Accessibility links

Митингта татар телен яклаган чыгышы өчен Казан активистына административ эш ачылган


Рәис Хәбиров ялгыз пикетта, 2 февраль.
Рәис Хәбиров ялгыз пикетта, 2 февраль.

18 февральдә урам җыены уздыру тәртибен бозган өчен активист Рәис Хәбировка карата административ беркетмә төзелгән. Ул митинг темасыннан читкә китеп, мәҗбүри татар телен мәктәпләргә кайтару турында сүз әйткән диелә.

Хәбиров 18 февраль Казанның Дан бакчасында татар милли мәдәниятен яклау митингын оештырган иде. Митинг вакытында ул, алдан белдерелгән темадан читкә тайпылып, мәҗбүри татар телен мәктәпләргә кайтару турында фикер белдергән.

Үзенә карата эш ачылу турында Хәбиров Idel.Реалиига сөйләгән.

Полиция материалына караганда, Хәбиров "чараның максатын үзгәрткән, татар телен өйрәнү, татар телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсен күтәргән, ягъни, чынлыкта митинг беренче белдерү хатында күрсәтелгән темага уздырылган". Элегрәк мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсенә митинг уздыру мөрәҗәгате кире кагылган булган.

Эш Казанның Идел буе мәхкәмәсенә җибәрелгән, аның кайчан каралуы әлегә билгеле түгел.

18 февральдә Казанда татар телен яклау митингы узды. Ул хакимиятләр белән килешетерелгән иде. Чарада йөзгә якын кеше катнашты. Халык "Бердәм дәүләт имтиханын татарча тапшыруны таләп итәбез", "Путин, Володин! Европа хартиясен ратификацияләүне таләп итәбез", "Татар университетын ачуны таләп итәбез" кебек шигарләр язылган плакатлар тотып торды.

Узган якшәмбедә Казанда татар активистлары Габдулла Тукай үлеменең 105 еллыгына багышланган митинг уздырды.

XS
SM
MD
LG