Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты вәкиле: Ана теле дәресенә йөрмәүче бала темасы "тиешенчә тикшереп" язылмаган


Лилия Галимова
Лилия Галимова

Татарстан президенты вәкиле Лилия Галимова пәнҗешәмбе журналистлар белән очрашуда баласын "ана теле" дәресләренә йөртмәүче ата-ана темасын күтәргән матбугат чараларына шелтә белдерде. Басмалар "теманы тиешенчә тикшереп язмаган", диде.

Галимова сүзләренчә, матбугат чараларында күтәрелгән әлеге тема зур шау-шу тудырганлыктан, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы редакцияләрдән мәгълүмат соратып алган.

"Әлеге теманы без дә өйрәндек. Беренче иң мөһим әйбер: 9нчы сыйныф укучысы икенче һәм өченче чирекләрдә урыс теле дәресләренә йөрмәгән. Икенчедән, дәресләрне даими калдырып йөргән өчен аның әнисе Авиатөзелеш районының балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенә чакырылган. Мондый очракларда һәрвакыт шулай эшләнә. Ана комиссия утырышына килмәгән. Өченчедән, ананың соңгы рәсми эш урыны булып "Сириус" ширкәте тора. Ул аннан 2017 елның 30 апрелендә үз теләге белән киткән. Әтисе «НМУ-3» оешмасында эшләп, 2017 елның 31 декабрендә шулай ук үз теләге белән киткән", дип санап китте Галимова.

Аның сүзләренчә, медиада тиешенчә тикшерелмәгән мәгълүмат таралган. "Кемнеңдер сүзләреннән материал язу бик дөрес түгел, бу өстәмә тикшерүләр һәм фактлар таләп итә", диде президент вәкиле.

Күптән түгел "Реальное время" сайты Казанда бер гаиләгә, кызлары "Ана теле һәм әдәбияты" дәресләренә йөрмәгән өчен, 200 сум штраф салынган дип язып чыккан иде. Соңрак әлеге очракка бәйле ата-ананы эшләреннән үз теләкләре белән китәргә мәҗбүр иткәннәр дип тә язылды. Ата белән ана икесе дә бер ширкәттә эшли дип тә өстәлде.

Лилия Галимовадан журналистлар киләсе ел өчен уку програмы турында да сорады. "Әлегә програм кабинетларда төзелә. Аның белән махсус белгечләр шөгыльләнә. Әле нинди дә булса нәтиҗәләр турында әйтеп булмый", диде Галимова.

Чәршәмбе Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татар телен ихтыяри укыту татарлар белән урыслар арасында каршылык чыгарды дип белдергән иде. Аның фикеренчә, тыю, чикләүләр белән компромисс табу мөмкин булмаячак.

XS
SM
MD
LG