Reuters хәбәр итүенчә, табиблар Сергей Скрипальне дәвалау үз нәтиҗәләрен бирә, аның хәле яхшырганнан яхшыра дип белдергән.
Элекке офицер белән бергә агуланган кызы Юлия Скрипаль дә аңына килеп, сөйләшә башлады. 5 апрельдә ул беренче рәсми белдерү белән чыкты. Юлия үзенең сәламәтлеге яхшыра баруы турында хәбәр итте.
Скрипаль һәм аның 33 яшьлек кызы Юлия 4 март көнне авыр хәлдә Солсбери шәһәре үзәгендә табылган иде. Лондон алар Русиядә җитешетерлгән "Новичок" нерв-паралитик матдәсе белән агуланган дип белдерде. Британия премьер-министры Тереза Мэй Сергей Скрипальне агулауда Русияне гаепләде. Мәскәү гаепләүләрне кире кага.