Башкорстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәренчә, сәүдә үзәгенең икенче катындагы лифт янында кыска ялганыш булган. Бинадагы кешеләр чыгарылган. Беркемнең дә сәламәтләгенә зыян килмәгән диелә.
Кемероводагы "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәне янгыннан соң Русиядә сәүдә һәм күңел ачу биналарында тикшерүләр уздырыла. Шуңа карамастан, төрле зур кибетләрдә әледән-әле янгыннар чыгып тора. Узган атнада Мәскәүдә балалар сәүдә үзәгендәге янгында бер кеше һәлак булды. Берничә көн элек Төмәндә уенчык кибете тулысынча янып бетте. Башкорстанның Нефтекама шәһәрендәге базарда да янгын чыкты.