Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чүп яндыру корылмасыннан башка да бездә экология бик начар"


Осиново һәм Залесный тирәсендәге сәнәгать корылмалары
Осиново һәм Залесный тирәсендәге сәнәгать корылмалары

Казанның Осиново, Залесный бистәләрендә яшәүчеләр янәшәдә экологиягә тискәре йогынты ясаучы ширкәтләр болай да күп, чүп яндыру корылмасы да төзелсә, хәлләр тагын да начарланачак ди.

Казанда чүп яндыру корылмасы төзелешенә каршы протест чаралары үтеп торганда, түрәләр халык фикере исәпкә алыначак, әмма төзү-төземәүгә килгәндә, соңгы сүзне Яшел Үзән районы депутатлары әйтәчәк дип белдерә. Осиново һәм Залесный бистәләрендә яшәүчеләр бездә чүп яндыру корылмасыннан башка да экология коточкыч хәлдә дип зарлана, чөнки янәшәдә генә Оргсинтез, 40нчы завод, тавык фабрикасы, "Майский", ТЭЦ-2, ТЭЦ-3 кебек ширкәтләр урнашкан.

Ләйсәния Юнысова Осиновада яши. Азатлыкка ул: "Экология бик начар. Ерак түгел генә бездә кошчылык фабрикасы бар. Аның торбаларын ачып җибәреп газ чыгаралар, җитмәсә тагын чүп яндыру заводы төзергә торалар", дип ярсыды.

Оргсинтез газларын сизми калган юк

Юлия Иванова Залесный бистәсеннән. Ул да үзләрендәге экологияне "бик начар" дип бәяләде. "Янәшәбездә генә Оргсинтез, аның йогынтысын, газларын сизмичә калган юк", ди ул.

Залесныйда яшәүче Зөлфия Галиева да экологиянең начар булуына зарлана. "Майский" яшелчә җитештерү хуҗалыгы көне-төне ут ягып җылытыла, тавык фабрикасыннан тавык исләре килә, Оргсинтез төнлә газларын чыгара. Җитмәсә чүп яндыру заводы төзергә җыеналар", ди ул.

"Салават күпере" бистәсендә яшәүчеләрнең тәрәзәләреннән Оргсинтез торбалары күренеп тора
"Салават күпере" бистәсендә яшәүчеләрнең тәрәзәләреннән Оргсинтез торбалары күренеп тора

1989 елдан бирле Залесный бистәсендә яшәүче Татарстанның атказанган төзүчесе Азат әфәнде дә (аның үтенече белән исеме үзгәртелде - ред.) тирә-юньдә экология коточкыч начар дип белдерә. Оргсинтез чыгарган газлар сәбәпле еш авырып торуларын әйтә. Аның сүзләренчә, түрәләр әлеге бистәләр янындагы Оргсинтезның һавага зарарлы матдәләр ташлавына күз йома. Осиново бистәсе Яшел Үзән районына, ә Залесный Казанга караса да, бүген алар тоташкан инде.

"Осиновода төзелгән йортларга "Радужный" дип исем куштылар, ә Залесныйда "Салават күпере" бистәсе бар. Хәзер икесе бергә биредә 100 меңгә кадәр кеше яшәгән бер зур шәһәр килеп чыгачак. Безнең өй каршында дип әйтерлек 7-8 микрорайоны төзелеп бетә, быел кулланышка тапшырырга җыеналар. 10 йорт анда, барсы бергә 39 подъездлы булачак. Алар зур-зур 18 катлы йортлар.

Газларны кеше йоклап беткәч җибәрәләр

Оргсинтез үз вакытында "Роза ветров" (һава агымы һәм җил исүнең ел фасылына карап билгеле бер юнәлештә булуы - ред.) нигезендә заводтан чыккан бөтен пычраклар читкә китсен өчен шәһәр читенә корылган булган. Ә хәзер биек-биек йортлар төзеделәр.

