Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Зур җиделек" Русиягә карата кырыс сәясәт алып бару яклы


"Зур җиделек" илләренең тышкы эшләр министрлары очрашуы
"Зур җиделек" илләренең тышкы эшләр министрлары очрашуы

"Зур җиделек" илләренең тышкы эшләр министрлары Русиягә карата кырыс сәясәт алып барырга кирәк дип саный, шул ук вакытта ил белән конструктив диалогка да өметләрен өзми.

Бу хакта 23 апрельдә үз чыганакларына сылтанып Reuters язды.

Канаданың Торонто шәһәрендә якшәмбе башланган очрашуда G7 вәкилләре Русия гамәлләре тынычлыкка һәм иминлеккә яный дигән фикер белдерде.

АКШ Дәүләт департаменты вәкиле агентлыкка, "әгәр Русия үзен бөек дәүләт буларак кабул итүне теләсә, ул безнең белән бергә эшләргә тиеш", дип белдергән.

Германия тышкы эшләр министры Һайко Маас Мәскәүне Сүриядәге кризисны чишәргә чакырды. "Сүрия низагы Русиядән тыш хәл ителә алмаячагын аңлыйбыз, ләкин аннан нәтиҗәле тәкъдимнәр көтәбез", дигән Маас. Көнбатыш Сүриягә кагылышлы мәсьәләләрдә "Женева протоколы" белән эш итә. Әлеге документка ярашлы, Сүрия президенты Бәшәр Әсад вазифасыннан китәргә тиеш булачак.

"Зур җиделек" саммиты Торонтода июнь башында узачак.

Русиягә чираттагы чикләүләр кертү мәсьәләсе анда каралмаячак, чөнки Британия, Франция, Германия һәм Италия Европа берлеге әгъзалары булып торганлыктан, Европа берлегендәге калган 24 илнең ризалыгыннан башка карарлар кабул итә алмый. Әмма чикләүләр темасы саммитта ике яклы очрашулар барышында күтәрелер дип көтелә.

XS
SM
MD
LG