәр барысы да әхлакны саклый, барысы да ябык. Чын калфакны саклап калучылар бүген абыстайлар гына, ул чәчне капларга тиеш. Ә баш уртасына утыртып куелган бер түгәрәк әйбер ул калфак түгел. Бүген милли кием ясаучылар милли киемнең ни икәнен дә белми.

XS
SM
MD
LG