Accessibility links

Казанның берничә балалар бакчасына татар теленә өйрәткән өчен прокурор протесты тапшырылган


Казанның Авиатөзелеш районы прокуратурасы бер баланың ата-анасы мөрәҗәгате белән район балалар бакчаларында тикшерү уздырган һәм балаларны татарча сөйләшергә өйрәтүне ачыклап мөдирләргә прокурор протесты тапшырган.

Бу хакта мәктәп һәм балалар бакчаларында татар телен мәҗбүри өйрәтүгә каршы чыгучы "Татарстанның ата-аналар җәмәгатьчелеге" төркемендә белдерелә.

Хәбәр ителүенчә, Авиатөзелеш районының берничә балалар бакчасында татар теле өйрәтелү турында мөрәҗәгатьләр Русия баш прокуратурасына 21 гыйнварда җибәрелгән. 30 гыйнварда әлеге хатның Татарстан прокуратурасына төшерелүе турында җавап килгән.

Республика прокуратурасы балалар бакчаларында тикшерү уздырган. Һәм соңрак "белем бирү телләре турындагы нигезләмәне "Мәгариф турындагы" федераль канунга тәңгәлләштерү максатыннан мөдирләргә протест чыгарылды" дип җавап язган.

Ата-ана җаваптан канәгать калмыйча, прокуратурага шалтыраткан. Анда "барлык балалар бакчаларында да тикшерү уздырылды, мөдирләргә прокурор күрсәтмәләре бирелде", дип белдергәннәр.

Балалар бакчаларында да татар телен бетермәкчеләр дигән хәбәрләр 2017 ел ахырында тарала башлаган иде. Быел февральдә Татарастан мәгариф министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин Азатлыкка җавап хатында балалар бакчаларында да татар теленең ихтыярига калуы турында белдерде. "Балаларга татар (рус) телләрен өйрәтү мәктәпкәчә белем бирү програмының вариатив өлешендә ата-аналар рөхсәте белән тормышка ашырыла", диелде хатта. Санитар-эпидимиологик кагыйдәләр һәм нормативларны, белем бирү програмының мәҗбүри өлешен исәпкә алып, дәресләр санын һәм төрләрен балалар бакчалары үзләре раслый дип тә белдерелде.

XS
SM
MD
LG