Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кызыл таң" тантанасы: саннар өмет уятмый


Конференциядә катнашучылар
Конференциядә катнашучылар

5 апрель Уфада Башкортстан татарларының төп рәсми газеты – "Кызыл таң" чыга башлауга 100 ел тулу уңаеннан чаралар узды. Республика җитәкчелеге тантанада катнашмады.

Республика татарларының төп рәсми газеты – "Кызыл таң" нәшер ителә башлауга 100 ел тулу уңаеннан 5 апрель Башкорт дәүләт университетында Бөтенрусия фәнни-гамәли конференция узды. "Кеше капиталын формалаштыруда гавәмкүләм мәгълүмат чараларының урыны" дигән темага узган әлеге чарада кызыклы гына фикерләр яңгырады.

Республиканың барлык басмаларын берләштергән "Республика Башкортостан" нәшрият йорты җитәкчесе, социология фәннәре кандидаты Венера Хәкимова республикадагы матбугат торышы һәм проблемнар турында сөйләде.

Венера Хәкимова, нәшрият йорты җитәкчесе
Венера Хәкимова, нәшрият йорты җитәкчесе

"Бүген Башкортстанда барлыгы 153 басма чыга. Аларның 27се республика, калганнары район һәм шәһәр басмалары. Безнең гомум аудитория – миллион ярым кеше. Шуның 300 меңе – газет-журналлар, калганнары – интернет сәхифәләр һәм социаль челтәрләрне кулланучылар. Басма газетлар оператив булудан туктады. Тиражлар кими. Аларның яшәү-яшәмәве икътисади максатка ярашлылыкка бәйле.

Милли басмалар – мәгълүмат җиткерү чарасы гына түгел

Белүебезчә, милли басмалар – мәгълүмат җиткерү чарасы гына түгел. Алар милләтнең рухи, мәдәни ихтыяҗларына хезмәт итү чарасы да. Милли басмаларны яклау сәясәте республикада эшләнмәгән", диде нәшрият йорты җитәкчесе Венера Хәкимова.

Чарада чыгыш ясаган "Кызыл таң" газетының җаваплы сәркәтибе, филология фәннәре кандидаты Илдар Фазлетдинов тиражлар кимү, матди авырлыклар турында сөйләде.

Илдар Фазлетдинов, "Кызыл таң" газетының җаваплы сәркәтибе
Илдар Фазлетдинов, "Кызыл таң" газетының җаваплы сәркәтибе
Соңгы ун елда тиражлар ике тапкырга кимеде

"Соңгы ун елда тиражлар ике тапкырга кимеде. Дөрес, интернет сәхифәбезне һәм социаль челтәрләрдә укучыларыбыз артуга бара. Ләкин редакция хезмәткәрләренә акча матбугатка язылудан керә. Тиражлар кимү матди проблемнар тудыра. Интернет һәм социаль челтәрләрдән акча керми", диде Илдар Фазлетдинов. Ул "Кызыл таң" канаты астында балалар өчен чыгучы "Әллүки" һәм "Тулпар" яшьләр журналы туплануны заманча көнүзәк адым дип исәпли. Аның сүзләренчә, киләчәктә интернет, радио һәм телевидение дә өстәлеп, ул татарларга хезмәт итүче зур үзәк булырга мөмкин.

Уфа авиация техник университеты профессоры, социология фәннәре докторы Равил Насыйбуллин җәмгыятьтәге матбугат чаралары тирәсендәге тикшеренүләре белән бүлеште.

Равил Насыйбуллин, социология фәннәре докторы
Равил Насыйбуллин, социология фәннәре докторы

Равил әфәнде сүзләренчә, республика басмаларының гомум тиражлары район һәм шәһәр басмаларыннан кимрәк. Насыйбуллин интернеттагы мәгълүматларга халыкның ышанычы кими баруын да әйтте. Аның сүзләренчә, интернеттагы мәгълүматларга 2012 елда 77,6% кеше ышанса, бүген ул 48,1% тәшкил итә.

Газетның 100 еллыгы уңаеннан узган чара бер карашка шактый яңгырашлы һәм тантаналы булып күренсә дә, яңгыраган саннар һәм проблемнарның зур булуы милли басмаларның киләчәгенә өмет уятмый.

ТАНТАНАЛЫ КИЧӘ

5 апрель кичен "Кызыл таң" газетының 100 еллыгы уңаеннан мәдәни чара узды. Ул Конгресс-холл бинасында үтте.

Чарада Казан кунаклары – Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары, Татарстан журналистлары берлеге рәисе Римма Ратникова, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин һәм "Ватаным Татарстан" газетының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров та катнашты һәм чыгыш ясады.

Сулдан: Роберт Миңнуллин, Фаил Фәтхетдинов, Римма Ратникова, Миңназыйм Сәфәров
Сулдан: Роберт Миңнуллин, Фаил Фәтхетдинов, Римма Ратникова, Миңназыйм Сәфәров

"Кызыл таң" газеты мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Фаил Фәтхетдинов чараны ачканда ясаган чыгышында "Кызыл таң"ның киләчәктә нинди форматка үзгәрәчәген, аның нинди булып калуын әйтеп булмый" дип белдергән иде. "Ватаным Татарстан" газеты мөхәррире Миңназыйм Сәфәров аңа каршы оптимистик сүзләр әйтте.

"Бүген телне киссәләр, иртәгә газетларыбыз бетсә, милләт тә бетәчәк дигән сүз. Без аларны сакларга тиеш", диде ул.

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин: "Кызыл таң"ның һәр елгы басмаларын электрон том итеп тупласаң, бу бер гасырда 100 том чыккан дигән сүз. Башкортстан татарларының 100 томлык елъязмасы", дип басманың республика татарлары тарихын язудагы өлешен билгеләде.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары, Татарстан журналистлары берлеге рәисе Римма Ратникова Уфага сәфәре алдыннан "Кызыл таң"ның интернет сәхифәсеннән Рөстәм Миңнеханов, Фәрит Мөхәммәтшин исемнәрен эзләвен телгә алып, газетның Татарстан республикасының казанышлары, җитәкчелегенең эшләрен дә яктыртып баруын, гадел һәм ихлас булуын әйтте.

"Бәйрәм" ансамбле
"Бәйрәм" ансамбле

Котлаулар концерт номерлары белән үрелеп барды. Фойеда "Кызыл таң"ның 100 еллыгы уңаеннан уздырылган чигелгән кулъяулыклар күргәзмәсе узды.

Кулъяулыклар күргәзмәсе
Кулъяулыклар күргәзмәсе

Тантаналы чарада "Кызыл таң"ны котларга килгән иң вазифалы түрә – республика башлыгы сүзчесе Фәнүр Ягафәров булды. Аның сүзләренчә, Рөстәм Хәмитов Русиянең дәүләт шурасы эшендә катнашу сәбәпле килә алмаган. Республика хөкүмәте һәм парламенты башлары да 100 еллык юбилейга килмәде. Шуны да әйтергә кирәк, "Башкортостан" газетының узган ел үткән 100 еллыгында да югары түрәләр катнашмаган иде. Бу Башкортстан җитәкчеләренең матбугатка мөнәсәбәте турында сөйли.

XS
SM
MD
LG