Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөтен Русия – "Зимняя вишня"


"Зимняя вишня" сәүдә һәм күңел ачу янгыннан соң
"Зимняя вишня" сәүдә һәм күңел ачу янгыннан соң

Бөтен ялган һәм ясалма җиңүләр "Зимняя вишня" белән бергә янып бетте. Һәм халык янгын хәрәбәләре астында Русия президенты Владимир Путин корган җинаятьчел системның чын йөзен күрде. Дәүләт структуралары һәм бизнесның бергә укмашып, ришвәт хакына иң куркыныч җинаятьләргә дә барганлыгын аңлады.

Кемерово шәһәрендә булган фаҗигадән соң берничә көн үтте... Ил һаман тетрәнү хәлендә... Кешеләр җавап эзли – нигә болай килеп чыкты? Халык хакимиятне гаепли, хакимият – коткы таратучыларны, әйтерсең лә хәзер иң мөһиме шул! Югыйсә, "Зимняя вишня" сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә булган бу янгын – ул инде нәтиҗә. Бу хәл иртәме-соңмы бер булырга тиеш иде, чөнки бөтен Русия – "Зимняя вишня"...

Сталин заманында төзелгән баракларны ялтыратып тышлап кую һәм халыкка "Европача цивилизация" дип тәкъдим итү... Үзләре Австралияләрдә яшәп яту, Дубайларда ял итү, ә күмерче (шахтер) балаларын арзан бәягә шушы таш капчыкка кызыктыру... Дубайларга бара алмаган халыкны "Зимняя вишня" рәшәсе белән алдау, һәрхәлдә, чын чияләр җәй көне генә өлгерсә дә... Тәрәзәсез бинага кешеләрне һәм хайваннарны шыплап тутыру, зоопарк һәм бассейннар, кинозаллар һәм кибетләр, рестораннар һәм уен бүлмәләре – барысы да акча эшли... Чыгарга ишекләр юк, ишекләре булса, ачкычы юк, ярдәмгә кешеләр юк... Нәтиҗәдә, дистәләгән баланың, бикле ишекләр артында, төтенгә тончыгып, янып үлүе...

Бу хәл бер булырга тиеш иде инде. Һәм ул сайлау үтеп, бер атнадан соң булды. Бөтен ялган һәм ясалма җиңүләре "Зимняя вишня" белән бергә янып бетте. Һәм халык янгын хәрәбәләре астында Русия президенты Владимир Путин корган җинаятьчел системның чын йөзен күрде. Дәүләт структуралары һәм бизнесның бергә укмашып, ришвәт хакына иң куркыныч җинаятьләргә дә барганлыгын аңлады.

Путин Кемеровода халык алдына урамга чыкмады, бу хәлләр өчен гафу үтенмәде

"Зимняя вишня"да янып үлгән балаларның язмышын карак түрәләр һәм сатлык сәүдәгәрләр хәл итте – халык моны аңлады. Һәм халык дулкын булып урамнарга чыкты. Халык урамга чыкмаса, Путин Кемеровога бармый иде. Кемеровога килеп тә, ул кайгыдан шашкан халык алдына урамга чыкмады, бу хәлләр өчен гафу үтенмәде. Ул шулай ук өлкә губернаторы Аман Тулеевны да эшеннән алмады, бу хакта коридорда сорау биргән кешегә акаеп кына карады, тупас итеп җавап бирде. Путин бөтен көчен куеп, хакимиятне халык басымы астыннан тартып чыгарырга тырыша, аның ярсуын башка якка юнәлдерергә тели, чөнки эшнең Тулеев белән генә бетмәсен аңлый.

Әмма халык та кичәге халык түгел инде, "Зимняя вишня"дагы фаҗига кичәге көнгә нокта куйды. Чик үтелде – алдау чиге, ышану чиге, сабырлык чиге... Бөтен Русиядә халык, беркем әйтмичә, беркемнән рөхсәт сорамыйча, матәм җыеннарына чыкты. Ул хәзергә сүзсез, дәшмичә кайгыра, әмма бу фаҗигаләрдә төп гаепле булып җинаятьчел режим торганлыгын, ул, ниһаять, аңлады. Халыкның күзеннән пәрдә төште, рәшә таралды, бу режимнан курку бетте. Чөнки иң зур курку хакимияттән түгел, балаларның иминлеге, киләчәге өчен булырга тиеш иде, ә ул киләчәкне бикле ишекләр артында карап торып яндырдылар... Фронт сызыгы аларның балалары язмышы аша узды, һәркем янып үлгән балалар урынына үзенекен куеп карады, һәм аларны яклап, урамнарга чыкты.

Мәйданнарга чыккан халык "Путин, кит!" дип кычкыра башларга да мөмкин бит!

Хакимият тә бу олы фаҗигадән соң Русия халкының үзгәргәнен аңлады. Хәзер Мәскәү телевидениесеннән көне-төне Путинны яклау сүзләре яңгырый. Ул Елена Мизулина, Михаил Барщевский, Владимир Соловьев, Ольга Скобеева һәм башка хакимият җырчылары, халыкның тирән кайгысын уртаклашасы урында, Путин өчен борчылалар, имеш бу хәлләр аның аркасына пычак кадау булган икән! Сайлауда җиңү шатлыгына таракан булып төште дип әйтеп кенә бетермиләр! "Сарай сандугачлары"ның болай кылануы тагы бер нәрсәне күрсәтә – хакимиятнең эченә шом төшкән, мәйданнарга чыккан халык "Путин, кит!" дип кычкыра башларга да мөмкин бит! Шуңа күрә алдан чарасын күреп куялар, әле беркем дә кагылмаган килеш, Путинны яклый башладылар. Әмма бу хәл кешеләрне ярсыта гына, чөнки бүген Путин түгел, халык яклауга мохтаҗ. Тик хакимият тирәсендәгеләр психологик вәзгыять үзгәрү белән хисаплашмыйча, һаман алдау һәм куркыту юлы белән барырга җыеналар.

Соңгы елларда Русия каналларыннан көне-төне Американы һәм Украинаны сүктеләр, халыкны "уртак дошманга" каршы берләштерергә тырыштылар. Ә Русиянең уртак дошманы ул үз эчендә булган икән, күпчелек халык моны Сталин бараклары янып көл булгач, балалары кара гүргә кереп яткач кына аңлады... Әмма хакимият һәм аның тирәсендә тамак туйдыручылар әле моны ахыргача аңламады, үзләрен аклау һәм яклау өчен, алар бөтен Русияне дә "Зимняя вишня"га әйләндерергә әзерләр...

... Бу фаҗига көннәрендә фикерләремне урысча шигырь юлларына салдым һәм интернетка куйдым.

Вся Россия – это "Зимняя вишня"...
Сталинские бараки, под видом цивилизации...
Люди и звери в каменном мешке
Сгорели заживо в сибирской глуши,
Поверив миражу в марте месяце...
Опомнись, страна, живешь самообманом!
Сжигая будущее в закрытых кинозалах...
Все у нас есть – и ракеты, и бомбы,
Только нет ключей от закрытых дверей...
Вся Россия – это "Зимняя вишня".
Вся Россия – Сталинский барак...

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, җәмәгать эшлеклесе

Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG