Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кемероводагы янгын соңгысы булмаска мөмкин"


Кемероводагы янгын урынына кешеләр күпләп чәчәкләр, йомшак уенчыклар китерә
Кемероводагы янгын урынына кешеләр күпләп чәчәкләр, йомшак уенчыклар китерә

Янгын сүндерү өлкәсендә эшләүче зур тәҗрибәле белгеч Русиядә сәүдә һәм күңел ачу үзәкләрендә иминлек контролен югалтучы сәясәт көчәя дип белдерә.

30 елдан артык Русиянең бер өлкәсендәге янгын сүндерү идарәсендә эшләгән белгеч Кемерово сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә фаҗигагә, күпләгән корбаннарга китергән сәбәпләр төптәрәк дип әйтә. Азатлык белән сөйләшкәндә ул исемен һәм дәрәҗәсен күрсәтмәүне үтенде.

"Бүген вазгыять шундый ки, мондый сәүдә үзәкләре, сәүдә йортлары тикшерүләрсез генә кулланыла. Прокуратура белән килештермичә анда тикшерү үткәрү мөмкин түгел дип әйтергә була. Прокуратура килештерми, чөнки бина бер кешегә карый, ә икенче берәү – кече йә урта бизнес вәкиле аны куллана. Соңгы елларда кече һәм урта бизнесны тикшермәү гадәте кертелде, ул тыела. Шуңа күрә, зур фаҗигаләргә китергән янгыннар булып тора. Күзәтү оешмалары бүген әлеге хәлгә йогынты ясый алмый. Зур куркынычлар туу мөмкинлеге бар.

Русия кануннары дәүләтнең янгынга каршы күзәтү (надзор) һәм башка шундый оешмаларына килеп туачак куркыныч хәлне бәяләү, җитешсезлекләрне төзәтү мөмкинлеге бирми.

Соңгы вакытта илдә кече һәм урта бизнесны "тетрәндермәү" сәясәте игълан ителде. Гадәттә андый бизнеслар индивидуаль эшмәкәргә теркәлә һәм алар тикшерелми. Өч ел эчендә тагын ниндидер үзгәрешләргә дә дучар була. Әнә шуңа күрә иминлек кимегәннән кими бара", ди әлеге белгеч.

"Үзгәртелгән биналарда янгынга каршы иминлек системы юк"

Тикшерү комитеты Кемероводагы янгын сәбәпле дүрт кешенең тоткарлануын белдерде. Аларның берсе – сәүдә үзәген хезмәтләндерүче идарә ширкәте җитәкчесе, икенчесе – бинаның арендаторы. Ачык чыганаклардан билегеле булганча, "Кышкы чия" "КДВ Групп" ширкәтенә карый. Аның хуҗасы – доллар миллиардеры, Beerka, "Кириешки", Три корочки", "Бабкины семечки", "Чипсоны", "Яшкино" брендларын чыгаручы Денис Штенгелов.

Янгыннан соң бина эче
Янгыннан соң бина эче

Кемероволар сөйләвенчә, бу бинада элек "Кемерово кондитер комбинаты" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять урнашкан булган. 1996 елда аның беренче каты яна. 2013 елда бинаны сәүдә һәм күңел ачу үзәге итеп үзгәртәләр. 25 марттагы янгыннан соң "саксызлык нәтиҗәсендә кешеләрне үлемгә дучар итү", "янгын иминлеге таләпләрен үтәмәү нәтиҗәсендә ике һәм күбрәк кешенең һәлак булуы", "иминлек таләпләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтү" маддәләре нигезендә җинаять эше ачылды.

Кемероводагы фаҗигадән соң Башкортстанда барлык сәүдә һәм күңел ачу үзәкләрендә иминлекне тикшерүләр башланды. Әмма кайбер блогерлар андый биналарда иминлек ягы хәзер генә түгел, ә проектлау дәрәҗәсендә үк тикшерелергә тиеш иде дип яза.

Кемероводагы янгыннан соң Башкортстанда сәүдә һәм күңел ачу үзәкләре тикшерелә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:24 0:00

Азатлык белән сөйләшкән белгеч сүзләренчә, "Кышкы чия"дә иминлек чаралары бөтенләй дип әйтерлек күрелмәгән булган.

"Сәүдә үзәкләрендә булган янгыннарны анализлаганнан соң күп кеше үлеменә китергән хәлләр махсус төзелгән яңа биналарда түгел, ә күңел ачу үзәкләре итеп яраклаштырылган биналарда булуын күрсәтә. Гадәттә аларда янгынга каршы иминлек системы тулысынча дип әйтерлек юк.

Югары катларга кинотеатрлар, балалар мәйданчыклары урнаштырырга да ярамый. Анда андый-мондый хәл килеп туганда чыгып китү юллары җитәрлек булмаска мөмкин. Мөгаен, Кемеровода да көтелмәгән хәлдә кешеләргә тиз генә чыгып китү мөмкинлеге булмаган, эвакуация таләпләре үтәлмәгән булгандыр.

Янгын башланганда бинада меңнәрчә кеше булган дип уйлыйм

Икенчесе – янгын турында хәбәр итү системы булмаган, йә булып та, эшләмәгән. Бинада хезмәт күрсәтүчеләрнең мондый гадәттән тыш хәлләргә начар әзерләнгән булуы, йә бөтенләй әзер булмавы да күренә. Алар, беренчедән, ниләр булып ятканны күрмәгән һәм кешеләрне куркыныч янаган урыннардан эвакуацияли алмаган. Эвакуация чыгышларының барсы да ни беләндер тутырылган булган. Берни күренмәгәнгә, минемчә, кешеләр чыгу урыннарын таба алмаган. Мондый очракта хезмәт күрсәтүчеләргә кешеләр агымын идарә итү кирәк иде. Күрәсең, бу эшләнмәгән. Кешеләр чыгу, котылу юлларын үзләре эзли башлаган. Һәм күпләр берничек тә чыгып булмый торган көрчеккә барып төртелгән.

Мин репортажларны карадым, әлеге бинада тәрәзәләр зур түгел. Аларны вату да мөмкин түгел. Ә ватасың икән, һава кереп янгын тагын да көчәергә мөмкин. Бинада янгынга каршы тору системында булырга тиешле төтен кудыргычлар да булмаган. Шул сәбәпле, янгын һәм төтен чорнап алган. Мин янгын башланганда бинанда дистәләрчә генә түгел, ә меңнәрчә кеше булган дип уйлыйм.

Янгын сигналы эшләсә, ут чыгу турында хәбәр итү системы да эшләр иде. Мин янгын турында хәбәр итү системының эшләве турында ишетмәдем. Шулай ук бинадагы хезмәткәрләрнең әлеге хәлдә ниләрдер кылуын да күрмәдем. Монда кисәк куркыныч хәл туган. Бина эчендәге кешеләр, берни күренмәгәнгә, янгында тотык хәлендә калган. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче кешеләр нык агуланган һәм һәлак булган. Мондый төтен эчендә исән калып булмый”, диде әлеге белгеч.

Белгеч фикеренчә, "Кышкы чиядәге" фаҗига Пермьдә "Аксак ат" ("Хромая лошадь") клубындагы хәлгә аваздаш.

"Пермьдә "Аксак ат" клубында кисәк янгын чорнап алу вакыйгасын искә төшерү дә җитә. Андагы җиһазлар яну нәтиҗәсендә кешеләр берни эшли алмады. Кемероводагы хәлгә килгәндә дә, кешеләрнең агулы һаваны берничә тапкыр сулавы җитә һәм алар параличлана. Бу очракта зәһәр төтен – нервларны параличлый торган газ.

Сүндерүчеләрнең машиналары якын килә алмаган

Монда беренче нәтиҗә шул – янгын зур тизлек белән таралган. Андагы җиһазлар, бинаны төзекләндерү, бизәү материалларына караганда, алар барсы да кисәк янып китеп күп төтен чыгарган.

Сәүдә үзәгенә янгын сүндерүчеләрнең машиналары да якын килә алмаган, чөнки сәүдә үзәгенә килгән һәркем үз машинасын машина кую урынында калдыра. Чыккач та машиналарын кабызып китә алмаучылар да булгандыр дип уйлыйм. Кемнеңдер ачкычы чишенү урынында эленгән киемнәрендә калган булырга да мөмкин. Машиналарны эвакуацияләү шулай ук оештырылмаган. Болар барсы да янгын нәтиҗәләренә һәм кешеләрнең күпләп һәлак булуына китергән", диде Азатлык белән сөйләшкән белгеч.

"Кешеләр ташкыны сүндерүчеләргә үтү мөмкинлеге бирмәгән"

Белгеч сүзләренчә, янгыннан качучы кешеләр ташкыны янгын сүндерүчеләргә һәлакәт булган катка тиз генә үтү мөмкинлеге бирмәгән булырга да мөмкин.

"Русиядә янгын сүндерүчеләрнең 10 минут эчендә килеп җитүе – гадәти хәл. Мөгаен, янгын сүндерүчеләрнең беренчеләре шул вакыт эчендә килеп тә җиткәндер. Әмма алар, кешеләр ташкыны булганга, эчкә үтә һәм эвакуация дә оештыра алмагандыр дип уйлыйм. Дүртенче кат яна, янгын сүндерүчеләргә эш киемнәре һәм эш кораллары белән өскә күтәрелү кирәк. Аларга каршы кешеләр ташкыны килә. Мондый очракта, минемчә, беренче эш итеп кешеләрне эвакуацияли башлау кирәк иде.

Мин һәлак булган 64 кеше янудан чыккан газ белән агуланган һәм хәрәкәтләнә алмаган дип уйлыйм. 10 минут эчендә килеп җиткән янгын сүндерүчеләр аларны бәлки коткара алмас иде. Мин нәкъ дүртенче катта булган кешеләр янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче үк һәлак булган дип фаразлыйм", диде 30 елдан артык янгын сүндерү идарәсендә җитәкчелек иткән әлеге белгеч.

XS
SM
MD
LG