Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Татарстан ата-аналары конференциясе узачак


Казанда татар мәктәбен ябуга каршы ата-аналар җыелышы (архив фотосы)
Казанда татар мәктәбен ябуга каршы ата-аналар җыелышы (архив фотосы)

21 апрель Казанда Татарстан ата-аналар конференциясе узачак. Ул мәгариф оешмаларында туган телләрне, республикаларның дәүләт телләрен укыту мәсьәләләренә багышлана.

Бу хакта Татар ата-аналары төркемендә белдерелә. Хәбәр ителүенчә, конференциягә татар теле мәсьәләсенә битараф булмаган ата-аналар чакырыла. "Татар теле мәгариф системында нинди шартларда калыр, Русия Конституциясендә беркетелгән, туган телдә белем алу хокукы ФГОСларда ничек чагылыш табар? Бүгенге вазгыятьтә без милләт буларак ничек сакланып кала алабыз да, ничек итеп балаларыбызны татар мохитында тәрбияли алабыз? Нинди кануннар безнең яклы? Мәктәптән туган телдә укытуны ничек таләп итәргә? Бер җыелып, киңәш-табыш итешеп, киләчәктә тагын ниләр эшләп, үз сүзебезне ничек әйтеп була – шул хакта сөйләшеп алыйк", ди оештыручылар.

Конференция "Олимп" кунакханәсендә көндезге сәгать бердә башлана. Анда катнашыр өчен алдан теркәлергә кирәк.

Соңгы беничә көндә татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укыту мәсьәләсе тагын күтәрелә башлады. Күптән түгел хокукый мәгълүмат порталына дәүләт мәгариф стандартының яңа проекты эленде. Анда башлангыч сыйныфларда туган телләрне уку мәҗбүри кала диелә. "Татар ата-аналары" төркеме тәкъдимне хупларга чакыра. "Родительское сообщество Татарстана" төркеме каршы чыкты.

Ләкин 10 апрельдә Русия думасының берничә депутаты Русия республикаларының милли телләрен укыту бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә булырга тиеш дигән канун өлгесен тәкъдим итте.

Татарстан җитәкчелеге мондый канун җәмгыятьтә "низаг тудырырга мөмкин" дип санавын белдерде.

XS
SM
MD
LG