Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Голос": Сайлау кампаниясен медиада яктыртуда сәяси заказ чалымнары бар


Владимир Путин
Владимир Путин

Сайлау алды кампаниясе барышында Русия матбугат чаралары аерым намзәтләрне алдан планлаштырылган "сәяси заказ" белән яктырткан. Бу хакта үзенең хисабында "Голос" бәйсез хәрәкәте белдерә.

"Голос" хәрәкәте күзәтүе нәтиҗәләренә караганда, медиада президент Владимир Путин хакында яман хәбәрләр бөтенләй чыкмаган. Бөтен хәбәрләрнең яртысы диярлек (46%) уңай булган.

Икенче урынга чыккан КПРФ намзәте Павел Грудининны исә матбугат чараларында уңай яктан күрсәткән хәбәрләр булмаган диярлек. Күпчелек яңалык (55%) тискәре булган: аларда намзәтнең чит илдәге банк хисаплары һәм милке хакында сөйләнгән.

“Голос" киңкүләм мәгълүмат чаралары сайлау вакытында Путинның ялга китмәвеннән файдаланган дип саный. Нәтиҗәдә күпчелек хәбәр намзәтнең түгел, ә президентның эшчәнлеген яктырту буларак бирелгән.

Боларның барысы да әлеге мәгълүмат һөҗүмнәренең алдан планлаштырылган булуын дәлилли ала дип нәтиҗә чыгара экспертлар. Алар аерым намзәтләрнең образларын тудыруда медианың үзара килешеп эшләвен билгели: Путин бердәнбер "чын" намзәт итеп күрсәтелгән, Павел Грудинин, Ксения Собчак һәм Владимир Жириновский җәнҗалларга бәйле яктыртылган, ә калганнарга бөтенләй битараф мөнәсәбәт булган.

Русия президентын сайлау 18 мартта узды. Сайлауга килүчеләр 67 процент булды. Владимир Путин 77 процентка якын тавыш җыеп, 2024 елга кадәр президент булып сайланды. Павел Грудинин 12 процентка якын тавыш җыйды.

XS
SM
MD
LG