"Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны саклау" федераль канунының 15.4нче маддәсе нигезендә Роскомнадзор 6 апрельдә Мәскәүнең Таганский районы мәхкәмәсенә Интернетта мәгълүмат таратуны оештыручы Telegram Messenger Limited Liability Partnership ширкәте ресурсларына керүне чикләү турында шикаять тапшырды", диелә белдерүдә.
Шикаять Telegram-ның ФСБ таләбен үтәмәгәне өчен тапшырылган диелә.
20 мартта Роскомнадзор Telegram-га хәбәрләшү кодлары ачкычларын 15 көн эчендә ФСБга тапшыру кирәклеге турында хат җибәрде.
Мессенджер җитәкчелеге ачкычларны тапшыру техник яктан мөмкин түгел дип белдерде.
Русия президенты каршындагы кеше хокукларын яклау шурасы әгъзалары Роскомнадзорны Telegram-ны томалаудан баш тартырга, ә ФСБны "дәүләт иминлегенә янаучы кешеләрнең хәбәрләшүен башка кануни чаралар ярдәмендә күзәтү" юлын табарга чакырды.