Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дуров: Telegram-ны томалау Русиянең дәүләт иминлегенә яный 


Павел Дуров
Павел Дуров

Telegram-га нигез салучы Павел Дуров мессенджерны томалау Русия өчен яман нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дип саный.

Дуров сүзләренчә, 15 миллион кешенең яшәү сыйфаты начараячак, чөнки VPN-сыз Telegram вакыт-вакыт эшләми торырга мөмкин. Моннан тыш, мессенджерны томалауга карамастан, Русия өчен террор куркынычы шул ук дәрәҗәдә калачак, чөнки экстермистлар шифрлы элемтә каналларын – башка мессенджерлар яки VPN кулланачак

Дуров Telegram-ны тыю шулай ук Русиянең дәүләт иминлеге дәрәҗәсен дә киметәчәк дип саный. Ул моны Русия ватандашларының шәхси мәгълүматлары АКШ контрольдә тоткан WhatsApp яки Facebook-ка күчү ихтималы белән аңлата.

"Без томалау турындагы карар конституциягә каршы килә дип саныйбыз һәм русияләрнең аралашу сере хокукы өчен көрәшүне дәвам итәчәкбез", ди Дуров.

Дүшәмбе Русиядә мәхкәмә карары белән Telegram мессенджерын томалау башланды.

Узган җомга Мәскәүнең Таган районы мәхкәмәсе хөкемдары Юлия Смолина Роскомнадзор таләбе нигезендә Telegram мессенджерын Русиядә томалау турында карар чыгарган иде.

Хөкемдар карар гамәлгә кергәнче томалауны башлый торырга рөхсәт бирде. Шул ук көнне Telegram Русиядә тыелган сайтлар реестрына кертелде.

Telegram-га нигез салучы Павел Дуров мессенджер томалауны урап узарга мөмкинлек бирүче VPN кебек ысуллар ярдәмендә эшләвен дәвам итәчәк диде.

XS
SM
MD
LG