Accessibility links

Кайнар хәбәр

Активистлар Осиновода чүп яндыру корылмасына каршы митингтан баш тартты


Вера Керпель
Вера Керпель

7 апрельдә Осиново бистәсендә планлаштырылган чүп яндыру корылмасы төзелешенә каршы митинг уздырылмаячак. Хакимият чараны 15 апрельгә күчерергә тәкъдим иткән.

7 апрельдә Осиново бистәсендә планлаштырылган митингны хакимият килештермәде, ләкин аны оештыручылар үзләренең гамәлләрен канунга ярашлы иде дип саный. Шулай да активистлар кешеләрне канунсыз митингларга чакырмаска карар кылган. "Иртәгә анда активистлар булачак, вазгыятьне аңлатачак, листовкалар таратып, имза җыячак. Без кешеләрне бары тик кануни чараларга гына чакырачакбыз, беркемне дә кыен хәлдә калдырырга теләмибез", дип белдерде матбугат очрашуында активист Вера Керпель.

Ул Осиново җитәкчелегенең митингны 15 апрельгә күчерергә тәкъдим итүе һәм бистә үзәгендә урын бирергә вәгъдә итүе турында сөйләде. Белдерү хаты 5 апрельдә тапшырылган дип яза Idel.Реалии.

Активистлар 7 апрельгә планлаштырылган митингка рөхсәт бирмәүне мәхмәдә шикаять итәргә җыена. Моннан тыш, алар Русия президентына, Җәмәгать пулатына, Кеше хокуклары шурасына мөрәҗәгать итмәкче.

Элегрәк прокуратура митинг оештыручыга чараның канунсызлыгы турында белдереп кисәтү тапшырган иде. Яшел Үзән районы хакимияте җыен килештерелмәгән дип белдерә. Оештыручылар исә җитәкчелек тиешле вакытта җавап бирмәде, башка вакыт яки урын тәкъдим итмәде дип, митингны килештерелгән дип саный.

Җомга полиция чүп яндыру корылмасына каршы чыгучы Гүзәл Хәлилова һәм Гөлназ Смирнованы тоткарлады. Ачык чара оештыру тәртибен бозуда гаепләп аларга административ эш ачылды. Гүзәл Хәлилова 25 мартта рөхсәтсез җыенда катнашып, чыгыш ясаган диелә. Мәхкәмә аның эшен яңадан карарга җибәрде. Ә Гөлназ Смирнова 7 апрельдә булачак, хакимият белдерүенчә, килештерелмәгән митингка чакырып, Вконтактеда репост ясаган. Аңа 10 мең сум күләмендә штраф салынды.

Күптән түгел чүп яндыру корылмасының Казан һәм Яшел Үзән районы чигендәге Осиново бистәсе янында төзеләчәге белдерелде. Биредә яшәүчеләр завод төзелешен хупламый, митингларга чыга, төрле түрәләргә хатлар яза.

5 апрель Казан мэры Илсур Метшин чүп яндыру корылмасына каршы булган активистлар белән очрашуда корылма экологиягә һәм кеше сәламәтлегенә зыян китермәячәк дип ышандырырга тырышты.

XS
SM
MD
LG