Accessibility links

Кайнар хәбәр

Telegraph: Британия полициясе Скрипальне агулаган шиклеләр Русиядә ди


Газет әгәр полиция Русиягә мөрәҗәгать итеп шиклеләрне Британиягә бирү, иң кимендә сорау алу үтенече белән чыкса, проблемнар туарга мөмкин дип яза.

Британия полициясе һәм махсус хезмәтләр Русия баш күзләү идарәсенең элекке хезмәткәре Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлияне Солсберида агулаганнарга карата тикшерү үткәреп, шикләнечүләр бар дип белдергән. Бу хакта чыганакларга сылтама белән The Telegraph газеты яза.

Әлеге газет шикләнелгәннәрнең исемнәрен атамый, әмма соңгы вакытта Скрипальләр эшен тикшерүдә "алга китеш" булды дип ассызыклый. Тикшерүчеләр видеокамера төшергән барлык язмаларны, Британиягә очып килгән һәм киткән барлык пассажирларны да тикшергән. Әлегеләр һәм башка тикшеренүләр нигезендә шиклеләр ачыкланган.

Газет әгәр полиция Русиягә мөрәҗәгать итеп шиклеләрне Британиягә бирү, иң кимендә сорау алу үтенече белән чыкса, проблемнар туарга мөмкин, чөнки Лондонда Александр Литвиненконы үтерүдә шикләнгәннәр белән мондый хәл булды инде дип яза.

Скрипаль һәм аның 33 яшьлек кызы Юлия 4 март көнне авыр хәлдә Солсбери шәһәре үзәгендә табылган иде. 10 апрель Британия медиасы нерв-паралитик матдә белән агуланган Юлия Скрипаль хастаханәдән чыккан дип хәбәр итте. Әтисенең сәламәтлеге яхшыру бару да белдерелде.

XS
SM
MD
LG