Берничә ел элек Оргсинтезда җитештерүне ике тапкыр арттырдык дип белдергән иделәр. Шул ук вакытта һавага калдыкларны чыгару дәвам итә. Бу төнге 12дән иртәнге 3кә кадәр җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә бигрәк тә көчле була. Газларны кеше йоклап беткәч җибәрәләр. Әгәр җил безнең якка таба булса, аның исенә чыдап булмый. Без гомер буе тәрәзәләрне ачып йокларга өйрәнгән. Шуннан буылып уянасың", ди Азат әфәнде.

Аның фикеренчә, Николаевкада беркемнән дә сорамыйча Оргсинтезның химик матдәләр, ягъни калдык газлар саклый торган складларын төзеп куйганнар. "Алар өч ярым чакрым гына Осиновога. Кеше яши торган җиргә якын гына китереп төзеп тә куйдылар. Хәзер түрәләргә беренче урында акча гына, кеше турында уйлап тормыйлар", ди ул. Әлеге складлардан да зарарлы матдәләр һавага чыгарыла дигән шиге бар.

Тавык йоннарын яндырган ис безгә дә килеп җитә

Тискәре мәгънәдә әйткәндә, иш өстенә куш дигәндәй, Осиново һәм Залесный тирәләрендә Оргсинтездан кала М7 юлы узу да, 40нчы завод, ТЭЦ-3, ТЭЦ-2нең дә янәшә генә булуы да экологиягә начар йогынты ясый ди Азат әфәнде.

"Аннан кала бу тирәдә тавык фабиркасы бар. Йоннарын яндырганда, сирәк кенә була, кайвакыт исе безгә кадәр килеп җитә. Аның исе Осиновода болай да бар инде.

"Ореховка" дигән җирдә, Обсерватория янындарак умарталык бар иде. Бал кортлары үрчемәде анда. Бер ширкәт вәкилләре бу ни хәл икән, бал кортлары нигә үлә дип тикшерә башлагач, зыянлы матдәләр таралу урынына туры килгәнен белделәр. Бәлки ТЭЦның да йогынтысы булгандыр", ди Азат әфәнде.

"Радужный" бистәсе
"Радужный" бистәсе

Бу тирәләрдә яшәүчеләр экологиянең ни хәлдә булуына бәйсез экспертиза ясатмаган һәм чынбарлыкны белми. Осиново һәм Залесныйда торучы өлкән буын вәкилләре арасында "Оргсинтез якын булу сәбәпле, элек биек катлы йортлар төзү тыела иде" дип әйтүчеләр дә бар. Азат әфәнде дә: "Инде чүп заводын да төзеп куйсалар, бары тик бер юл – күчеп китәсе генә кала", ди.

Аның фикеренчә, чүп яндыру заводын экология болай да начар булган Осиновога түгел, ә Казанның "тарихи" чүплеге янына – Самосыровога төзү кирәк.

Чүп яндыру заводын Самосыровога төзү кирәк

"Гомумән алганда, чүп яндыру зводына каршы түгел без. Чүпне юкка чыгарырга, утильләштерергә кирәк. Әгәр фильтрларын Европадагы кебек куллансалар – әйбәт, анда бит ул шәһәр эчендә урнашкан. Әмма чүп аеру цехларын яхшы итеп эшләтеп җибәрә алырлармы? Минемчә, аерылган чүптән икенчел тауар җитештерелә торган цехлар төзү кирәк һәм нәтиҗәсе дә булачак. Әгәр һәрвакыттагыча бөтен чүпне ул заводка тутыра башласалар, ул искә чыдап булмаячак.

Без яшәгән өлештә төрле завод-фабрикалар болай да тулган. 100 мең халык яши торган шәһәрчек янына андый чүп яндыра торган завод төзү ярамый. Минемчә, чүп яндыру заводын Самосырово янындагы чүплек кырыена төзү кирәк. Бу андагы чүпне дә өлешчә эшкәртергә мөмкинлек бирер иде. Андагы чүп тавы җүнлегә китермәячәк", ди Азат әфәнде.

XS
SM
MD
LG