Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мүнстер һөҗүмендә исламчылар эзе табылмаган


Мүнстер, 7 апрель 2018
Мүнстер, 7 апрель 2018

Һөҗүмне 48 яшьлек алман ватандашы оештырган, ул психик авыру белән авырган дип хәбәр ителә.

Германия мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Мүнстерда машина белән кешеләр өстенә менгән кеше алман ватандашы булган, ул психик авыру белән авырган дип хәбәр ителә.

Süddeutsche Zeitung һәм дә NDR һәм WDR каналлары мәгълүматына күрә, һөҗүмне оештыруда Ольсберг шәһәрендә яшәүче 1969 елгы Йенс Р. исемле кеше шикләнелә.

Төньяк Рейн-Вестфалия полициясе башлыгы Херберт Ройль (Herbert Reul) бу кешенең экстремистик төркемнәр белән бәйләнеше турында мәгълүмат табылмады дип белдерде.

Баштарак һөҗүм артында исламчылар тора дигән фаразлар әйтелгән иде, бу фаразлар расланмады дип хәбәр итә Германия мәгълүмат чаралары.

Шимбә көнне Германиянең көнбатышында урнашкан Мүнстер шәһәрендә йөк машинасы урамда утырган кешеләр өстенә менү нәтиҗәсендә өч кеше, шул исәптән һөҗүмче һәлак булган, егермеләп кеше җәрәхәтләр алган, алты кеше авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән.

Һөҗүмне оештыруда шикләнелүче шунда ук үзенә аткан дип хәбәр ителде.​

Бу вакыйга алманнарга 2016 елның декабрендә Берлинда булган һөҗүмне хәтерләтте. Ул вакытта чыгышы белән Тунистан булган һөҗүмче йөк машинасы белән Раштуа базарына бәреп кереп 12 кешене таптап үтерде, дистәләрчә кеше җәрәхәтләр алды.

Шундый ук террор гамәле нәкъ бер ел элек, 7 апрельдә, Стокһольм үзәгендә булган иде. Йөк машинасы кешеләр өстенә менү нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булды, 14 кеше җәрәхәтләр алды. Полиция чыгышы белән Үзбәкстаннан баулган 39 яшьлек кешене тоткарлады.

XS
SM
MD
LG